1 июль 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #29/ "Һ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Иң шәп балыкчылар
Князево авыл җирлегендә һәр ел саен иң яхшы балыкчыны билгелиләр. Быел да Бөтендөнья балык тоту көненә багышлап шундый чара үткәрелде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре иң шәп балык тотучыларны конкурс ярдәмендә ачыклады.
-
Безнекеләр беренче!
«Бу бозау йомшак уенчыкмы әллә?» Рәсемгә карауга шундый уй килә башка. Бу – тере бозау. Малкай С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә асрала торган голштино-фриз токымлы өч айлык тана бозау. Аның янәшәсендә – С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыер фермасында практика узучы кыз Адилә Солтанова.
-
Палаталы лагерь ачыла
Калмия мәктәбе базасында 5 июльдән «Галактика балалары» дип исемләнгән палаталы лагерь эшли башлый.
-
Качмагыз мәхәббәттән!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, район ЗАГС идарәсе белән берлектә, «Бер мәхәббәт тарихы» дигән традицион бәйге игълан итә. Бәйгегә мәхәббәт тарихларын кабул итәбез.Үзегезнекен язсагыз да була, бәлки якын дусларыгызның танышу һәм кавышу тарихы кызыклы яки гыйбрәтледер? Исемнәрен белгертәсегез килмәсә, үзгәртергә була. Хатларны һәм фотосурәтләрне безнең электрон почта аша yakti.ul76@gmail.com яки социаль челтәрләрдәге төркемнәргә юлларга була. 8 июль – Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә конкурска йомгак ясалачак. Иң кызыклы язма авторларын яхшы бүләкләр көтә.
-
Чара тәэсир иткән
Газетабызның узган санында язганча, республикада, шул исәптән районда да салым бурычлары булган гражданнарга социаль яклау органнары кайбер төр субсидияләр бирүне туктаткан иде.