Хисләренең төсе – чигү җепләрендә
Ут күршебез Башкортстан Республикасы Аскын районы Күнгәк авылында туып-үскән Рәсилә 1971 елда Яр Чаллыга КамАЗ төзелешенә килә. Байтак еллар «Сельстрой» берләшмәсендә хезмәт куя. Гигант төзелешкә килгән меңәрләгән яшьләрне үзенә сыендырган авылларда йортлар, терлек фермалары төзи бу оешма. Аннары Рәсилә ханым трамвай йөртүче һөнәрен үзләштерә, 50 яшенә кадәр үз эшенә тугры кала. Аннары, сәламәтлеге какшау сәбәпле, вахтер булып эшли башлый. Гомере буе тынгысыз хезмәттә булган ханымның куллары үзеннән-үзе эш сорап тора. Чигү җепләренә хисләренең төсен кушып, аларны табигатьнең, тормыш-яшәешнең җанлы бер кисәге итү менә шул чорда башлана да инде.
– Ирем Рәис атлар ярата. Мин дә бу сөйкемле җан ияләрен үз итәм, – ди Рәсилә чигелгән картиналарындагы атларны сыйпап. Бөтен күңел җылысын, яратуын чигү җепләренә күчерә белә ул. Рәсиләнең төсле җепләрдән чигеп ясалган аргамаклары, башларын чөеп, кешни-кешни диварга эленгән рамнардан сикереп төшәрләр сыман. Күзләре акыллы! Кеше акыллары бар сыман ул чабышкыларда. Чигүче ханым шул матурлыкны картиналарында бирә алган. Ахактай гарәп аргамагының буй-сыны соклангач! Үзебезнең Алмачуар, Тимеркүк, Җирәнкашка, Шомырткара, Татар һәм Башкорт атлары... Куе каһвә төсендәге Мустанг бигрәк затлы – ал аякларын югары күтәрер дә, бер урында басып тора алмыйча биеп китәр сыман.
Гәрәбәдәй бүрәнәдән өелгән диварлар Рәсиләнең иҗат җимешләре белән бизәлгән. «Авылда таң ата». Авылда туып-үскән һәм шәһәрдә гомер иткән кеше бу күренешкә һич битараф калмас – күңеле тулар аның. Мич каршында коймак пешереп торган әнисенең йөз чалымнарын күңелендә яңартыр. Хатирәләрен яңартыр да авылына юл алыр. Әнә шундый көчкә дә ия ул иҗат җимешләре. Шундый табигый, самими мизгелләрне тою өчен аны күрү генә дә җитмидер. Кабатланмас манзараны тотып алып чигү җепләренә күчерү өчен авыл тормышын ярату, шул тирәлеккә үзләшү кирәктер, мөгаен. «Трамвайчы кыз» картинасы Рәсилә ханымның тормыш юлын чагылдыручы мизгелләрне бер мәлгә «туктаткан». Һичкайчан сулмас, шау чәчәктәге гөлләр, ашкынулы аргамаклар, тиктормас колыннар, наян куяннар, зирәк дельфиннар, авыл манзарасы – һәрберсе туктап калган музыка сыман. Рәсилә белән сөйләшүдән шуны аңладым: туган җиреннән алган илһамы шулай ургылып чыга икән.
– Безнең Аскын районы гүзәл табигать кочагында урнашкан. Туган авылым Күнгәк – бик матур авыл. Урман, таулар арасында булганга газ үткәрү катлаулы булса кирәк, әле һаман анда газ кермәгән. Халык утын әзерли, печән чаба. Анда әле дә чын авыл тормышы кайный. Табигый тормыш. Кеше табигать белән гармониядә, аңа зыян салмыйча яши. Бу – яхшы. Ләкин халык шәһәр шартларын өстен күрә, заманча яшәргә тырыша. Шуңа да авылда халык елдан-ел азая – яшьләр калага китә. Рәис белән ел саен бер тапкыр Күнгәккә кайтып киләбез. Күңел үз ярына кайта бер күреп кайткач. Менә без 2010 елда шәһәрдән авылга күченеп килдек. Гомер буе шушында яшәгән сыман тоябыз үзебезне. Гомер үтеп бара, авылда яшәргә өйрәнеп булырмы икән дип шикләнергә, яңа шөгыльгә кулым ятмас дип күңел төшерергә ярамый. Авыл үзен яраттыра ул, саф һавасы, чиста суы, табигыйлеге белән. Биш дистәмне тутыргач чигәргә өйрәндем, әле соңгы араларда майлы буяу белән картиналар ясый башладым. Кул эше, күңелеңә яткан мавыгу нерв системасын тынычландыра, рухи ял бирә, – дип гади генә итеп сөйли авыл тормышы хакында Рәсилә. Шыгырдап торган, нык бүрәнәдән салынган ике катлы зур йортта, хәтта ки, камин да бар. Кышкы озын кичләрдә камин каршында күңел җылысын кушып иҗат иткән картиналары җанлы аның. Рәсилә ханым аз сүзле кеше. Аның холык-фигылен, күңел нечкәлеген картиналары буенча чамалыйсың.
– Тыныч, салмак авыл тормышын сайлавыбызга һич үкенмибез – Иштирәкнең инеш-күлләре, җир җиләкле тау битләре җанга якын. Былбыл сайрауларына сокланып яшибез. Күршеләребез ике яклап та искиткеч әйбәт кешеләр. Алия – зирәк акыллы, кешегә хөрмәт белән карый торган яшь ханым. «Күршең үзеңнән яхшы булсын» дип тикмәгә генә әйтмәгән бит халкыбыз. Катык-сөт, каймак-эремчекне авыл халкыннан сатып алабыз. Авылда яшәр өчен бөтен уңайлыклар да бар: уты-суы, газы кергән. Мәчет манарасыннан азан әйтелә. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина, аның урынбасары Эльвира Кашапова авыл халкының яшәешен яхшырту өчен тырышып эшлиләр. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, китапханә, клуб эшләп тора. Халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр үз эшләрен белеп башкара. Тагын ни кирәк?! Яшьләр балаларын табигать кочагында, чиста ризык ашатып тәрбияләп үстерсәләр иде. Ипотека түләп интеккәнче монда яшәвең мең өлеш артык бит, – диләр Рәсилә һәм Рәис Гайнетдиновлар.
Күңел җылысын салып иҗат иткән картиналарда тормыш сулышы тоемлана. / Автор фотолары.
«Аргамаклар, чабышкылар тере атлар сыман», – ди Рәис, тормыш иптәшенең кул эшләре белән горурланып.
/ Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев