Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май чабу күңелле булачак

8-14 мартта Россиядә православие динен тотучылар Май чабуны (Масленица) бәйрәм итә. Районның Новотроицкое авыл җирлегенә керүче Суровка авылында 14 март көнне көндезге сәгать 11дә Тынычлык урамы территориясендә Май чабу бәйрәме үтәчәк.

ТОС рәисе Резеда Шмелеваның әйтүенчә, Май чабу бәйрәм концерты белән башланачак. Аннары халык арасында төрле бәйгеләр үткәреләчәк. Бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган җитезләр һәм тапкырларны истәлекле бүләкләр көтә. Кул эшләре һәм камыр ризыкларыннан ярминкә дә була. Күңелле бәйрәмне файдалы итүне күздә тотып, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән аерым палаткада кием-салым тарату оештырыла. Бәйрәмгә килгән халык өчен күмер самоварында чәй кайнап торачак. Кунаклар май чабуның төп ризыгы – кайнар коймак-тәбикмәктән авыз итеп, шашлык белән сыйланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев