Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Илнар Минекәев: «Мин – җир улы!»

Илнар Минекәев – тумышы белән Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлауга егет авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башлаган. Туган авылы Үтәгәннең басу-кырларында иген иккән, җир эшкәрткән. 2010 елдан «Кама» агрофирмасында эшли. Бер сүз белән әйткәндә, ул – авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле механизатор. Илнар Минекәев быел Сабантуй мәйданының түрендә булачак. Ул – районның кыр батыры!

Кыр батыры – басу түрендә. Үзе эшкәрткән арпа басуында. Бөртеклеләр  ничек тишелгән, чыгышы яхшымы, буйга сикергәнме, баш чыгара башлаганмы, уңышы ничегрәк булыр икән?.. Игенчене әнә шундый уйлар борчый. Менә хәзер дә, басу киңлегендә сөйләшеп торганда да, ул әллә ничә тапкыр күккә күтәрелеп карады – болытлар күренмиме? Бүген аны менә шушы мәсьәлә – яңгыр яву-яумау – уртак борчу биләп алган. 
– Җир тарта мине. 2008 елны авылдан Чаллыга күчеп килгәч шәһәрдә эшләп карадым. Шул вакытта үземнең чын-чынлап җир улы булуыма төшендем. «Кама» агрофирмасында рәхәтләнеп, күңел биреп эшлим. Әйтәләр бит: «Яраткан эш авыр булса да җиңел кабул ителә», – дип. Язгы чәчү, көзге урып-җыю чорында кояш чыгуга эш башлап, кояш батканда тәмамланса да, һич тә авыр дип зарланмыйм. Менә быел яңгырларның сирәк булуы гына бераз эчне пошыра. Ин шәә Аллаһ, июньдә, сабантуйлар чорында бәлки яңгырлар мул гына явып бар халыкны сөендерер дип өметләнәм, – ди игенче. 
Илнар Минекәев язгы чәчү чорында 2289 гектар җиргә бөртеклеләр чәчкән, 979 гектар җир эшкәрткән. Хәзерге вакытта пар җирләрен эшкәртү өчен New Holland агрегатын ремонтлый. «Тынгысыз механизатор һәр елны алдынгылар сафында, алай гына да түгел, беренче урында бара. Шуңа да ул 2019 елда да, быел да «Кыр батыры» исеменә лаек булды. Җир эше – авыр, тынгысыз хезмәт. Илнар үз эшен ихластан башкара, шуңа да уңышка ирешә», – диләр «Кама» агрофирмасы җитәкчелеге һәм шунда эшләүче хезмәткәрләр.
Илнар Минекәев агрофирмада күңел биреп эшләү өчен барлык шартлар да тудырылуын сөйли. «Нью Холланд агрегаты – авыл хуҗалыгы техникасы арасында мировой лидер. Акыллы техниканы күз карасыдай саклап эшлибез. Техника караганны ярата. Шуңа да, пар җирләрен эшкәртергә алынганчы тагын бер кат күздән кичереп, майлап-җайлап алырга ниятләдем. Безнең техника паркы авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар белән яхшы тәэмин ителгән. Механизаторның «эш аты» төзек, уңайлы булса гына эш вакыты бәрәкәтле була», – ди ул.  
 Илнар Минекәев – гаилә җанлы ир кеше, ике баласына яхшы әти. Балалар бакчасында хезмәт куючы тормыш иптәше белән балаларына дөрес тәрбия бирүче гаилә башлыгы буларак та хезмәттәшләре каршында хөрмәт казанган кеше. 

Кыр батыры үзе эшкәрткән арпа басуында. / Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев