Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Нурания апага – 95 яшь

«Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Нурания апа Нуруллинага 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, район башлыгы Фаил Камаевның истәлекле бүләген тапшырды. 

Нурания Идиатовна гомер буе крахмал заводында хезмәт куйган. Эшен һәрчак зур җаваплылылк тоеп, намус белән башкарган. 
Район вәкиле белән бергә Нурания апаны Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, мәдәният хезмәткәрләре, балалары һәм туганнары да котлады. Барысы да юбилярга бәхетле картлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр. «Тыл хезмәтчәне буларак, Сез Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән кеше. Хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, алдыгызда башыбызны иябез», – диде Илфак Бариев.
Тамара Тузеева, мәдәният йорты директоры.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев