Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Инглиз телен «су кебек эчәбез»!

Җәйге каникулларның бер ае инде үтеп тә китте. Ә алда тагын ике айлык күңелле яллар. Дәрес тә әзерлисе юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, алар балаларының озын ялны файдалы итеп үткәрүләрен тели. Әйе, җәй – ул ял гына түгел әле. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң яхшы вакыт бит. «Шуңа өстәп, балаларның вакытлыча булса да гаджетларын онытып, белемнәрен киңәйтер, инглиз теле өйрәнер өчен менә дигән вакыт», – дип фикер йөртә «Балкыш» лагеренда ял итүче балаларның ата-аналары.

Әнә шул инглиз теле өйрәнүчеләр янына – Иске Дөреш авылдагы «Балкыш» лагерена без дә юл тоттык! Гүзәл табигать кочагына сыенып утырган бу лагерьны балалар үзләре иң шәп, иң «текә» лагерь диләр. Чыннан да, исеме җисеменә туры килеп, әллә каян балкып утыра ул. 
Июнь ахырында лагерьнең икенче сменасы ишекләрен ачты. Биредә 23 авыл җирлегеннән 75 бала ял итә. Араларында җәйге каникулларында даими рәвештә бирегә килүчеләр дә, быел гына кушылганнары да бар. 
Туфан Бариев быел Түбән Суыксу мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган. Ул лагерьга сеңлесе Азалия белән килгән. Биредә алар беренче тапкыр. Шуңа да карамастан, яшьтәшләре белән тиз арада уртак тел тапканнар. Алар лагерьда ял итүдән бик канәгать булуларын белдерәләр.
– Лагерьга килгәч мин нәни чагыма кайткан сыман булдым. Әйдаманнар безгә бик игътибарлы. Безне аңлый торган кешеләр. Безгә булышалар, аларның hәркайсы безгә туганнарыбыз кебек тоела. Алай дисәң, монда барыбыз да туганнар кебек инде, якынаеп беттек. Лагерьдә нык тәмле ашаталар, hәр көнне ниндидер яңа ризык була. Дуслар да тиз табылды, чөнки бөтенесе татарча белә. Татарча гына түгел, русча, инглизчә дә сөйләшәбез, – дип сөйлиләр алар. 
Балалар белән көн дәвамында тәҗрибәле педагоглар шөгыльләнә. Укытучылар инглиз телен тирәнтен өйрәтүне максат итеп куя. Шуны истә тотып, балалар чит телне уеннар, мастер-класслар аша өйрәнә. КФУның Алабуга институтыннан килгән әйдаманнар – студентлар инглиз теле нечкәлекләрен төшенүдә аерата зур ярдәмче.
– Тел өйрәтүне уеннар аша алып барабыз. Балалар белән җырлар өйрәнәбез. Отрядларның исемнәре, девизлары инглизчә. Татарча сөйләшүчеләр, русча аралашучылар да бар. Хәзер инде алар белән дә инглизчә аралаша башладык», – ди әйдаман Рузилә Закирова.
– Көнгә биштән артык яңа инглизчә сүз өйрәнәбез. Лагерь кызыклы да, мавыктыргыч та, – диләр балалар. Бүген әле алар инглиз телендә театраль тамаша күрсәтергә дә әзерләнә. Ә аларның чыгышын махсус кунакларыбыз – Африканың Кот Дивар шәһәреннән килгән Дональд белән Конго шәһәреннән килгән Гэлорд бәяләячәк, – дип сөйли «Балкыш» лагере директоры Әлфия Шәйдуллина.
– Авыл һавасы үзе шифалы. Балалар белән күбрәк күләгәдә, саф hавада булырга тырышабыз. Моңа өстәп, лагерьда көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, физкультура һәм спорт, төрле тәрбия чаралары каралган, – ди Әлфия Робертовна.
Дональд белән Гэлорд инглиз телендә иркен аралаша. Сүз дә юк, алар бу телне «су кебек эчә». Балалар да моны яхшы белә, шуңа да һәрвакыт алар янында. Алар белгән кадәр үзара инглиз телендә аралашырга тырыша. Үз чиратларында чит илдән килгән кунакларын татарчага да өйрәтәләр. Әнә бит Дональд белән Гэлорд, татарчалап, «Балкыш – шәп лагерь» диләр.
Лагерьда балаларның җәйге ялы күңелле үтсен өчен төрле яклап шартлар  тудырылган. Инглиз телен өйрәнеп кенә калмыйлар, башка бик күп шөгыльләр табалар. Әйтик, «Балкыш»тагы спорт мәйданчыгы бер дә буш тормый. Тренажер залында да бер төркем яшьләрнең күнегүләр ясаулары күренә, ә янәшәдәге мәйданда баскетбол яратучылар шөгыльләнә. Өстәл теннисыннан да балалар өзелми.
/ Алена Фазылова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев