22 февраль 2022 яңалыклары
-
Игьтибар билгесе
Тукай районы җитәкчеләре районда яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераннарын якынлашып килуче бәйрәм белән тәбрик итә.
-
Март аена намаз вакытлары
Март аена намаз вакытлары
-
Гала-концерт уза
Бүген Новотроицкое авыл мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык – 2022» эстрада-сәнгать республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашучыларның – муниципаль этапка үтүчеләрнең Гала-концерты узачак.
-
Мал саны арта
Районың авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары минераль ашламалар сатып алуны дәвам итә.
-
Унике үсмер прививка ясаткан
Бу көннәрдә республика җитәкчелеге карары белән транспортта, сәүдә үзәкләрендә QR-код күрсәтүне таләп итми башласалар да, кеше күп йөри торган җирләрдә маска кию әле дә актуаль. Ковидлы авырулар кими төшсә дә, яңа очраклар әле теркәлеп тора.
-
Кеше-оркестр
Авыл халкы фельдшерларга зур хөрмәт белән карый һәм, буыннан буынга килгән гадәт буенча, аларга доктор дип дәшә. Туып-үскән җирендә – Яңа поселогында егерме ел фельдшер булып эшләүче Нәзилә Нуретдинова да авыл докторы. Алай гына да түгел, аның турында кеше-оркестр дип әйтү дә урынлы булыр. Берүзе берничә вазифаны алып баручы хезмәткәр турында башкача әйтеп тә булмыйдыр.
-
Мирһади Разов: «Матур сүз, яхшы сүз, баллы сүз Гел тамып торсын бу телеңнән!»
Шагыйрь, журналист, 500дән артык танылган җыр авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов районыбызның «Якты юл» газетасында хезмәт куя. Аның авылларыбыз, район тормышы, алдынгы кешеләребез турында язмалары, кызыклы юморескалары газетабыз битләрендә даими басылып тора. Укучыларыбыз аның шигъри әсәрләрен дә «Якты юл»да күрергә телиләр. Бүген авторның соңгы вакытларда иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим итәбез.