Рөстәм Хаҗиевка – дәрәҗәле бүләк
Шушы көннәрдә Казанда «2021 елга агросәнәгать комплексы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация – җирлегебездә хезмәт куючы бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Коллегия утырышында «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Хаҗиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден-медале белән бүләкләнде.
«Ирек» җитештерү кооперативы авыл хуҗалыгы тармагында республикада әйдәп баручы хуҗалык буларак дан алган. Бу хуҗалык игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык тармагында югары уңышларга ирешүе белән күпләргә үрнәк. Өч дистә елдан артык «Ирек» җитештерү кооперативын җитәкләүче Рөстәм Хаҗиев уңышка ирешү серен аңлатып болай ди: «Уңышның нигезе – намуслы хезмәт һәм сыйфатлы орлык. Һәм, иң мөһиме, үз җиреңне, үз эшеңне ярату. Менә шушы таләпләргә җавап биргән кешеләр булганда хезмәт коллективы белән уңыш яуларга була. Билгеле, ел елга охшамый. Кояшлы, аяз көннәре белән сөендермәгән һәм, киресенчә, тамчы да яңгыр төшмәгән, көйдереп ала торган эссе җәйләре белән борчуга сала торган еллар да ккбатланып тора. Үткән ел – моның ачык мисалы. Кеше бөтен гаепне табигатькә сылтамыйча, авырлыклар алдында югалып калмыйча тырышып эшләргә тиеш», – дип төшенкелеккә бирелмәскә өнди.
Һава торышының нинди булуына, елның үзенчәлегенә карамастан, бөртеклеләрдән уңыш алу буенча «Ирек» җитештерү кооперативы районда гына түгел, Татарстан буенча иң күп чыгышлы хуҗалыкларның берсе. 2021 елда хуҗалык игенчеләре бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 45,3 центнер уңыш суктырып алды. «Яхшы уңыш алу өчен сыйфатлы орлык һәм агротехника таләпләрен үтәү кирәк. Бездә болар үтәлә. Үткән ел 99 млн сумлык яхшы сыйфатлы орлык саттык. Әйтергә кирәк, 100 процент яхшы сыйфатлы орлык сатканлыктан, бездә үстерелгән бөртеклеләргә сорау зур. Татарстан районнары, Башкортстан, Пермь, Самара, Саратов, Оренбург якларыннан орлык алырга киләләр. Бер мөһим проблеманы әйтми калу дөрес булмас. Балалар авылда калып, булсынга дип эшләгәндә генә җирлекнең киләчәге өметле. Рамил улым – уң кулым. Оныкларны яхшы эш-гамәлебез белән тәрбиялибез. Хуҗалыгыбызда кадрларга кытлык юк. Рамил Хаҗиев – терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкның әйдәп баручы белгече. Хәзерге вакытта Венгриядән токымлы таналар кайтарту буенча эш алып барабыз. Республика буенча алдынгы урында баручы сыер савучы – безнең хуҗалыкта. «Сыерның сөте – телендә» дигән ата-бабадан калган әйтемне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Терлекләрне дөрес рацион буенча тукландыру, генетика-селекция эшен җайга салу яхшы нәтиҗәсен бирә – хәзерге вакытта безнең хуҗалыкта тәүлегенә һәр сыердан уртача 31,6 килограммнан артык сөт савыла. Димәк, 260 сыердан тәүлегенә 8216 килограмм сөт савып алына. Яныңда ышанычлы кадрлар булу – уңышның нигезе. Баш хисапчы һәм икътисадчы Фәрит Хөсәенов терлекчелек, игенчелек, орлыкчылык тармагына караган һәр сорауга җавапны төгәл саннар һәм фактлар белән, хисап кәгазьләренә карамыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирә алучы белгеч. «ТРның атказанган механизаторы» Вафир Сәхәбиев – республикада алдынгы механизатор, әйдәп баручы комбайнер. Рамил Сабирҗанов, Ринат Фәрдиев, Әхнәф Вәлиев, Хәмзә Вәлиев кебек җиргә береккән чын игенчеләребез бар. Авыл хуҗалыгы техникасын яңартып торабыз. Быел «Акрон» комбайны сатып алдык, – дип, ел тәүлеге булсынга дип эшләүчеләр хакында яратып сөйли җитәкче.
/ Фото ТР Президентының рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев