Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мин - Бөек Ватан сугышы ветераны

1982 нче елда Җиңү бәйрәменә багышланган тантанага җыелган авыл халкы арасында Миннәхмәт әтисе Муллахмәтне күрмәде һәм ул аның хәлен белеп чыгарга булды.

Муллахмәт улын күрүгә, таягына таянып утырган җиреннән
кузгалмыйча, кәефсез генә ым кагып исәнләште. Бераз тын утыргач, нидән
сүзне башларга белмәгән Миннәхмәт, әтисенең ни сәбәпле бәйрәм
тантанасына килмәгәнен сорарга булды. “Хәрби билетың юк, син сугыш
ветераны түгелдер”,- диделәр, дип бер ноктага текәлде карт. Миннәхмәтнең дә
кәефе кырылды. Үзе дә 55 яшен тутырып килгән ир уртасы кеше, тугызынчы
дистәгә чыккан әтисен, бу очракта юатырга сүз таба алмады ул.
“Эзләтергә кирәк булыр, хат язарга кирәк, сез барыгыз да грамотныйлар
бит, минем язу яза белмәгәнлегемне беләсез. Оныкларга әйт, аларга шаукымы
төшмәсен. Исән чакта хәрби билетны күрә алсам, яхшырак булыр,”- дип кырт
кисте Мулләхмәт карт.
Әтисенең хәлен бик яхшы аңлады Миннәхмәт. Моннан күп еллар элек,
үзе белән дә шундый хәл булганын исенә төшерде. Авыл җыелышында,
Колчерина Мәтрүнә: “Миннәхмәт, синең түшеңдәге медальләреңнең
документлары бармы соң, әллә син сугышта булмадыңмы”?- дип мыскыллап
сорау биргән иде. М.Миннәхмәткә икенче авыл җыелышына, медальләренең
документларын, дистәләгән рәхмәт хатларын алып килеп, берәмтекләп укып
күрсәтеп, үзенең чынлап та Бөек Ватан сугышы ветераны икәнлеген расларга
туры килде. Бүген 86 яшен тутырып килгән әтисе, үзенең Бөек Ватан сугышы
ветераны икәнлеген исбатларга тиеш.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганда М.Мулләхмәткә (1896-1982) инде 50
яшь була. Сугыш тәмамланган көннәрдә, аның яшендәге кешеләр арасында
хәрби билет турында уйлаучылар күп булмагандыр, бәлки андыйлар өчен,
хәрби билетның әһәмияте дә булмагандыр. Иң мөһиме: исән-сау калып, сугыш
тәмамлангач өйгә кайту булгандыр!
Мулләхмәтнең оныгы Зәнфирә, ул елларда Райком комсомолында I
секретарь булып эшли иде. Ул тиз арада хәрби комиссариат белән бәйләнешкә
керде. Хат язып җибәрелде. 2-3 ай дигәндә җавап та килде.
...Бабай калтыраган куллары белән хатны ачты, үзенең хәреф
танымаганлыгына сукыранды. Гомерендә беренче тапкырдыр күзләреннән
тәгәрәгән яшьләрен дә сөртмәде, картлач. Хатны күкрәк кесәсенә салып, көч-
хәл белән түбән очта яшәүче улы янына ашыкты. Әлеге бик кадерле хатны
улына тоттырып укырга кушты. Хатта язылган шатлыклы хәбәр аның өчен
шулкадәр әһәмиятле булганын кемнәр генә аңлый алган икән: “Мин, төп

Әҗмәкәй авылынннан чыккан Мөхәммәтша улы Муллахмәт - Бөек Ватан
сугышы ветераны!”- дип күкрәгенә кысты хатны 86 яшьлек карт.
Бөек Ватан сугышы ветераны - Мөхәммәтша улы Муллахмәт Әҗмәкәй
авылының хөрмәткә лаек кешесе иде. Ул соңгы елларда Әҗмәкәй авылы
мулласы булып торды.

Тукай районы Әҗмәкәй авылы. Зәнфирә Шәмсетдинова

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев