Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлда калдырмадылар

«Изгелек җирдә ятмас», «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» ди халык. 

Ташкичү авылында яшәүче Рифкать Гыймаев редакциягә шалтыратып юлда үзе белән булган хәл турында сөйләде. Рифкать Гыймаев УАЗ-Патриот машинасында Мусабай-Завод авылына барырга юлга чыга. «Сарман трассасында яхшы гына җилдереп килдем, Мусабай-Завод борылышында, нишләптер, машинам белән юл читенә төштем. Кар көрте сарган. Чыга алмыйм. Нәкъ шул вакытта, нәкъ шул урында юл эшләрен башкаручы КамАЗ үтеп бара. Эчемә җылы йөгерде: болай булгач КамАЗ мине тартып чыгара дип уйладым. Өметем акланмады. Юл чистартучы КамАЗ шоферы туктамады. Бер-бер артлы автомобильләр уза. Җиңел машинада баручы берничә йөртүче туктап ни булганлыгын белеште. Ләкин алар минем УАЗ-Патриотымны сөйрәп чыгара алмаячакларын аңлагач үз юлларын дәвам иттеләр. Шунда яшь кенә бер егет автомобилен туктатты да: «Абый, минем машина синекен тартып чыгара алмый. Кызыл Байракка кайтып «Нива»м белән киләм дә, тартып чыгарам», – дип күңелемдә өмет уятты. «Ә» дигәнче килеп тә җитте ул. Шуннан аңа ярдәмгә тагын бер егет кушылды. Икәүләп машиналары белән мине тартып чыгардылар бит! Мусабай-Завод авылына туганнарыма кайткач Кызыл Байрактан «Нива»сы белән килгән егетнең исемен белдем – Рамил Халит улы Вәлиев икән ул миһербанлы кеше. Рамилгә һәм исемен дә белмәгән икенче егеткә рәхмәтләрем чиксез», – ди Рифкать Гыймаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев