Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кулыннан гөлләр тама

Татар халкы элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Искиткеч тырыш, эшчән булган. Ирләр элек-электән тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулыннан нинди генә эшләр килмәгән?! Татар хатын-кызлары бәйләргә дә бик оста. 

Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.
Кул эшләренә безнең Фәнисә Ямалиева да бик оста. Өйләренең кайсы почмагына карасаң да, хуҗабикәнең хезмәт җимешләре чагыла. Чиккән мендәр тышлары, тастымаллар, альяпкычлар, ашьяулыклар, бәйләнгән урындык япмалары, свитер, кофталар аның оста куллары аша үткән. «Кышкы озын кичләрдә нишләп утырмак кирәк, гел-гел телевизор карау да туйдыра, ә кул эше җанга рәхәтлек бирә, тынычландыра», – ди ул.
Фәнисә – Боерган авылы кызы. Ахун һәм Фәния гаиләсендә өченче бала була. Мәктәпне тәмамлагач Чаллының сәүдә-кулинария училищесына укырга керә, ике ел повар булып эшли. Калмия егете Рәшид Ямалиев белән тормыш корып җибәрәләр. Өч бала: бер кыз һәм ике малай тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә олы уллары Альбертның һәм кызлары Ильвинаның үз гаиләләре бар, ике оныклары үсеп килә, кече уллары Румил мәктәптә тугызынчы сыйныфта белем ала. 
Фәнисә ханымны без китапханәдә үткән кичәбезгә чакырдык. Чарада катнашучылар бәйләүнең килеп чыгу тарихы белән генә танышып калмадылар, хуҗабикәбезнең өйдә пешереп килгән милли ризыклары белән сыйланып, кызыклы хәлләр турында сөйләшеп тәмләп чәй эчтеләр. 
Шунысы да игътибарга лаек, бәйрәмгә килүчеләребез китап укырга да бик яраталар. Китапханәгә кайткан һәр яңа китапны һәм газета-журналларны берсен дә калдырмыйча укып баралар.
Ә Фәнисә ханым үз шөгылен бик ярата, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Аның ясаган әйберләреннән  җылылык, яктылык, нәфислек бөркелә. 
Энҗе Галиәхмәтова, Калмия авылы китапханәсе мөдире. 
/ Фотолар Энже Галиәхмәтовадан алынды. 


Бәйләм – иң борынгы кул эше шөгыле. Аны 2 мең еллар элек барлыкка килгән дип исәплиләр. Бәйләмне ит-атлар уйлап тапкан. Иң оста бәйләүчеләр гарәпләр булган. Ә XII гасырда бу шөгыльгә испаннар һәм итальяннар өйрәнгәннәр. XIII гасырда французлар, шотландлылар, инглизләр дәвам иткән. Ул вакытта бәйләнгән кием аз булган. Аны аристократлар гына кия алган. Бу елларда оек, оекбаш, бияләй, перчаткалар гына булса, соңрак XIV-XV гасырда башлыклар, шарфлар да бәйли башлаганнар. Европага ул XVI гасырда килеп керә. Күп еллар ир-ат бу хезмәтне хатын-кызга ышанып тапшырмаган. Еллар үтү белән хатын-кыз да бу эшнең остасына әйләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев