Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Беренче укытучым

Һәркем беренче укытучысын гомер буе сагынып искә ала. Мин дә белем сукмагына житәкләп алып кергән беренче мөгаллимем Тәслимә апа Хурамшинага зур рәхмәтләр әйтәм. Аңа инде 90 яшь тулды. Ул төрле заманнарны күргән, күп вакыйгаларны башыннан кичергән мәртәбәле, хөрмәтле Оргыды авылы кешесе. Тәслимә апа үзе 1932 елда Омск шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан 1940 елны Яр Чаллыга күченеп кайталар. Әле бала гына булган Тәслимәгә сугыш чоры ачысын-төчесен татырга туры килә, балачагы өлкәннәргә ярдәм итешеп үтә. Мәктәптә бик тырышып укый, гел бишлеләр генә ала. Аның киләчәк хыялы – укытучы булу, балаларга аң-белем бирү.

Сугыш бетеп, тыныч тормыш башлангач, хыялын чынга ашырырга теләп, Алабугадагы башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган училищега килә. Уку йортын уңышлы тәмамлап кулына диплом ала. Яшь укытучыны эшкә Актаныш районы Меңнәр авылы мәктәбенә җибәрәләр. Яратып эшли, аны мәктәптә дә, авылда да хөрмәт итәләр. Тәслимә Алабугада укыганда Мөхәмәтвәли атлы егет белән танышкан була. Менә шул егет аңа үлеп гашыйк була, җитмәсә, аны эзләп Меңнәр авылына кадәр килеп җитә. Мәхәббәт утларында янган ике йөрәк 1955 елны кавыша. Яшәргә Оргыды авылына кайталар. Ул вакытларда Оргыды тирә-якта гөрләп торган бик данлыклы авыл була. Ул мәктәбе, клубы дисеңме? 
Мәктәп дигәннән, элеккеге бай кешедән калган йорт бик матур җиргә урнашкан. Тәслимә Зарифулловна нәкъ менә шунда балалар укыта башлый. Ул мине дә башлангыч сыйныфларда укытты. Шул вакытларны уйлыйм да, шаклар катып куям – Тәслимә апага 90 яшь, минем беренче сыйныфка баруыма 60 ел була икән ич быел! 
Тәслимә апа белем бирүдән тыш, безне тәртипле булырга, хезмәтне сөяргә өйрәтте. Мәктәпнең бик матур бакчасы бар иде, анда чия, карлыган, шомырт, балан, миләш, кура җиләге кебек җиләк-җимеш агачлары үсә иде. Бакчада эшләп һәрвакыт мул уңыш ала идек. Тәслимә апа җәй саен шушы бакча янында Оргыды, Сәмәкәй, Сәет, Күгәш авыллары балалары өчен җәйге лагерь оештырды.
Тәслимә апа Хурамшина укыткан балалар хәзер кайларда гына хезмәт куймыйлар, алардан нинди генә һөнәр ияләре чыкмаган?! 
Ул бүгенге көндә «Хезмәт ветераны» исемен йөртә, 1966 елны укытучыбыз «ТАССРның халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган иде. Аның архивында күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары саклана.
Мөхәммәтвәли абзый да бик тырыш кеше иде, кулы ни тотса шуны гөл итеп куйды. Ул Оргыды авылы мәчетен төзетте. Хәзер дә шул мәчет авылны бизәп балкып тора. Ул инде бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын.
Алар өч баланы тәрбияләп зур тормышка чыгардылар. Хәйдәр, Эльвира һәм Ләрисә бүген матур гаиләләр корып Чаллыда яшиләр. Тәслимә апаның  биш оныгы бар. Тәслимә апа миңа туксан яшь дип боегып утырмый, һәрвакыт хәрәкәттә. 
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
/ Фото гаилә архивыннан алынды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев