Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы йөрәкле, киң күңелле

Гаиләдә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, гаиләдә ул беренче чиратта газиз әни. Гаиләнең абруе, балаларның киләчәге дә ана тәрбиясенә бәйле. Минем бүгенге язмамда кыенлыклар алдында югалып калмаучы, киң күңелле, олы йөрәкле, чая, тапкыр, шат күңелле, һичкайчан төшенкелеккә бирелмәүче уңган хатын-кыз, биш бала әнисе, 11 онык һәм 1 оныкчыгының яраткан әбисе Ризидә Гомәрова турында сөйлисем килә. 

1958 елда Рәис абый белән Фәгыйлә апаның беренче куанычлары булып дөньяга килә ул. Гаиләдә алты бала үсәләр. Унсигез яшендә Калмия авылы егете Фаяз белән тормыш корып җибәрә. Бер ел яшелчәчелектә эшли. Аннары Ризидәне сыер савучы эшенә күчерәләр. Шул көннән башлап ул 30 елдан артык гомерен гади, ләкин мактаулы хезмәткә – савымчылык эшенә багышлый. Яраткан хезмәте аны бәхетле итә, шатлык-куаныч китерә. Илһамланып, тынгы белми яши һәм эшли.
Дөнья булгач төрле хәлләр була. Ризидә апаны да язмыш яшьлегендә үк сыный – аңа тормыш иптәше Фаязны югалтырга туры килә. Ризидә апа биш баласы белән ятим кала, ләкин ул үзендә балаларын үстереп, аякка бастырырлык көч таба.
Хезмәтендәге уңышлары өчен Ризидә апа күп тапкырлар кыйммәтле бүләкләргә лаек була, район Советы депутаты булып сайлана. 
Тирә-ягыңда шундый көчле рухлы, олы җанлы кешеләрнең яшәве тормышка ямь, матурлык өсти. Андыйларга карыйсың да, яшәүнең мәгънәсен, рәхәтен ныграк тоясың һәм яшәгән саен яшисе килә.


Энҗе Галиәхмәтова,
Калмия авыл китапханәсе мөдире.
/ Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев