Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эшкә уңган һәм талантлы безнең “Нечкәбил”!
Яңа Бүләк авылыннан Гыймазетдиновлар гаиләсе «Нечкәбил» матурлык һәм гаилә республика конкурсының ярымфиналында лаеклы чыгыш ясады.
-
Оҗмахларга тиңдер бакчасы
Авыллар буйлап йөргәндә һәм анда яшәүче халык белән аралашкан чакта, районыбызда никадәр уңган-булган кешеләрнең, кызыклы шәхесләрнең барлыгына һәрвакыт гаҗәпләнәм. Аларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә гадәттә шуның кадәр гүзәл вә сокланып туймаслык – кайвакыт күз тимәсен дип, шүрләп тә куясың. Шулай да, бу кешеләрнең уңганлыгын башкаларга да танытасы килү, эчтәге икеле-микеле хисләрне читкә этәреп, кулга каләм тоттыра. Бүгенге язмабыз герое да шундый кызыклы, уңган шәхесләрнең берсе. Аның тыйнаклыгы, гадилеге, тормышка тыныч, фәлсәфи карашы да минем кебек алны-артка карамыйча, язмышны койрыгыннан эләктерергә тырышучы кешене бераз әкренәйтеп, тынычландыра сыман. Моның барысы да Боерган авылында көн итүче оста бакчачы Әгъләм Шәйхетдинов турында.
-
Җиһанны моңга төреп китте...
Гасырларга бер генә туа торган гаҗәеп талантлы виртуоз гармунчы якты дөньяны калдырып мәңгелеккә күчте. Күңеле тулы изгелек иде аның. Ул беркайчан да малга, акчага кызыкмады. Күңеле тулы моң иде, гармун күреген тартып җибәрсә – дөньялар яктыра иде...
-
Гаиләсе белән бай Хәмденур әби
Безнең районда озын гомерле кешеләр байтак дисәм, ялган булмас. Ай саен диярлек 90, 95 яшен тутырган өлкәннәребезне юбилейлары белән котларга хакимият, авыл җирлеге башлыклары, төрле оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләр килә. Әле менә кичә генә дә район башлыгы Фаил Камаев, хакимият аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина һәм Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова Новотроицкое авылында гомер итүче Хәмденур Бикмөхәммәтованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
-
Мәләкәстә урам бәйрәмнәре дәвам итә,
чираттагы бәйрәмгә Заречная урамының урта өлешендә яшәүче күршеләр җыелды.
-
Җәйнең ямьле кичендә
Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.
-
Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде.
Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.
-
Сугыш урлаган балачак
Авылыбызның хөрмәтле ак әбис, сугыш чоры баласы Хәнифә әби Вәҗиева белән очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.
-
Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек.
Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.
-
Диңгез кыю егетләргә буйсына
Бу атнада Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Хәрби диңгезчеләрнең һәркайсы өчен бу кадерле һөнәри бәйрәм. Төрле елларда диңгез флотында хезмәт иткән һәм әлеге вакытта хәрби хезмәттә булган ир-егетләр безнең районда да шактый.
-
Ул чын җыр улы иде
Якын кешең турында”иде” дип язуы бик авыр. Заманында тырыш хезмәте белән районда гына түгел, респуликада танылган Фоат Вильдановнын вафаты аяз көнне яшен суккан кебек булды. Лаеклы ялга чыгып, уллары,оныкларына куанып, Маһиясы белән тыныч кына яшәп яталар иде.Тыныч кына дисәң дә инде, ул һәр нәрсәне йөрәге аша уздырып, әтиләренең эшен дәвам иттерүче уллары өчен борчылып, уңышлары өчен шатланып, бай тәҗрибәсен уллары күңелнә сеңдерергә тырышып яши торган уйлы кеше иде. Минем өчен исә Фоат Габделхак улы якын дус та, бер үк вакытта җитәкчелек хезмәтемдә остазым да булды.
-
«10 тиенгә сатып алган» тормыш иптәшем
13 яшьтә малай-шалайларның хисләре булу түгел, «йөрәкләре дә типми», андыйларның борын аслары юеш, дигән булалар. Шулайдыр шул! 1нче сентябрь көне. М.Вахитов исемендәге 2нче номерлы татар мәктәбенә инде 6 класска укырга килгән көнем. Безнең Элеватор тавыннан килгән классташларыбыз арасында таныш булмаган бер кыз басып тора иде. Аны күрүгә миңа әллә ничек һава җитмәгәндәй булды, аяк астым чайкалгандай итте, күзләрем томаланды.
-
Кул эшләрендә – күңел хәзинәсе
Иске Байлар авылында яшәүче Гөлфинә Рәҗәп кызы Шакирова күңел хәзинәсен кул эшләренә: чигешләренә, акварель белән ясаган рәсемнәренә, бизәнү әйберләренә, теккән һәм бәйләгән әйберләренә күчерә белүче оста куллы туташ.
-
Тыл ветераны – Мөслимә апа
Бүгенге көндә авылыбызда биш «тыл ветераны» яши. Закирова Тәрзимә Шәмсетдин кызы (14.04.1926), Кашапова Әлфия Сибгәтулла кызы (31.05.1928), Хуҗина Мөслимә Ситтик кызы (25.03.1930), Төхбәтуллина Фәния Фәрхетдин кызы (28.07.1930), Муллануров Зөлфәт Мулланур улы (17.02.932).
-
Шигъри җанлы авылдашым
Калмия авыл китапханәсендә бүген зур очрашу. Кунагыбыз- авылдашым, шигьри җанлы, нечкә тоемлы күңелле, бөтен гомерен тырыш хезмәт белән Калмия авылында яшәп иҗат итүче 2 китап авторы, шагыйрә Зөләйха апа Закирова.