Техникадан башка ипи үсми
Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтте. Әлеге чарага 43 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән белгечләр җыелды. Конференция эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Конференциянең пленар утырышы Новотроицкое авылы мәдәният йортында узды. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән инженерларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин сәламләде. Ул шулай ук районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләп, иң мөһим тармакларда ирешелгән күрсәткечләр белән таныштырды.
«Техникадан башка басуларда иген дә, терлек азыгы да үсми», – Рафаэль Фәттахов авыл хуҗалыгында инженерлык хезмәтенең зур урын алып торуын шулай дип билгеләде. Шуңа күрә техниканың төзеклеге һәрвакыт игътибар үзәгендә. Быел туфрак эшкәртү машиналарын, тракторларны 1 апрельгә әзерләп бетерү максаты куелды. Терлек азыгы җыю техникасы 10 майга, бөртеклеләрне урып-җыю комбайннары 1 июльгә, чөгендер һәм бәрәңге алу машиналары 1 августка әзерләп куелырга тиеш. Министр урынбасары китергән оператив мәгълүматларга караганда, тракторларның 87 проценты март ае башына әзер булып, апрельгә кадәр республика буенча тагын 2 меңгә якын тракторны сафка куярга кирәк. Чәчкечләр һәм культиваторлар – 96, чәчү комплекслары 86 процентка әзер.
Рафаэль Фәттахов авыл хуҗалыгы идарәләреннән җиткерелгән мәгълүмат-ларның һәрвакытта да объектив булып бетмәвен тәнкыйтьләде. «Кайбер районнарда запас частьлар алынмый, шул ук вакытта әзерлек югары дәрәҗәдә итеп күрсәтелә. Урыннарга чыгып карый башласак, еш кына вазгыятьнең бүтәнчәрәк булуын күрәбез. Сездән җиткерелгән саннар дөреслеккә туры килсә әйбәт», – дип белдерде ул. Аңа җавап рәвешендә сүз алган Саба районы вәкиле моны хәзерге техниканың чыдам булуы белән бәйләп аңлатты. Ягъни заманча яңа машиналарны зур чыгымнар тотып ремонтлыйсы юк, алар озак хезмәт итә ала.
Рафаэль Фәттахов бел-дергәнчә, быел машина-трактор паркларының язгы чәчүгә әзерлеген тикшерү комиссияләре апрельнең 5есеннән 9ына кадәр эшләячәк. Тикшерү нәтиҗәләре шимбә көннәрне Хөкүмәт йортында уза торган видеоконференцияләрдә игълан ителәчәк.
Комбайннар әзерлегенә аерым тукталып, министр урынбасары республикада 3400 берәмлек комбайн исәпләнүен, 2020 елгы урып-җыю кампаниясендә 3250 комбайн эшләгәнен, аларның 200е читтән чакырып китерелгәнлеген әйтте. Шул рәвешле, үзебезнекеләрнең 400гә якыны урып-җыюга чыкмаган дигән сүз. Рафаэль Фәттахов комбайннарның барысын да сафка бастырырга кушты.
Модернизация турында сөйләгәндә ул барлык авыл хуҗалыгы машиналарының 60 проценттан артыгы аммортизация срогын узганлыгын билгеләп үтте. 2020 елда республика хуҗалыклары ташламалы программалар ярдәмендә 1075 берәмлек техника, шул исәптән 202 трактор, 125 комбайн алган. Аларның гомуми бәясе 4 млрд 600 млн сум тәшкил иткән. Министр урынбасары «Росагролизинг» компаниясенә бурычларны түләргә кирәклеген искәртте.
Рафаэль Фәттахов инженерларга шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүне автоматлаштыру, информацион технологияләрне үзләштерүнең бүгенге көндәге әһәмияте турында да сөйләде. Бу юнәлештә уңышлы эшләүче Балтач, Кукмара, Әтнә районнарын мактап телгә алды.
Конференциядә районнардан килгән инженерларга да сүз бирелде. Әлки, Саба, Мамадыш, Актаныш, Алексеевский, Зәй һәм башка кайбер районнарның вәкилләре үзләренең эшләре һәм проблемалары турында сөйләделәр. Мамадыш районы инженеры, мәсәлән, кайбер хуҗалыклардан мәгълүмат ала алмауларыннан зарланды. «Алар үзләрен мөстәкыйль саный – безнең белән исәпләшүне кирәксенми», – дип, киңәш сорады. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин аңа: «Бюджеттан субсидия алалар икән, алар ачык булырга тиеш. Сезнең проблемагыз бары тик үзара аңлашып бетмәгәнлектән генә килеп чыккан», – дигән аңлатма бирде.
Утырышта тагын техника әзерлеген тикшерү конкурсларында җиңү-челәрне билгеләп үтү җаен табарга, диплом гына булса да бирергә иде, дигән фикер әйтелде. Хуҗалык-ларның әзерлегенә бәя бирү критерийларын анализлау кирәклеге турында да сүз булды.
Рафаэль Фәттахов, пленар утырышка йомгак ясап, тәҗрибә уртак-лашуның, җыелып сөйләшү-киңәшләшү-ләрнең алдынгыларны мактау өчен түгел, ә бәлки артта калучыларга ярдәм итү йөзеннән оештырылуын әйтте.
Конференциянең икенче, практик өлеше Чаллыдагы «РариТЭК», «Камская механика», «Челны Кировец» предприятиеләренең җитештерү базаларында үтте. Инженерлар-га техника ремонтлау, модернизацияләү, камил-ләштерү мөмкинлекләре күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев