Ерак юлга чыгар чак җитте
Республикабызның авыл, район, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаган күп меңләгән егет-кызлар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басты. Быел Тукай районы гомумбелем бирү мәктәпләренең 11 сыйныфын 94 укучы тәмамлады. Алар өчен Новотроицкое авылының «Солнечный» ял паркында чыгарылыш кичәсе булды.
Имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алган яшьләрнең күпчелеге белем алуын дәвам итәргә ниятли. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 304 укучының 87се 10нчы сыйныфка укырга барачак, калганнары һөнәри белем бирү колледжларына кереп белгечлек алуны кулай дип саный. Араларында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башларга теләүчеләр дә юк түгел.