Кеше-оркестр
Авыл халкы фельдшерларга зур хөрмәт белән карый һәм, буыннан буынга килгән гадәт буенча, аларга доктор дип дәшә. Туып-үскән җирендә – Яңа поселогында егерме ел фельдшер булып эшләүче Нәзилә Нуретдинова да авыл докторы. Алай гына да түгел, аның турында кеше-оркестр дип әйтү дә урынлы булыр. Берүзе берничә вазифаны алып баручы хезмәткәр турында башкача әйтеп тә булмыйдыр.
Ни өчен кадрлар җитми?
Авыл докторы иңнәренә зур йөк ала. Ул шәфкать туташы да, акушер да, фельдшер да, окулист та, участок терапевты да... Кыскасы, киң профильле доктор. Шуңа да яше-карты фельдшерларга хөрмәт белән карый, аларның хезмәтенә югары бәя бирә. Авыл җирлекләрендә уздырылган җыеннарда бу хакта кат-кат әйтелде, халык медикларга ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде. Тик бер нәрсә күңелне кыра – җирлегебездәге барлык авыллар да медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителмәгән – фельдшерлар җитми. Әнә шундый бер заманда, кадрларга кытлык булган бер вакытта, чирек гасырлык хезмәт стажы булган медицина хезмәткәрләренең «За выслугу лет» буенча бирелә торган ташлама, пенсия яшенә тәңгәл рәвештә, берничә елга кичектерелә, ягъни пенсиягә чыгу елы озайтыла.
– Фельдшерның бер еллык эше бер ел да өч айга тиңләнә һәм егерме биш ел хезмәт куйган медицина хезмәткәре пенсия акчасын ала башлый иде. Бу льгота гамәлдән чыгарылмаган, ул саклануын саклана, ләкин еллар чигерелә. Авыл җирендә күпчелек фельдшерлар берьюлы берничә белгечлек буенча эш алып баруын исәпкә алсак, бу медицина хезмәткәрләренең финанс мәсьәләсен генә түгел, халыкның сәламәтлеген дә исәпкә алмау булып чыга. Сер түгел, егерме биш елдан соң пенсия ала башлау да күпчелек яшьләрне безнең һөнәрне сайлауга этәрә иде, – ди Нәзилә Нуретдинова фельдшерларның хокукларын яклап.
Гомере буе авыл сулышын тоеп, халык белән бер дулкында яшәүче Нәзилә ханым салада да каладагы шикелле уңайлыклар булуын тели.
– Фельдшерның авыл җирендә эшләргә теләге булу белән беррәттән аның шул җирлектә яшәргә теләге булу да кирәк. Бу, беренчедән, авыл халкын белүдә, аларның авыру тарихын ачыклауда мөһим роль уйный. Шул рәвешле дәвалауның сыйфаты яхшыруга юл ача. Икенчедән, вакытны янга калдыра. Өченчедән, юл чыгымнарына азмы-күпме экономия ясала. Кыскасы, медицина хезмәткәренә дә, авыл халкына да отышлы була. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар – эш көне һәм эш сәгате белән исәпләшеп тора алмыйсың. Чир кешедән сорап килми. Бәла-каза да аяк астында. Барысына да беренче ярдәмне авыл фельдшеры күрсәтә. Менә шуларны да күздә тотып, ташламалар элекке хисап белән исәпләнеп бирелсен иде, – дип сөйли ул.
Һәр кешегә игътибар кирәк
Йогышлы авырулардан саклансыннар өчен поселокта яшәүче яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару, төрле чирләргә каршы профилактика үткәрү фельдшер вазифасына керә. Җитди диагнозы булганнарның, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләрнең, нарасыйларның даими рәвештә сәламәтлеге белән кызыксынып, хәлләрен белеп торырга кирәк. Поселок зур, фельдшер өч меңнән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга һәм мәктәп укучыларына прививкалар ясый.
– Бер җылы сүзең белән кешене терелтүгә сәбәпче буласың. Бигрәк тә ялгыз калган өлкәннәрне һәрвакыт күз уңында тотам. Аларга шәһәрдән дарулар, медикаментлар алып кайтам, район үзәк дәваханәсенә алып барып диспансеризация үткәрәм. ФАПта көн саен кимендә 25-30 пациентка төрле медицина хезмәте күрсәтелә. Өйгә чакырулар булганда кичекмәстән анда барырга туры килә. Шуңа өстәп, коронавирус чире... Хәзер экспресс-тест кулланып берничә минутта ковидны ачыклыйбыз. Үзәк дәваханәдә 30-40 нарасыйга туберкулезка каршы прививка (БЦЖ) ясыйм. Ковид бик нык котырган чагында «Кызыл зона»да байтак эшләдем. Тирә-як авыллардагы, аерым алганда Калмаш, Әҗмәкәй фельдшерлары ялга чыкса, авырып китсә, аларны алыштырам. Яңа Сарайлы фельдшеры Гөлназ Гыйльфановага рәхмәтлемен – прививкалар ясаганда бик булыша. Гомумән, без, район фельдшерлары, үзара киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез, бәйрәмнәрдә күңелле итеп ял итәбез. Районкүләм үткәрелгән спорт һәм мәдәни чараларда бик теләп катнашабыз. Тормыш иткәндә катлаулы сынаулар да килә, бер-беребезне авыр вакытта һич тә ташламыйбыз. Шундый тату коллективта эшләвемә сөенәм, – дип сөйли Нәзилә ханым. Үзәк дәваханә җитәкчелегенә автомобиль бирүләре өчен рәхмәт әйтә ул.
– Бала вакытта ФАП яныннан үтеп киткән саен: «Укып чыгып шушында эшләсәң иде ул!» дип әйтә идем. Менә шулай, балачактан ук булачак һөнәремне белдем. Шуңа да, эшем авыр булса да, аны яратып кабул итәм, зарланмыйм. Балаларымның әтисе, егерме ел бергә яшәгән иремнең якын туганы Миндияр Яхинның Яр Чаллыда үз клиникасы – медицина үзәге бар. Өч улы: Руслан, Марат, Артур да әтиләре кебек танылган табиблар, – ди туганнары белән дә горурланып.
Балаларым – якты киләчәгем
Айгөл урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Ул – Ижау медицина академиясенең дәвалау факультетында 4нче курста укый. Гел «5»легә генә укучы Альмира да апасы салган сукмактан китәргә нияти. «Балаларымның доктор булуларын тели идем. Менә әкренләп хыялым чынга аша башлады. Улыма алты яшь кенә. Аның да безнең һөнәр иясе булуын күрәсем килә. Иң мөһиме – кеше булсыннар. Ата-ана бала күңеленә нинди орлык сала – шулар шытып уңышын бирә. Кызларым һәм улымны мәрхәмәтле, кешелекле итеп үстерергә тырышам. Бу, беренчедән, үзеңә яхшы булып әйләнеп кайтачак – картлыгың бәхетле булачак; икенчедән, кешеләргә карата миһербанлы булган бала гомер буе шул сыйфатын үстерәчәк һәм халык арасында хөрмәт казаначак. Айгөл каникуллар вакытында уң кулым, ФАПта да һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Кызларым минем эшемнең ни дәрәҗәдә җаваплы, катлаулы һәм авыр булуын белеп үстеләр. Шулай булуга да карамастан, медицина буенча һөнәр сайладылар. Димәк, алар күңелендә эшемә карата ярату тудыра алганмын. Бу – зур горурлык. Әни буларак кызларны хуҗабикә булырга да өйрәттем. Эштән кайтуыма өй җыештырылган, ашарга пешкән. Кыз бала – булачак ир хатыны, ана бит ул. Эшкә өйрәнеп үсү кирәк һәркемгә дә. Эш – кешене бозмый, киресенчә, тәртипкә өйрәтә, – ди өч бала анасы.
Фельдшер – мөдир дә әле ул
ФАП мөдире, фельдшер – хуҗалык эшләрен алып баручы хезмәткәр дә бит ул. Ел әйләнәсендә әле яңгыр, әле кар астында утырган күтәрмә баскычлар чери, буявы ашала. Бинаның тышкы һәм эчке кыяфәте вакытлар узган саен ямен югалта. Идән такталары куба, сайгаклар шыгырдый. Түбә калае тишелеп яңгыр үтә башлый... Алар да искерә, туза. Яңа поселогындагы ФАПка да капиталь ремонт ясау сорала.
– Косметик ремонт эшләре һәм бинаның тирә-ягын төзекләндерү, тәртипкә китерү эшендә поселокта яшәүче Рамил Абдуллинның, Никита Романовның ярдәме зур булды. «Гигант» җитештерү кооперативы директоры Риф Имамов ике ел элек ФАПның идәннәрен алыштыруда бик нык булышты. Аларга үзем һәм поселок халкы исеменнән рәхмәтемне ирештерәсем килә. Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, – ди фельдшер.
/ Р. Зәкиев фотосы.
/ Фото Н. Нуретдинованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев