Качмагыз мәхәббәттән!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, район ЗАГС идарәсе белән берлектә, «Бер мәхәббәт тарихы» дигән традицион бәйге игълан итә. Бәйгегә мәхәббәт тарихларын кабул итәбез.Үзегезнекен язсагыз да була, бәлки якын дусларыгызның танышу һәм кавышу тарихы кызыклы яки гыйбрәтледер? Исемнәрен белгертәсегез килмәсә, үзгәртергә була. Хатларны һәм фотосурәтләрне безнең электрон почта аша yakti.ul76@gmail.com яки социаль челтәрләрдәге төркемнәргә юлларга була. 8 июль – Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә конкурска йомгак ясалачак. Иң кызыклы язма авторларын яхшы бүләкләр көтә.
Өлкән сыйныфларда укыган чагым иде. Без шәһәребезне калдырып, әти-әниләремнең туган авылына кайтып төпләндек. Бик оялчан кыз идем мин. Яңа мәктәпкә укырга йөрергә кирәк. Анда да барырга куркыбрак тордым башта, кыенсынып, читләшебрәк кенә йөрдем. Сизәм, буй җитеп килә торган кыз бит инде, егетләр дә күз сала, озатырга теләгәннәре дә бар. Беркөнне берсе (исемен үзгәртеп Ринат дип атыйм) тәрәз чиртә шулай, урамга чакыра. Башта ялындырыбрак йөрсәм дә, классташ егетемне мин дә ошатам икән бит. Шулай итеп, гашыйк булганымны чизми дә калдым.
Бераз вакыт очрашып йөрдек Ринат белән. Бер-беребезне аңлый, бер-беребезгә тартыла идек. Ләкин, язмыштыр инде, безгә гаиләбез белән бу авылдан да күченеп китәргә туры килде. Ринат шул вакытта килде яныма, очрашырга, нидер аңлатырга теләде. Ә мин, юләр кызый, иптәш кызларыма ияреп, аның яныннан качып киттем. Без яшь чакта шулай иде бит, егетләрдән качып йөри торган идек.
Аерылышкач кына аңладым, ул миңа бик кирәк булган икән бит, чынлап та яраткан булганмын бит аны. Әле озак вакытлар башка егетләр белән очраша алмадым. Гел Ринатны уйлап яшәдем. Эх, бер генә тапкыр очрашырга иде, күзләренә карап, яратканымны аңлатырга иде, дип йөрдем...
Вакытлар үткәч, мин дә үз тормышымны кордым, аның да өйләнгәнен ишеттем. Бер елны гаиләм белән авылга кайтканда Ринат белән бер автобуста туры килдек. Ул ла хатыны, балалары белән иде. Йөрәгем урыныннан сикереп чыгардай булып типте шул чакта. Ләкин аның ягына карамаска тырышып, күрмәмешкә салышып утырдым. Юл буе тәрәзәгә карап кайттым. Ул мине күрдеме икән – белмим. Күрсә дә сөйләшә алмас идек, чөнки икебезнең дә яныбызда гаиләләребез.
Хәзер уйлыйм да, үкенеп куям. Әгәр шул вакытта бергә калган булсак, тормышыбыз да башкача булыр иде. Яраткан кеше белән яшәгәндә бәлки гомер итү рәхәтрәктер ул. Ә бәлки язмыш юкка гына аермагандыр, бүгенге тормышымны яхшырак дип санагандыр.
Ә яшьләргә минем бүген шуны әйтәсе килә: яратасыз икән, бу турыда сөйгәнегезгә әйтергә кыенсынмагыз, качмагыз мәхәббәттән, бәхетегезне читләргә бирмәгез.
Гүзәлия Фәттахова.
Чаллы шәһәре.
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев