Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Компенсация алыйм дисәң...

Тукай районында 80 яшьтән өлкәнрәк 1210 пенсионер 1200әр сум күләмендә өстәмә түләүләр ала. Бу акча даими рәвештә башка кешенең каравына мохтаҗ булганнарга һәм беренче төркем инвалидларга түләнә. Ә караучылар исә беркайда да эшләмәүчеләр, пенсия яки эшсезлек буенча пенсия алмаучылар, көндезге бүлектә белем алучы студентлар һәм укучылар була ала. 

Компенсация аны билгеләткән айдан түләнә башлый. Ул пенсионер исеменә килә, аннары инде өлкән кеше караучысы белән үзе исәп-хисап ясый. 
Өлкәннәрне караган чор пенсия стажына керә һәм аңа пенсия коэффициентлары язылып бара. Компенсацияне рәсмиләштерү өчен өлкән кешене караучы үзе Пенсия фондына гариза бирергә тиеш. Аны электрон юл белән түбәндәге алгоритм белән җибәрү уңайлы. Пенсия фондының https://pfr.gov.ru сайтына шәхси кабинетка керәсең, социаль түләүләр сылтамасына басасың. Шуннан соң 80 яшьтән өлкән кешене караган өчен компенсацион түләү сылтамасына кереп, мәгълүматларны тутырасың. Гариза ун эш көне эчендә карала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев