Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мал саны арта

Районың авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары минераль ашламалар сатып алуны дәвам итә. 

Моннан кала, ел башыннан хуҗалыкларда читтән кайтартылган мал хисабына һәм яңа туган бозаулар исәбенә мөгезле эре терлек саны арткан. Әйтик, күптән түгел «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгына Венгриядән 165 баш буаз тана кайткан. Шулай ук ел башыннан хуҗалыкларда 476 бозау туган.
 «Ай нәтиҗәләре буенча районда мөгезле эре терлек саны арту белән бергә сөт җитештерү дә яхшы бара. Шулай да яшь малларның түлеклек артымы буенча бераз артта калабыз, сыер ите җитештерү тармагында да эшлисе эшләр бар әле», – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев