Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эзләгән эз калдыра

«Ярыш» хуҗалыгында күп еллар агроном булып эшләгән, авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә ия булган Әзһәм Сазхыевка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Бу йортта җылылык хөкем сөрә
Авыл читендә, табигатьнең бик матур җирендә урнашкан ныклы хуҗалыклы бу йорт әллә кайдан ук күзгә чалына. Хәстәрле хуҗалар яшәве ихата-курадан, яхшылап каралган бакча, ишегалларыннан күренеп тора. Мин бу йортта еш булам. Чөнки гомере буе халык арасында эшләгән, район ирешкән уңышларга тырыш хезмәте кергән ветеран Әзһәм абый район тормышы белән кызыксынып яши, бик күп газета-журналлар укып бара. Ә хәләл җефете Рәсмия апа китапханәгә кайткан бер яңа китапны укымый калмый. Бу юлы да көндәлек матбугат басмаларын, яңа китап кайткан иде, шуларны сумкама тутырдым да, таныш сукмактан атладым. Әзһәм абыйның юбилее якынлашканын да беләм, котлармын, җылы сүземне әйтермен дип уйладым. Алай гына да түгел, мин, гомумән, бу гаиләдә булырга яратам. Аларның шундый матур дустанә мөнәсәбәтләренә, инде шактый яшьтә булсалар да, ишегалларын матурлап тотуларына, бакчада гөлләр үстерүләренә, елларга бирешмичә яшәүләренә сокланам. Алардан күңелгә җылылык, яшәргә көч алып китәм. Югыйсә, алар бит сугыш чоры балалары – тормыш юллары ефәктән тукылмаган.

Яланаяклы балачак
Әзһәм абый әнисенең карынында чагында ук әтисе ташлап китә, алты яше тулганда әнисе дә бакыйлыкка күчә. Ятим малайны баласыз гаилә Шәмсекамал белән Сазхый Фәрдиев уллыкка алалар. Сугыш аның кебек үсмерләр алдына да зур сынаулар куйган. Дүртенче сыйныфны тәмамлау белән колхоз эшенә җигелә малай. 12 яшендә бригадир әтисе янында хисапчы булып эшли башлый.
– Басуда 50 хатын урак ура. Мин яланаяк, ямалып беткән киндер ыштан, кара таңнан кичке караңгыга кадәр басуда, сәгатьләп эшләү юк. Кырда кемнең күпме эшләгәнен чутлыйбыз. Әти укый-яза белми, шулай да минем дөрес исәпләгәнне чамалый иде, – дип искә ала Әзһәм абый. – Көлтәләрне төнлә ат белән ташыйбыз. Әти болында каравылда торды. Ачлы-туклы килеш көне-төне колхоз малларына печән әзерлибез. Кышларын арьякта кул пычкысы белән агач яруда эшлибез, ачка үлмәслек кенә ипекәй бирәләр. Ии, бигрәк авыр еллар туры килде үсмер чагыма, эшләмәгән эш калмады, – диде дә уйга чумып тынып калды. Аннары кабат дәвам итте. – Бик яратып атлар да карадым әле. Шулай кыш уртасында ягарга утын бетте, хет өеңдә туңып үл. Нидер чарасын күрергә кирәк бит. Ихатадагы ягарлык әйберләр бетте. Ныклы карарга килеп, ни күрсәм дә күрермен дип, үзем карый торган атларның берсен җиктем дә урманга киттем. Хәтәр чаклар, закон бик коры. Җитәкчеләр утын алып кайтканымны белгәннәр, кәнсәгә чакырттылар. Утыныңны хәзер үк китереп бушат, диләр. Ундүрт яшьлек малай чак, аны-моны уйлап тормаганмындыр инде, аннары мин бит тәүлекләр буена колхоз эшендә: «Мин чабата белән кар ерып, ул утынны урманнан кисеп алып кайттым, китермим, үзегез ишегалдыннан килегез дә алып китегез», – дидем. Уйлашканнар, киңәшкәннәрдер инде, килеп алмадылар.

Җир сулышы үзенә тарта
1945 елда җиңү көнен дә үгез җигеп басуда җир тырмалаганда каршылый Әзһәм абый.
Унбиш яшендә Чаллыдагы механизаторлар әзерләү курсларында алты ай укып, Әзһәм Сазхыев Минзәлә МТСына эшкә кайта. Яз-көз кайда җибәрәләр шунда зур җавалылык тоеп эшли. Хезмәттә чыныгып үскән егет өч ел армия хезмәтендә дә сынатмый.
Җиңнәре сызганулы, эшчән, кешеләр белән аралаша белгән егетне Казанга җитәкчеләр әзерли торган курсларга укырга җибәрәләр. Өч ел аз вакыт түгел, зур калада яшәү өчен чыгымы да байтак кирәк. Өс-башны карарга, тамак туклыгы итәргә дә кирәк. Эштән курка торган заттан түгел егет. Төннәр буе вагоннан кул белән ташкүмер бушаталар, бакчачылык ширкәтендә койма тотарга да ялланалар, яңа тәзелгән ашханәдә идән җәю дисеңме – берсе дә калмый. 
Кулына диплом алган елда Чаллыда зур төзелешләр башлана. Бара төзелешкә, теләсә кайсы урында җиң сызганып эшләргә, шәһәр кешесе булып китәргә, танылырга уйлый. Ләкин җир сулышын тоеп үскән авыл баласын җир үзенә тарта. Авыл хуҗалыгы тармагында да таныла ул. Минзәләдә Вахитов исемендәге колхозда агроном булып эшли, аннары сигез ел хуҗалыкны җитәкли. Биредә ул иген басуында үзе сынаулар үткәрә, бай тәҗрибә туплый.
«Ярыш» хуҗалыгына аны ул елларда рәис булып эшләгән Галиәхмәт Хаҗиев чакырып китерә. Бу 1963 ел була. Яңалыкка омтылучан, туктаусыз эзләнә торган агроном монда да ихлас күңелен биреп эшкә алына. Ул чагында хуҗалык гектарынан 6-10 центнер уңыш ала. Болай ярамый, уңышны арттыру юлларын эзләргә, сынаулардан курыкмаска кирәк дип карар кыла агроном. Эшне сыйфатлы орлык юнәтүдән башлыйлар, күпләп минераль ашламалар кайтаралар. Бу чаралардан соң беренче елда ук игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Әмма район җитәкчелегеннән игеннәр өлгергән, теземнәргә салыгыз дигән катгый боерык килә. Калын теземнәр күзне куандыра. Тырышлык бушка китмәгән, димәк. Бәхетсезлеккә каршы димме инде, ул елда урак өстендә тоташ яңгырлар башлана. Теземнәрне җыеп алып булмый, череп бетә.
– Шуннан соң, – дип искә ала ветеран, – гомерем булса, игеннәрне бары туры урдыру юлы белән генә җыячакмын дип сүз бирдем.
Ниһаять, уртак тырыш хезмәт, эзләнүләр аша хуҗалык игеннәрнең гектарыннан 40 центнер уңыш алуга ирешә. Шушы тырышлыгы өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Бер бөтеннең ике яртысы
Улы Илсур да бик яратып әтисенең һөнәрен үз иткән иде. Төнлә иген кырыннан кайтканда мотоциклы белән фаҗигагә юлыкты. Егерме елга якын урын өстендә яткан газиз улларын ата-ана, Илсурның туганнары сабый бала кебек карадылар. Сүз уңаенда, Әзһәм абый белән Рәсмия апа Сазхыевлар җиде бала үстерделәр. Җиде баланы багарга, өс-башларын юарга, дөрес тәрбия бирергә кирәк. Рәсмия апа да авылның хөрмәтле кешесе. Озак еллар авыл советында секретарь булып эшләде. Татулык, үзара ярдәмләшеп яшәү, уртак тырышлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер. Сазхыевларның гаилә коруларына 58 ел икән инде. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, сокланырлык итеп яшиләр. Гомерләре буе күпләп мал-туар асрадылар, балаларны да хезмәткә өйрәтеп үстерделәр.
– Әзһәм ышанычлы, таянырлык ир булды. Тормышта сабырлык, бер-береңне аңлап яшәүгә ни җитә. Гомер бик кыска, кадерен белергә кирәк, – ди бүген Рәсмия апа.
 Бу юлы да мин әлеге гаиләдән рухи бер ныклык алып киттем. Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре җылылыгына сокланып туймассың. Әйтерсең лә, алар бер бөтеннең ике яртысы. Үзләре әйтмешли, иң зур байлыклары – балалар, оныклар. Инде алты оныкчыклары да бар. Ял, бәйрәм көннәрендә мәһабәт, иркен йорт балаларның шатлыклы авазлары белән тула. Алар – гомерләре хезмәттә үткән әби-бабайларының олы куанычлары.
Тәнзилә Шәйхнурова.
Күзкәй авылы.
/ Тәнзилә Шәйхнурова фотосы. 
/ Фото гаилә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев