Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иң гуманлы һөнәр ияләре

8 июнь – халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан район хакимияте бинасында иң гуманлы һөнәр ияләрен хөрмәтләү тантанасы булды. 

Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров социаль хезмәткәрләрне тәбрикләп, намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.
Картлар һәм инвалидлар йорты сестра-хозяйкасы Юсия Шәйхәйдәрова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең административ-хуҗалык персоналы юрист-консульты Эльвира Хәйбрахманова, өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Альбина Ахарисова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Картлар һәм инвалидлар йортының махсус киемнәрне ремонтлау һәм юуу машинисты Әлфинур Мингалиева, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча белгече Энҗе Галимуллина, өйдә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Икълимә Гәрәева, матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлеге башлыгы Регина Плотникова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 
Район матди ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт буенча белгече Айгөл Сәлимуллина, өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Равилә Хаҗиева район социаль яклау бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәт күрсәткән хезмәт ветераны, районда шушы бүлекне ачу башында торган хөрмәтле кеше Нурсинә Ибраһимова һәм хезмәт ветераны, бүлекнең консультанты Альбина Хәммәтуллинага бәйрәм тантанасында җылы сүзләр әйтелде, чәчәкләр тапшырылды. 
Социаль хезмәткәрләр хөрмәтенә район мәдәният бүлеге үзешчәннәре җыр-моң бүләк итте. 
 / Рөстәм Зәкиев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев