Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәт аша табылган бәхет

27 май – Китапханәләр көне  Хезмәт аша табылган бәхет Аның бөтен уе, тормыш максаты хезмәткә юнәлгән. Югыйсә, бу кадәр эшләр башкарырга нинди көч-кодрәт җитсен ди. Ул көндез дә, төнен дә китаплар белән, әйтерсең лә, китаплар эчендә ул әлегә белмәгән, ишетмәгән сер ята. Сүзем Боерган авылы китапханәчесе Флүзә ханым Сәлимова турында. Аның белән танышуым «Якты юл» газетасында эшләгән елларда булды. Ул редакциягә үзе үткәргән чаралар турында язып китерә иде. Исем китеп укый торган идем ул язмаларны. Алардан Флүзә ханымның эшен бик тә яратканлыгы сизелә иде. Игенчеләргә, терлекчеләргә, озак еллар бергә яшәгән парларга дан җырлый иде ул.

Аның матур эшләре, изге гамәлләре турында бар район халкы белә, чөнки Боерган авылының «Акчарлак» мәдәният йортында нинди генә чара узса да, ул районкүләмгә әверелә. Кунакчыллык каннарында бар ахры ул боерганлыларның. Алар бердәм, нинди генә зур чаралар булмасын, зурдан кубып әзерләнәләр. Әле быел гына да озак еллар бергә яшәгән гаилә парларын хөрмәтләделәр. Район ЗАГС бүлеге дә мондый чараларны башка җирлекләрдә уздыруны күз алдына китерә алмый.
Парлыларны мактап, сандугачтай сайрап торган Флүзә ханымның бу минутларда үз күңелендә ниләр кайнаганын берәү дә сизми. Ул гомер буе кеше җанын рухи матурлык белән бизәүче, үз эшенә бирелгән чын мәдәният кешесе. Аның уенда эш өчен түләү мәсьәләсе дә, алтын кебек вакытын кызгану да юк.
Ә гаилә хәленә килгәндә, ул инде менә ничәмә-ничә ел ялгыз канат кагына. Шундый матур парлар иде дип сөйлиләр алар турында авылдашлары. Мөхәмәтнур белән Флүзәгә күзләр тигәндер, югыйсә, алар мәңге дә аерылыр кебек түгел иде, диләр. Ләкин җир җимертеп алып барган тормыш җимерелә шул. Флүзәнең бу хәсрәтле, сагышлы вакытларын әле дә хәтерлим. Бик авыр кичерде ул югалтуны. Ләкин ул кешеләр уйлаганнан күпкә түземлерәк, сабыррак булып чыкты. Бөгелеп төште дә, сынмый гына кабат күтәрелде.
Бүген парлылар көнләшерлек итеп яши ул. Әйтерсең лә, аның Мөхәмәтнуры гел янәшәдә. Шулай булмаганда парлылар янында ничек итеп горур басып торырга кирәк? Әйе, хатын-кызны нәфис зат диләр, ә ул нәфис затның эчке халәте, көче тауларны дер селкетә.
Ул районда патриотик тәрбия эшен дә оста оештыручы. Бу юнәлештә эшләгән эшләре районкүләм генә түгел, ә республикакүләм әһәмияткә ия. Шундый патриотик чара «Әфган кайтавазы» дигән темага узып, анда республикакүләм әфганчы-интернационалистлар җыелды.
Районыбызда «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы күчмә семинар-пленумы үтте. Анда да, үрнәк җирлек буларак, кунаклар Боерган авыл җирлегенә килеп эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Мөхлисә Бубыйның әнисе туган җирлектә истәлек тактасы куйдылар. Ак калфаклылар тарихи материалларны күреп таң калды. 
Моннан тыш, китапханәнең бетмәс-төкәнмәс эше, төрле чаралар хакында аерым әйтәсем килә. Районның кайбер авылларында, шулай ук безнең Бикләндә дә, китапханәчеләр еш алышынып тора. Ә боерганлылар бу яктан да уңды. Авыл кешесен хөрмәтләүдә матур идеяләрен тормышка ашыручы Флүзәләре бар аларның. 
Аның янәшәсендә дә үзе кебек тырыш кешеләр. Мәдәният йортында эшләүче Рәхилә ханым белән алар бөтен чараны бергә әзерлиләр. Кунакчыл Боерганга чаралар уздырганда гына түгел, тик торганнан да кунакка барасы килеп китә. Бәйрәмнәрдә алар казан асмый калмыйлар, ә казанда тәмле уха, балык, өстәлдә күз күрмәгән сый-хөрмәт! Менә шундый ул Боерган халкы, аларны Флүзә ханым тикмәгә генә мактамый!
Ире Мөхәмәтнур белән тәрбияләп үстергән  балалары – кызы Миләүшә белән улы Алмаз менә дигән итеп гаилә кордылар, Флүзә ханымның дүрт оныгы үсеп килә. «Тәрбияле, эшчән балаларым – әтиләренең миңа калдырган иң кадерле бүләге», – дип әйтергә ярата Флүзә ханым.
2013 елдан башлап флүзә Сәлимова авылның башлангыч ветераннар оешмасын җитәкли, өлкән яшьтәгеләр белән һәрчак элемтәдә тора, аларның тормышлары белән кызыксынып, ярдәм итеп яши.
Рәзинә Сәетгәрәева,
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. 
/ Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев