Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арест салу дәвам итә

Районның керемнәрен арттыру буенча ведомствоара комиссия үз эшен дәвам итә.

Алар һәр көнне салым буенча бурычлыларның өйләренә чыга. Суд приставлары белән берлектә алар транспорт чараларына арест сала. Узган атнада Кече Шилнә авылында яшәүче хатын-кызның чит ил машинасына арест салынды. Шәхси эшмәкәр буларак, аның 174 мең сум салымы түләнмәган булган. Автомобиль ЮХИДИ штрафстоянкасына озатылган. 
Исегезгә төшерәбез, машинаны 10 көн эчендә кайтарырга була. Моның өчен бурычны түләргә һәм бурыч булмавы турында белешмәне суд приставларына илтеп тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев