Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Унҗидедә ут эченә кергән

Мөфтәх Әнсаф улы Нуретдинов кичә, 24 июньдә, 95 яшен тутырды. Күз тимәсен, егетләр кебек әле ул. Редакциябезгә дә үзе рульдә утырып килүен әйткәч, хәйран калдык.  Мөфтәх ага Нуретдиновны танып белүчеләр дә күптер, чөнки ул Җиңү бәйрәме көннәрендә Чаллы урамнарындагы банерлардан безне елмаеп сәламләүчеләрнең берсе бит.  Гасырга тиң гомер юлы узган ветеранның истәлекләре бихисап. Аның кичергәннәрен газета битләренә генә сыйдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә ул сагынып искә алган иң гыйбрәтле вакыйгаларның берникадәрен сайлап алдык. Сүзне ветеранның үзенә бирәбез.

«Мин Башкортостанның Шаран районы Зирек авылында 7 балалы Нурзидә һәм Әнсаф Нуретдиновлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз салганмын. Авылдагы урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлап, колхозда эшләдем. Бөек Ватан сугышында катнаштым. Нефть чыгардым. КАМАЗ төзергә Чаллыга килдем. Кыска гына итеп тормыш юлымны менә шулай тасвирлап була. 
Ә истәлекле вакыйгалар дигәндә, әлбәттә, яшь вакыттагылары аеруча еш хәтергә төшә. Сугыш  белән бәйле булсалар да, алар бик кадерле минем өчен. 
Мине, 17 яшьлек егетне, 1943 елның ноябрендә армия хезмәтенә чакырдылар. Хәрби комиссариатта сәламәтлекне тикшерделәр. Буйны үлчәделәр – 150 сантиметр булды, бер сантиметрга ким булса, кире авылга җибәрәләр иде. Алдылар. Уфа шәһәрендәге хәрби хезмәткә әзерлек пунктында 17-18 яшьлек 250 егетне пулеметчы һөнәренә әзерли башладылар. Йөз метр озынлыктагы җир асты казармасында яшибез, станоклы пулеметтан атарга өйрәнәбез. Сайлап алу комиссиясен 43 кеше үттек, безгә ефрейтор – үрнәк солдат исеме биреп фронтка озаттылар. Хәрби эшелон, бер тәүлек дигәндә, Белоруссиянең Могилев шәһәрендәге хәзерлек полигонына килеп туктады. Биредә безне яңа хәрби хезмәткә – десантчылыкка әзерли башладылар. Төп шөгыль – самолеттан сикерү, парашютны вакытында ачып, аның белән дөрес идарә итү. Куркыныч булса да күнектек. Автоматтан төз ату, пычак белән эш итү, гранатаны оста ыргыту, дошман коралын куллану буенча да әзерлек үттек. Ике ай дигәндә десантчы булдык һәм дошман тылына төшү турында әмер көттек.
Безне 3нче Украина фронтының 103нче укчы дивизиясенә җибәрделәр. Сугышның беренче чирканчыгын Дунай елгасы буенда немец-румын гаскәрләренә каршы көрәштә алдым. Без Бухарестны азат иттек. Әле дә күз алдымда: шәһәр урамнарының берсендә ике чакрымга сузылган сафта румын солдатлары һәм офицерлары тезелеп тора, без аларны коралсызландырабыз...
Мин Болгария, Чехословакия, Венгрия, Югославия, Австрияне фашистлардан азат итү өчен бәрелешләрдә катнаштым. 
Бүген 1944-45 еллардагы бәрелешләр турында: «Ул чорда фашистларның безгә каршылык күрсәтергә көчләре беткән иде», – дип сөйләнүчеләр юк түгел. Мин алай димәс идем. Венгрияне азат итү өчен көрәш – моның дәлиле. Балатон күле операциясендә ике яктан да 400 меңнән артык хәрби һәм куәтле техника катнашты. Фашистлар, Венгрияне югалткан очракта, Германиягә туры юл ачылачагын аңлап, үз-үзләрен аямый сугыштылар, әмма чигенергә мәҗбүр булдылар. Мин әлеге бәрелешләрдә отделение командиры, өлкән сержант, тәҗрибәле солдат булып катнаштым. 
Шул Балатон күле янында һөҗүмнән соң оборона тотабыз. Тирә-якта тынлык, көн аяз, җылы. Безнең капитан, немецларның кайда урнашканын ачыклау өчен, мине һәм тагын бер яшь солдатны окоптан чакырып чыгарды да кыр буйлап йөгерергә боерык бирде. Без йөгерә генә башладык, дошман атарга тотынды. Йөгерәбез. Баш очында пулялар сызгыра. Куркыныч. Белмим, ничек исән калганбыздыр. Шул рәвешле дошманның хәрби серен ачу мөмкин булды, аның ут нокталары юк ителде.   
...Альп тауларына килеп җиттек. Разведка армия җитәкчелегенә биредә власовчыларның безгә каршы сугышулары турында хәбәр җиткергән. 
Генерал Власов Волхов фронтында 2нче армия белән җитәкчелек итә. Фашистлар Мәскәүгә килеп җиткәндә ул немецларга бирелә. Әсирлеккә төшкән солдатлардан Германиядә «Россия азатлык армиясе» оештыра һәм безгә каршы сугыша башлый. Власовчылар бик рәхимсез иде. Без һөҗүмгә: «Ватан өчен!» – дип күтәрелгәндә, алар: «Коммунистларга үлем!» – дип акырдылар. 
Совет армиясенең Берлинны алачагын белгән хәлдә, генерал Власов, армиясен саклап калу өчен, Альп таулары итәгендәге уйсулыкларга сыена. Безнекеләр аны шунда әсирлеккә алды да инде. 
Җиңү турындагы сөенечне 1945 елның 8 май көнендә, кулда булган кораллардан атып, «Ура!» кычкырып, Альп тауларында каршыладык. Зур митинг булды. 
Аннары без тимер юлны – икмәк, төрле техника, эшкә куылган үсмерләр һәм хатын-кызлар төялгән составларны сакладык. Әйтсәң кеше ышанмаслык: безнең полк Румыниянең Тимошер шәһәренә кадәр 1200 километр араны җәяүләп узды. 
Сугыштан соң Житомирда танк училищесында укыдым. Хәрби хезмәтне мин 1950 елның ноябрь аенда Германиянең Котбус шәһәрендә танк орудиесе командиры булып тәмамладым.  
Төгәл җиде ел хәрби хезмәттән соң, өлкән сержант, отделение һәм танк орудиесе командиры дәрәҗәсендә, күкрәккә «Бөек Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Бухарестны алган өчен» һ.б. медальләр һәм билгеләр тагып, авылга кайттым. Курсларда укып, шофер һөнәрен алдым. Туймазыда нефть ятмалары эзләү башланды. Мин махсус машина белән бораулаучыларга су ташыдым. Аннары аларны Азнакай якларына күчерделәр. Геология-эзләнү партиясе районның Сукаеш авылында эшләде. Шунда гаилә корып җибәрдем. 1974 елда Чаллыга КАМАЗ төзелешенә килдек. Башта «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең Төзелешне механикалаштыру идарәсе составындагы 1нче төзелеш идарәсендә, аннары «КАМАЗ» баш энергетигы идарәсендә экскаваторчы булып эшләдем, шәһәр төзелешендә торбалар салу өчен котлованнар казыдым. Биш елдан күңелем яткан эшкә – шоферлыкка күчтем, пассажир автотранспорты предприятиесендә бер дистә ел автобус йөрттем. Пенсия яшенә чыккач, тагын ун ел һөнәр училищесында балта остасы хезмәтен башкардым. 
Тормыш иптәшем Роза Садриевна белән пар канатлардай яшәп бер ул, ике кыз тәрбияләп үстердек. Өчесенә дә югары белем бирдек. Инде оныклар үзләренең уңышлары белән сөендерә. Безнең шактый ишле гаиләбез тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яши. 
Күңелемдә онытылмаслык матур истәлек булып саклана торган бер вакыйга бар.  2010 елда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткән көндә, Мәскәүдә Җиңү парадында катнаштым. Башкалада өч көн булдык. Безне Мәскәү елгасы буендагы шифаханәләрнең берсенә урнаштырдылар. Махсус безнең өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. Мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Россия кораллы көчләре музеена һәм башка истәлекле урыннарга бардык. Миңа аеруча Мәскәү Кремленең эчке бизәлеше ошады. Ул залларның матурлыгын, зәвыклы бизәлешен сүз белән сөйләп сурәтләү мөмкин түгел, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Безгә шундый зур хөрмәт күрсәттеләр. Ул чактагы ил президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин белән бергә бәйрәм банкетында катнашырга туры килер дип һич уйламаган идем...» 
Әйе, сугышта катнашучыларның бик азларына гына шундый зур парадларның кунагы булу бәхете тиде. Бу сәфәр якташыбызның хәрби хезмәтләре өчен генә түгел, бәлки Ватаныбыз хакына озак еллар эшләгәне өчен дә лаеклы бүләк булган. 
Мөфтәх Әнсаф улы Җиңү парадларында мөхтәрәм кунак буларак катнаша. 2 август – һава десанты гаскәрләре көнен дә бәйрәм итә. Бөек Җиңү көне һәм 2 август – аның өчен иң кадерле көннәр.
«Минем язмышым, барлык замандашларымныкы кебек, илебез тарихы белән үрелеп бара, тарихи вакыйгалар яссылыгында ул шактый гыйбрәтле. Шушы җирдә туып үстем, кирәкле кеше булып яшәвем белән үземне бәхетле саныйм. Ватан иреге өчен көрәштә катнашуым белән горурланам, исән-сау әйләнеп кайтуым өчен сөенәм, намуслы хезмәт белән яшәвем җан тынычлыгы бирә», – дип шөкер итә бүген Мифтах ага.  
Без мөхтәрәм якташыбызны матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, имин көннәр телибез. 

Ризидә Камалова әзерләде.
/ Фотолар язма героеның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев