Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сусыз интегәбез

8 марттан бирле сусыз интегәбез, безгә нишләргә? Иске Гәрдәле авылында яшәүчеләр редакциягә шулай дип мөрәҗәгать иттеләр. Су Гагарин урамындагы берничә йортка килми, аны читтән ташыйбыз, дип яздылар алар. 

Территориягә хезмәт күрсәтүче «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ хезмәткәрләре урынга чыккан, ләкин әле проблема хәл ителмәгән. Газета укучыларның соравы буенча без әлеге оешманың баш инженеры Рөстәм Гәрәев белән элемтәгә кердек. Ул суның булмавын төп магистральдән өйгә тоташтырылган суүткәргечләрнең техник таләпләргә туры килмәве, шул сәбәпле торбада суның катуы белән аңлатты. Авылда яшәүчеләр ихаталарына суны үзләре үткәргәннәр, мондагы суүткәргечләр аларның хезмәт күрсәтү территориясенә керми. «Халык шуны белсен иде, үзәк магистральдән ихатага су үткәргәндә техник таләпләрне үтәү мәҗбүри. Торбаның урнашу тирәнлеге 2 метр 20 сантиметрдан да ким булмаска, ул җылытылган булырга тиеш. Кышын су катмасын өчен бу бик мөһим. Техник таләпләрне хезмәт күрсәтү оешмасыннан бушка алырга мөмкин. Бары тик килеп гариза гына язарга кирәк», – ди белгеч. 
Бу мөрәҗәгатьтән соң ук Яңа поселогыннан да шул темага хат килде. Светлая урамында краннан су тамчылап кына килә, диелгән анда. Мондый проблема үзәк су башнясында насосны алыштыргач башланган. «Татарстан коммуналь челтәрләре» оешмасында белдерүләренчә, биредә башнядан су агып торуы ачыкланган. Җитешсезлекне төзәтү өчен 5 апрельдә урынга оешма хезмәткәрләре чыккан, проблема хәл ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев