Икмәк кадерен белерләр микән?
Тарихта үткән юлы, берсеннән-берсе матур йортлары, гөл-чәчкәле бакчалары, барыннан да бигрәк үзенең тырыш, юмарт халкы белән гүзәл безнең Куады авылы. Китапханәдә чираттагы очрашуыбыз нәкъ менә аның белән булды.
Рафис абый 1937 елда гап-гади гаиләдә туа. Әтисе Сөендек телсез-чукрак була. Шуңа да карамастан, оста итеп мич чыгаручы, чиләк-комганнар, арба- чаналар, кошевкалар ясаучы буларак даны чыккан була. Рафис сабый чактан ук әтисе янында ярдәмче, тылмач булып йори. 2нче классны тәмамлагач, басуда тубал белән арыш чәчүдә катнаша башлый, әтисенә ияреп мич чыгарырга йөри. Өченче класстан соң басудан көлтә ташый, ашлык суктыра. РТСтан кабинасыз бәләкәй трактор кайткач, кечкенә Рафисны тракторга утырталар. Көзге арыш чәчү, кукуруз турату кебек эшләрне башкарып, Рафис мактау тактасында үз урынын ала. Дүрт класс белем белән кала ул. Кечкенәдән үк күңеле иген кырларына тартыла. 1961 елда комбайн штурвалы артына утыра. Бер телем икмәкнең күпме тир түгеп табылганын, күпме хезмәт, тәҗрибә, тырышлыкны үзенә сыйдырганын Рафис абый бик яхшы белә.
Халык тикмәгә генә «Кеше – икмәкне, ә икмәк кешене үстерә» дип әйтмәгәндер. «Тормышыбызда икмәктән дә кадерлерәк берни юк. Икмәк – ул яшәү тамырыбыз, беләк егәребез, татлы ашыбыз» – диде остазыбыз үзенең чыгышында. Рафис абый гомер-гомергә икмәкнең тәмен белгән. Һәр бөртеген күз карасыдай саклап, кадерләп үстерсәң беләсең шул аның тәмен.
Кичәбезнең төп эчтәлеге дә ипекәебезгә багышланды. Икмәккә олы итеп карау гадәтен һәр гаиләдә ныгытасы иде. Икмәккә дөрес караш тәрбияләү, барыннан да элек гаиләдә башланырга тиеш, минемчә. Чөнки яхшысы да, яманы да кече яшьтән тәрбияләнә. Бу кичәдә дә Рафис абый белән бергәләп без балаларга икмәкнең тир белән сугарылып үстерелгән, икмәктән дә кадерлерәк нәрсә булмавын аңлатырга тырыштык.
Балалар учларына алтын сары бодай бөртекләрен алдылар. Менә шушы кечкенә учлардагы бөртекләргә генә дә күпме хезмәт кергән дә, күпме мәгьнә салынган бит.
«Ипине табынга килгәч тә саклый белергә кирәк, балалар», – дип сүзен дәвам итте Рафис абый. Сынык-санык кала, ташлана. Кызганычка каршы, икмәкнең кадере, чыннан да, кимеде. Аның чын бәясен, кыйммәтен, мәгьнәсен оныта башладылар... «Балалар, коелган ипи валчыгын да җыеп кабарга кирәк», – дигән сүзләр яңгырады кичәбездә.
Бүлмәгә тәмле хуш ис таралды... Ипи... Ипекәебез исе... Ипине күкрәккә куеп кисеп, балалар авыз итте, бер бөртеген дә коярга тырышмадылар сабыйлар. Кичәбезнең сәбәпчесе, балта остасы, мич чыгаручы, итек басучы, пыяла куючы, тәрәзә йөзлекләре, ат чаналары, агачтан бизәкләп өстәл, урындыклар, караватлар, колхозларга он тегермәннәре ясаучы, умарта кортлары, дару үләннәре җыю белән шөгыльләнүче кеше, дүрт баласы, 41 оныгы һәм оныкчыгы булган Рафис абыебыз читтән генә елмаеп карап торды...
Очрашу тәмам. Ләкин уйларымның очы-кырые юк. Алар олы, мәгърур ипекәй, очрашуга килгән балалар турында. Аңладылар микән балалар, икмәкнең кадерен белерләр микән?..
Лилия Гайсина, Куады авылы китапханә мөдире.
/ Фотолар Лилия Гайсинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев