Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз ни өчен матур?

Язлар матур, дибез. Бәлки елның бу фасылы хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр? Иштирәк авылында үткәрелгән чара белән без шушы сорауга җавап эзләдек.

Бәйрәмебезгә кайчандыр гөрләп торган «Бүләк» совхозында эшләгән сыер савучыларыбызны, терлекче апаларыбызны чакырдык. Алар турында мәгълүматлар туплап, презентация рәвешендә күрсәттек. Апаларны бәйрәм белән котлап, концерт номерлары бүләк иттек. Сәхнәдәге апаларга сораулар бирәбез – үзләре сайлады микән бу һөнәрне, әллә язмышлары шулай булганмы? Үзләрен алар бәхетле саныймы? Сорауларга бер-бер артлы җаваплар агылды. Кичәгә әзерләнгәндә без геройларыбызны күп сүзле булмаслар дигән идек – ялгышканбыз. Ашыга-ашыга алар безне үткән елларга «алып киттеләр», хезмәтләре җиңел булмаса да, апалар үткәннәрне сагынып искә алдылар. Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән, кыенлыклар белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшләгән, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан апалар бит алар. Горурланабыз һәм сокланабыз аларга.
Фәридә Касыймова кунакларыбызның һәрберсенә чәчәкләр бүләк итте, авыл советы бәлеш пешертте. 
Олы хөрмәткә лаек ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух теләп, тагын бер ун елдан очрашу теләге белән без өйләргә таралыштык. Кичәбезнең башында куйган соравыбызга да җавап таптык – язны гына түгел, бар ел фасылын ямьли торган изге күңелле затлар безнең өлкәннәребез. 

Гөлсинә Жиляева, Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры.

/ Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев