Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мирһади Разов: «Матур сүз, яхшы сүз, баллы сүз Гел тамып торсын бу телеңнән!»

Шагыйрь, журналист, 500дән артык танылган җыр авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов районыбызның «Якты юл» газетасында хезмәт куя. Аның авылларыбыз, район тормышы, алдынгы кешеләребез турында язмалары, кызыклы юморескалары газетабыз битләрендә даими басылып тора. Укучыларыбыз аның шигъри әсәрләрен дә «Якты юл»да күрергә телиләр. Бүген авторның соңгы вакытларда иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим итәбез.

Авылларда хәзер
Түбәләрдән хәзер төтен чыкмый,
Авылларда өйләр морҗасыз.
Ипи пешми мичтә хуш ис бөркеп,
Мич коймагын көтеп тормассыз.

Үткәннәрдә калды ап-ак мичләр –
Өйне ямьләп торган матурлык.
Ашатты да безне, җылытты да,
Мичне мактап җырга салырлык...

Утын кистек, ярдык тирләп-пешеп,
Саулык бирде безгә хәрәкәт
Мичкә якты әнкәй иртүк торып,
Ә мич эче тулы бәрәкәт.

Чана шуып, туңып, кайткач өйгә,
Ул юаныч булды гел һаман.
Мич башына менеп яткан чаклар –
И-и, рәхәт иде ул заман.

Әкиятләрдә генә калды мичләр,
Миччеләр дә юктыр дөньяда.
Бар да газда пешә, җиңел, җайлы,
Өй түрендә зәңгәр ут яна.

Түбәләрдән хәзер төтен чыкмый,
Урамнарга тулмый тәмле ис.
...Төшкә керде туган өем миче –
Мәңге онытылмас җылы хис.

Ата хакы
Татарымда «Ата хакы» дигән
Уеп язган алтын әйтем бар.
Күз карасы кебек сакладылар,
Ут йоттылар безнең әтиләр.

Җан җылысын, олы яратуны
Без әтидән алдык үскәндә.
Шуңа күрә кешелекле булу
Әткәй, синнән безгә күчкән лә.

Әткәй кулын тойдык иңебездә,
Булмадык без үги-ятимнәр.
Ач йөрмәсен, ким булмасын диеп,
Көчен жәлләми ул әтиләр.

Әни белән әти тәрбиясе
Зур тормышка безне чыгарды.
Бәхет теләп кылган догалары
Күтәрделәр биек-югары.

Әткәй диеп әйттек горурланып,
Әтисезлек һич тә язмасын.
Һәр баланы сыйпап башларыннан
Үз әтисе генә назласын.

Рәхмәт, әткәй, искә төшәсең дә,
Сагыш баса, йөрәк моңая.
Хәтерләсәм тәпи баскан көнне –
Еллар аша әти елмая.

Онытмагыз газиз әтиләрне
Балам диеп сөеп үстергән.
Әни кебек әтиләр дә бөек,
Әтиләр дә безгә җан биргән!

Аучы язмышы
Көчкә-көчкә сөйрәп аякларын,
Чыгып ятты урман юлына.
Карт аучының кинәт хәле китте,
Мылтыгы да төште кулыннан.

Гомер буе йөрде урман гизеп,
Күпме киек, кошлар аулады.
Тирә-юньдә оста аучы дигән
Ул мактаулы исем яулады.

Бик төз атты, һич тә калтырамый,
Күпме җанны кыйды кызганмый.
Бүген исә тотты кем каргышы?
Җирдә ята хәлсез, кузгалмый.

Тугры эте кая, адаштымы?
Әллә буды усал бүреләр?
Бер ялгызы калды карурманда –
Гөмбәчеләр бәлкем күрерләр.

Бу ни хәл дип кошлар җыелдылар,
Кунды козгын агач башына,
Ана поши чыкты, төлке үтте,
Бүре басты нарат каршына.

Әйтерсең лә, судка җыелдылар,
Ләгънәт укый алар җәлладка.
Балаларын атты, туганнарын,
Тормады ул бер дә жәлләп тә.

Ята аучы, кансыз йөрәгенең
Акрын-акрын сула тибеше.
Шулдыр җәза кылган гөнаһыңа!
Нигә юньсез булдың, син – кеше!

...Урман тып-тын, куе томан төшә,
Аланнарны ала камалап.
Аучы вафат. Имән ботагында
Ясин укый сукыр ябалак.

***
Бер-бер артлы яшьлек альбомыннан
Идәнемә сурәт коелды.
Вакыт миңа, тукта, кара әле,
Диеп әйткән кебек тоелды.

Чабып узган гомер юллары бу,
Һәр фотода якты мизгелләр.
Истәлекле яшь һәм матур чаклар,
Көлеп тора йөзләр, ул күзләр.

Фотоларны җыйдым уйга батып,
Хәтеремдә барсы яңарды.
Үткәннәрдән кайтып кайнар хисләр
Йөрәгемне кабат кагармы?

Сурәтләрдә дуслар, туганнарым,
Барысы да шундый сөйкемле.
Фотоларга төшкән шат минутлар
Әле кичә булган шикелле.

Сыйныфташлар карый елмаешып,
Кайсы исән, кайсы юк инде...
Килеп чыга шунда көтмәгәндә
Мең шатлыклы матур туй көне.

Булган икән искитмәле чаклар,
Барсы да бит үтмәс тоелды.
...Сагыш булып яшьлек альбомыннан
Бер-бер артлы еллар коелды.

Бер кәлимә сүз
Бәхетле булырга кешегә
Бер кәлимә җылы сүз җитә.
Тик аның ихластан әйткәне
Йөрәкнең түренә үк үтә.

Күкләргә күтәрә җаныңны,
Яхшы сүз яшәртә, көч бирә.
Сорыга әйләнгән тормышка
Ямь өсти, матурлый, төс бирә.

Яралый кешене яман сүз,
Ачы сүз, гайбәт сүз, ялган сүз.
Бер сүздән өзелә гомерләр,
Бер сүздән чәчерәп чыга күз.

Корал ул пычрак канлы сүз,
Тутыккан пычагы явызның.
Сүз белән сак бул син, ашыкма,
Белмичә ачма һич авызың.

Сүз көче тауларны тетрәтә,
Җимерә, агыза силләрне.
Уйламый әйтелгән шул бер сүз
Сугышка җиткерә илләрне.

Сүз тота тормышны,
ул әйтер,
Сорагыз мәхәббәт гөленнән.
Матур сүз, яхшы сүз, баллы сүз
Гел тамып торсын бу телеңнән!


Бәлеш исе
Шушы микән бәхет исе,
Шушы микән шатлык хисе?
Балачаклар искә төшә,
Мичтә тәмле бәлеш пешә.

Бер серлелек өстәп кичкә,
Төкрек йотып шушы искә
Моңланасың, уйланасың,
Бәлеш көтеп юанасың.

Бәлеш пешә, тормыш имин.
Татар рухы били өйнең
Һәр почмагын, иркен түрен.
Ашлы, эшле халкым бүген.

Булдырабыз барысын, шөкер!
Данлы эшләр безнең күптер.
Бәлешен дә пешерәбез,
Тауларны да күчерәбез!

Бәлеш пешә, тәмле исе...
Үзебезнең татар миче.
Барсы кичте безнең баштан,
Аермасын милли аштан!


Быелгы кар
Ак карларны кемдер,
Ак гөлләргә тиңли.
Карлар исә ява,
Көнне-төнне белми.

Берәү өчен карлар
Туй күлмәге төсе.
Бөтерелсә буран,
Кайта яшьлек хисе.

Бәхет ява диеп,
Гашыйк ярлар йөри
Сукыранып кемдер
Һәркөн бәхет көри.

Юлларга көрт сала,
Машиналар бата,
Бала-чага уйнап,
Карда аунап ята.

Игенчеләр йөри,
Уңыш ява, уңыш!
Аллаһыга шөкер,
Бәрәкәтле бу кыш.

Ак карларга карап
Шагыйрь шигырь яза.
Үзе уйлый һаман –
Озак әле язга.

Бу аклыкны кемдер
Ак биләүгә тиңли,
Чаңгы юлларында
Урманнарны иңли.

Бер кеше дә карны
Ап-ак кәфен дими.
Юк, димәсен, юк, юк!
Мин бу сүзне сөймим.

Катлы-катлы көртләр,
Быелгы кыш карлы,
Шатлыклы да үзе,
Кайчагында зарлы.

Ап-ак сөттәй карлар,
Күкләр сыер сава.
Акрын гына җырлап,
Җиргә карлар ява.


Җомга киче
Кышкы авыл. Җомга киче.
Бәлеш исе, мунча исе.
Ак өйләрдә шатлык хисе.

Болыт сарган авыл күген,
Ак көрт күмгән капка төбен,
Әллә нинди серле бүген.

Кемдер җырлый, сузып-сузып,
Моңлы, матур җырны бозып –
Тыңлап торсаң шундый кызык.

Авыл гөрли, бар да актан,
Бала-чага, кунак кайткан.
Туган йортны чыр-чу баскан.

Илаһи бу җомга киче.
Бии төтен-мунча миче,
Карап торсаң китә исең...

Әллә кая чаба урам,
Чыгар кебек тиздән буран,
Җилләр исә ерак кырдан.

...Кышкы авыл. Җомга киче
Бәйрәм кебек өйләр эче –
Шулдыр бәхет, яшәү көче!


Кызлар елый
Кыйгак-кыйгак килә казлар,
Алар елый түгелме?
Авылларда өмә җитә –
Сизә казлар күңеле.

Тавышлары бигрәк моңсу,
Канатлары ак кына.
Кемгә бәйрәм, кемгә үлем,
Корбан булыр чак кына.

Кинәт кенә җәлләп куйдым
Каңгылдашкан казларны.
Тормыш шулай яратылган –
Көзләре бар язларның.

...Әллә кармы, әллә мамык
Ява көн буе күктән
Тынган инде казлар моңы
Өмәләр үткән, беткән...

***
Килә трамвай, корыч рельсларга
Сагышлары көзнең коела.
Тыкы-тыкы җырлап барган була,
Җәйдән кайта кебек тоела.

Килә трамвай, тик уяна гына
Ак каланың иркен урамы.
Трамвайның келтер көпчәгенә
Калган шатлык моңы уралып.

Трамвай тулы халык эшкә бара,
Кемдер кайта төнге вахтадан.
Елап бара бала бакчасына,
Илдә-көндә тормыш башланган.

Бара трамвай, ярсып чаба кайчак,
Очып китәр сыман ул күккә.
Алып китәр кебек үткәннәргә,
Матур чакка, янар яшьлеккә.

Чаба вакыт Чаллы урамыннан,
Айлар, еллар җитез трамвай.
Тукталышта мин дә басып торам,
Калыйм микән табып берәр җай.


Кышкы сандугачым
Кар өстенә коеп миләшләрне,
Сөям диеп канатыңны кагын.
Карап туймам кара күзләреңә,
Минем бүген шундый хисле чагым.

Бөтерел дә буран көйләренә,
Күлмәгеңнең киеп челтәр агын,
Сайра гына кунып йөрәгемә,
Сөю кошым, кышкы сандугачым.

Тәрәзләрдә бизәк-бизәк таллар,
Сулышыңнан эреп төшә алар.
Сандугачым, моңлы сайравыңнан
Кайнарлана гына бара җаннар.

Бакчаларга ак кар яткан әнә,
Иңнәреңә мамык шәлең ябын.
Сайравыңнан язлар җиткән кебек,
Тынма гына, кышкы сандугачым.

Ак бәхеткә китә гүя озын юллар,
Сизелми дә никтер бүген, салкын.
Йөрәгемне урап алды кинәт,
Яна дөрләп сөю тулы ялкын.

Никтер үзең тиңләп сандугачка,
Мәхәббәттә кабат көйдем-яндым.
Иңнәремә канатыңны салдың,
Син бит минем кышкы сандугачым.


Миләш чыпчыклары
Кайда икән миләш чыпчыклары?
Тулып пешеп көтә миләшләр.
Тәрәзәдә ялгыз карчык көтә,
– Соңладылар быел сердәшләр.

Һәр ел саен көтә шул кошларны
Бала-чага кебек сөенеп.
Тәрәз аша бөтен зарын сөйли,
Берчә көлеп, берчә көенеп.

Беркеме юк мескен әбекәйнең,
Балалары китеп югалды.
Барыр җире юк шул, ятим инде,
Алда бары тик бер юл калды.

Миләшләргә карап соклана ул:
– Ай-һай, быел бигрәк матурлар!
Исән микән таныш чыпчыклары,
Кызылтүшләр кайчан кайтырлар.

Миләшләр дә барсы ямансулап
Иелгәннәр, тиздән кыш китә.
Өзелергә торган җимешләрне
Саесканнар килеп селкетә.

Көн дә килә карчык тәрәзәгә,
Әрнүләре арта тагын да.
Кошкайларым, кайда йөрисез, ди,
Миләш ачылары җанында.


Чәй яратабыз
Ярый әле бу дөньяда
Хәл бирүче чәй бар.
Арыганда бер утырып,
Ял итәргә җай бар.

Башлана һәр көн иртәбез
Хуш исле чәй эчеп.
Эч пошса да чәйлибез без,
Тегендә-монда күчеп.

Күрше керсә чәй куябыз,
Иң тәмлесен, шәбен.
Боекканда чәй кайтара
Тормышның бар ямен.

Чәкчәк белән, коймак белән
Тәмле була ул чәй.
Мәтрүшкәле, лимонлысы
Сихәт бирә бит, әй!

Кем шикәрләп эчә аны,
Ә кемнәрдер баллап,
Куе итеп сөтләр салып,
Шифаларын аңлап.

Тирләп-пешеп эчкән чакта
Чистара, ди, каннар.
Дәртең арта, кәеф тә шәп,
Сафланадыр җаннар.

Чәй сөймәгән татар бармы?
Бу милләткә бәйле.
Тәмле булсын чәйләрегез!
Көннәр үтсен чәйле!

Ярый әле кибетләрдә
Шөкер, чәй юк түгел.
Әйдәгез, чәй эчеп алыйк,
Күтәрелсен күңел!

Ятим нигезләр
Бер шом салып авыл урамына
Елап ята ятим нигезләр.
Ташландык өй, моңсу тәрәзәләр –
Сукыраеп калган пар күзләр.

Алабута үскән бакчаларда,
Карт алмагач тирән кайгыда,
Сагышланып коя алмаларын,
Тик юата төнлә ай гына.

Әти-әни күчкәч бакыйлыкка,
Ташлап китте барсы шәһәргә.
Шыгыр-шыгыр килеп калды капка,
Булмады шул теле дәшәргә.

Төшләренә керә нигезләрнең
Балачаклы матур мизгелләр.
Кайсы гына кайтып туган йортка
Тәпи баскан эзен бер эзләр...

Ятим өйнең иске чормасында
Җилләр улый кайчак ачынып.
Ялгыз кое көтә, кемдер керер
Суга, диеп, капка ачылып.

Авылларда җиргә сеңеп барган
Бу өйләрне вакыт тигезләр.
Соң түгел ул кабат кайтыр өчен –
Көтә сезне, көтә нигезләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев