2 март 2022 яңалыклары
-
Олы йөрәкле, киң күңелле
Гаиләдә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, гаиләдә ул беренче чиратта газиз әни. Гаиләнең абруе, балаларның киләчәге дә ана тәрбиясенә бәйле. Минем бүгенге язмамда кыенлыклар алдында югалып калмаучы, киң күңелле, олы йөрәкле, чая, тапкыр, шат күңелле, һичкайчан төшенкелеккә бирелмәүче уңган хатын-кыз, биш бала әнисе, 11 онык һәм 1 оныкчыгының яраткан әбисе Ризидә Гомәрова турында сөйлисем килә.
-
«Безнең авыл хәбәрчесе»
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы районыбыз авыллары проблемаларын, яңалыкларны яктырткан язмаларга «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан иткән иде. Авыллар тормышыннан кызыклы хәбәрләр, вакыйгалар, уңган-булган кешеләр турында кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларны кабул итү дәвам итә. Мәкаләләрне рус һәм татар телләрендә язарга була. Иң яхшы материаллар газетабыз битләрендә һәм сайтында урнаштырыла. Бәйгегә йомгак 2022 елның 18 маенда – Татарстан матбугаты көне алдыннан ясалачак.
-
Икмәк кадерен белерләр микән?
Тарихта үткән юлы, берсеннән-берсе матур йортлары, гөл-чәчкәле бакчалары, барыннан да бигрәк үзенең тырыш, юмарт халкы белән гүзәл безнең Куады авылы. Китапханәдә чираттагы очрашуыбыз нәкъ менә аның белән булды.
-
Архив язмаларын көтәләр
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» дип аталган документаль публикацияләр конкурсы игълан итә.
-
Нурания апага – 95 яшь
«Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Нурания апа Нуруллинага 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, район башлыгы Фаил Камаевның истәлекле бүләген тапшырды.
-
Рөстәм Хаҗиевка – дәрәҗәле бүләк
Шушы көннәрдә Казанда «2021 елга агросәнәгать комплексы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация – җирлегебездә хезмәт куючы бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Коллегия утырышында «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Хаҗиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден-медале белән бүләкләнде.