Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иң шәп балыкчылар

Князево авыл җирлегендә һәр ел саен иң яхшы балыкчыны билгелиләр. Быел да Бөтендөнья балык тоту көненә багышлап шундый чара үткәрелде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре иң шәп балык тотучыларны конкурс ярдәмендә ачыклады. 

Чарада балалар гына түгел, яшьләр, өлкән буын вәкилләре дә бик теләп катнашты. Осталыкларын сынарга барысы 20 кеше җыелды. Менә алар: Олег Валентинов, Кирилл Самолкин, Вадим Белов, Василий Новокрещенов, Михаил Маратканов, Илья Кудряшов, Рузалия Вахитова, Кәрим һәм Ислам Җиһаншиннар, Вәзир Әхсәнов, Лилия Газашвили, Иван Соколов, Хәмит Шәйхетдинов, Гүзәл Миннәхмәтова, Ренат Әхсәнов, Альфред Шәрәфиев, Артем Вершинин, Руслан Ибраһимов, Владимир Коломейцев, Әнисә Вахитова.
Балык тоту иртән иртүк башланды. Беренче балык Олег Валентиновка эләкте. Барлык нәтиҗәләр буенча «2021 елның иң яхшы балыкчысы» дип Гүзәл Миннәхмәтова табылды. Ул 4 килограмм 280 грамм балык эләктерде. Аңа иң яхшы балыкчы дипломы һәм бүләккә миксер бирелде. Икенче урында – Илья Кудряшов, өченчедә – Олег Валентинов. Башка балыкчылар да бүләксез калмады. Күп еллар балык тоту белән шөгыльләнүче Мансур Хәйриев шәхсән үз исеменнән барлык катнашучыларга балык тоту кирәк-яраклары һәм соклар, кечкенә балыкчыларга 200 сумга сертификатлар бирде. 
Бу матур чарадан барысы да канәгать калды. Шулай итеп, конкурста катнашучылар балыклы да булдылар, күтәренке кәефле дә!
Тамара Тузеева.
/ Фото автордан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев