Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бәхетле картлык, сиңа Габделхәй абый!

Аны Иске Абдул авылында олысы-кечесе дә хөрмәт итә. Габделхәй абый Гайнетдинов тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында дөньяга килгән бала. 1942 елның февраль аенда туа. Ачлы-туклы балачак, ялангачлык барысы да Габделхәйнең башыннан кичә. Сугыш беткәннән соң да әле бик җиңел булмый мәктәптә укыган балаларны да колхозларда эшкә дәшәләр. Габделхәй дә өлкәннәргә ияреп эшкә йөри, булыша. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, сыер фермасына эшкә урнаша, маллар тәрбияли. Алай гына да түгел ул елларда үсмерләргә бөтен авырлыклар зурлар белән тигез төшә, мал тораклары салу өчен урманга барып кул пычкысы белән агач кисеп, төяп алып кайталар, бурыйлар. Ә инде малларга азык әзерләү үзе бер мәшәкатле эш, печәнне кул чалгысы белән чабалар, алып кайтып өяләр. 

Габделхәй җәйге көндә сыерларын да көтүгә алып чыга. Көннәр озын, көтү вакыты унике сәгатьтән дә артып китә. Бары савымга алып кайталар да, тагы сыерларны куып чыгаралар. 300 баш сыерны көтүе бер дә җиңел булмаган, савымчылар ничек кул белән савып өлгергәннәр диген син? Ул елларда районның “Алга” колхозы сөт савып алу буенча алдынгылар сафында барган.
Габделхәй абый тугры аты белән иртәнге биштә көтүгә чыгып китә иде, аның янәшәсендә эте булды. Әле Сабантуйларында шул аты белән ярышларга да чыкты, беренчелекне алган еллары да шактый булды. Яхшы эшләде, хезмәтен яратты, аны район җитәкчеләре алдынгылар слетларында күп тапкырлар рәхмәт хатлары, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән котладылар.
Ул үзе һәрвакыт кеше арасында булды, аралашырга яратты. Авылда үткәрелгән чараларда актив катнашты. Кирәк икән җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Габделхәй абый колхозда 41 ел көтү көтте. Аның уң канаты Люба апа, хәзер инде мәрхүм. Алар бергә иңне-иңгә куеп 45 ел буе яшәделәр, бергә фермада эшләделәр. Люба апа да мактауларга лаек савымчы булды, аның күрсәткечләре һәрвакыт югары иде. Район күләмендә призлы урыннарга чыкты. Җитәкчеләрнең рәхмәтләрен дә күп ишетте ул.
Габделхәй абый белән Люба апа ике малай тәрбияләп үстерделәр. Малайлары да эш сөючән иделәр, авыл хуҗалыгын яраттылар. Олы уллары Илшат күп еллар “Чаллы Бройлер” җәмгыятендә тракторчы булып эшләде, хәзер районыбызның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы бригадада хезмәт куя. Комбайннар, тракторларны көзге һәм язгы чорларга әзерләүдә тырышып эшли. Чаллыда яшәсә дә, Иске Абдулга әтисе янына кайтып йөри, үзе дә балалар үстерә.
Кече улы Фәнис бигрәк тә уңган егет булып чыкты. Ул армия сафларында- диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, туган авылы Иске Абдулда калды. Әтисенең хезмәтен дәвам итеп фермага эшкә керде. Бик яхшы эшләде, аның булганлыгын күреп ферма мөдире итеп билгеләп куйдылар. Сынатмый ул, бүгенге көндә Сәйдәш исемендәге хуҗалык макталып тора икән, монда Фәнис Гайнетдиновның да тырыш хезмәте бар. Тормыш иптәше Лилия белән корып җибәргән тормышы гөрләп бара. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Фәнис үзе тырыш эшкә кулы ятып тора торган ир –егет. Ул Иске Абулда туган өйне яңартып җибәргән, абзарлары тулы мал, кош-корт. Бакча тутырып бәрәңгесен, башка яшелчәсен, җиләк-җимешен утырталар. Барысы да гөрләп уңа. Хатыны Лилия дә ялны белми эшли, өй яннары гөлбакча, җәен нинди генә чәчәкләр үстерми!
Габделхәй абый кече улы Фәнис тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә. Бүген аңа 80 яшьне бирмәссең дә, ул оныклары белән мәш килә. Бакчада чүбен дә утый, суын да сибә, бөтен каралты-кураны карап тора. Авыл халкы аңа карап соклана, шундый ак күңелле бабайның булуы үзе бер горурлык, диләр. Габделхәй абый Гайнетдиновка исәнлек-саулык, тагы да күп еллар яшәргә язсын сезгә, дип телибез.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев