12 март 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #14 / "Л" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Яз ни өчен матур?
Язлар матур, дибез. Бәлки елның бу фасылы хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр? Иштирәк авылында үткәрелгән чара белән без шушы сорауга җавап эзләдек.
-
Юлда калдырмадылар
«Изгелек җирдә ятмас», «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» ди халык.
-
«Без команда гына түгел, ә гаилә!»
Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаган Тукай районы КВН командасы өенә кайтты. Алар «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналын үтеп, ярымфиналга чыкты.
-
Бикләнлеләргә бүләк
Биклән авылының халык театры Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми» спектаклен сәхнәләштерде. Бәйрәм алдыннан бу авылыбыз хатын-кызларына олы бүләк булды.
-
Туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында март аенда үткәреләчәк чаралар
Туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында март аенда үткәреләчәк чаралар
-
Техникадан башка ипи үсми
Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтте. Әлеге чарага 43 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән белгечләр җыелды. Конференция эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
-
Компенсация алыйм дисәң...
Тукай районында 80 яшьтән өлкәнрәк 1210 пенсионер 1200әр сум күләмендә өстәмә түләүләр ала. Бу акча даими рәвештә башка кешенең каравына мохтаҗ булганнарга һәм беренче төркем инвалидларга түләнә. Ә караучылар исә беркайда да эшләмәүчеләр, пенсия яки эшсезлек буенча пенсия алмаучылар, көндезге бүлектә белем алучы студентлар һәм укучылар була ала.
-
Яшь йолдызлар
Җырлы-биюле, күңелле һәм моңлы – башкача була да алмый. Чаллының «КАМАЗ» мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2021» ачык республикакүләм телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты шулай үтте.
-
Үзара салым кайда күпме җыелган?
Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю дәвам итә. Агымдагы елның 9 мартына 23 авыл җирлегеннән барлыгы 9 млн 893 мең 150 сум акча кергән. Бу – җыелырга тиешле сумманың 42 проценты.
-
Май чабу күңелле булачак
8-14 мартта Россиядә православие динен тотучылар Май чабуны (Масленица) бәйрәм итә. Районның Новотроицкое авыл җирлегенә керүче Суровка авылында 14 март көнне көндезге сәгать 11дә Тынычлык урамы территориясендә Май чабу бәйрәме үтәчәк.
-
Арест салу дәвам итә
Районның керемнәрен арттыру буенча ведомствоара комиссия үз эшен дәвам итә.