21 февраль 2022 яңалыклары
-
Күңелсезлек гади кагыйдәләрне үтәмәүдән чыга
Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, янгын куркынычсызлыгы буенча тиешле кагыйдәләрне үтәү күпләр өчен әллә ни мөһим түгел. Ләкин иң кызганычы шул – мондый ваемсызлык күп чакта йорт-җирсез калуга, сәламәтлеккә зыян килүгә, хәтта үлемгә дә китерә. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре тукайлыларга куркынычсызлык таләпләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген искәртә һәм кагыйдәләрне искә төшерә.
-
Төзәлми шул йөрәк ярасы
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн без көтеп ала торган бәйрәмнәргә охшамаган. Чөнки бу – газиз балаларын югалткан бик күп аналарның йөрәк ярасын, тол калган хатыннарның сагышларын янәдән кузгата торган сагышлы, моңсу көн. Әйе, әти-әниләре, сөйгән ярлары янына сугыш кырыннан исән-имин әйләнеп кайткан батыр ир-егетләребез дә бик күп. Алар күргәнне күрергә, алар кичергәнне кичерергә язмасын. Алар үзләре дә бу каһәрләнгән көннәрне тыныч кына искә ала алмый, әлбәттә. Без, үз чиратыбызда, аларга бары тик саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, мондый мәхшәрнен яңадан кабатланмавын телибез. Ә бүген без Иске Дөреш авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре инде бик күп еллар элек арабыздан киткән Әфган сугышы ветераны Илгиз Вәлиуллинның әнисе Миңнур апаны, унбиш көнлек сабые белән тол калган хатыны Раушания ханымны очрашуга чакырдык.
-
Киләсе сан – 25 февральдә
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – ял көне. Шул сәбәпле газетаның чыгу графигында да үзгәрешләр булачак.
-
«Бигеш» аэропорты яңара
Тукай районы территориясендә урнашкан «Бигеш» аэропортында узган ел өч катлы терминал төзелә башлаган иде. Ул – сәгатенә 200 пассажирны уздырырга мөмкинлек бирәчәк заманча җиһазланган бина. Төзелеш дәвам итә. Узган ел «Бигеш» аэровокзалы төзелеше өчен республика казнасыннан 81 млн сум акча бирелгән, ә РФнең «Транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы нигезендә 433 млн сум килгән.
-
Планда – спорт манежы
Тукай районы спортны якын иткән, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән төбәкләрнең берсе.
-
Җиңеп кайттылар
Тукай районы мәктәпләрендә белем алучы балалар башкалабыз Казаннан Бөтенроссия мәктәп укучылары төбәк этабы олимпиадасыннан һәм укучыларның республика йомгаклау этабы одлимпиадаларыннан җиңүләр белән кайттылар. Олимпиадалар төрле фәннәр буенча үткәрелде. Физика буенча Калмаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шамил Шәяхмәтов, математика буенча Князеводан 7 сыйныф укучысы Родион Елкин, Бәткедән 8 сыйныфта укучы Данил Панкратов иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Ә инде хәбәр иткәнебезчә (газетаның 1нче битен карагыз), Борды мәктәбеннән Валентин Чернов җиңүче титулын яулады.
-
Сәнәгать паркы булачак
Районыбызның үз сәнәгать паркы булачак. Ул Биклән авыл җирлегендә урнашачак. Моның өчен бөтен шартлар бар. «Тукаевский» сәнәгать паркы өчен 85 гектар җир бүленгән. Район җитәкчелеге Россия тимер юллары компаниясенә парк буласы урынга тимер юл сузу кирәклеге турында да мөрәҗәгать җибәргән инде. Район башлыгы Фаил Камаев бу хакта район советы утырышында белдерде.
-
Минем карны кем урлады?
Ну, башлы да инде безнең авыл җирлеге башлыгы. Эшләмәгән эше, кылмаган гамәле юк. Иске Чүлмәк авылы халкына тынгы бирми: я йөгерү ярышлары оештыра, я өмәгә чакыра, һич тә булмаса, өй саен кереп хәл белешеп йөри. Шуңа да аны Гөлбикә дип чын исеме белән түгел, ә Җенлебикә дип йөртәләр. Үпкәләми үзе тагын, туры килә бит. Җенлебикә менә тагын бер бәйге уйлап тапкан. Шул турыда авыл халкының Whatsapp төркеменә язып та куйган. «Хөрмәтле авылдашлар! Иске Чүлмәк авылында шәхси хуҗалыклар арасында «Иң биек кар тавы кемнеке?» дигән бәйге уздырабыз. Тауларны урам коймалары янында ясарга, күренеп торсын. Срок бер атна. Иң биек һәм киң тау ияләренә бүләкләр биреләчәк. Беренче урын – бер тюк печән, икенче урын – бер капчык бодай, өченче урын – каз түшкәсе. Кызыксындыру бүләкләре да бар – балан бәлеше, ике кило прәннек, торт.»
-
Бакча җирен хосусыйлаштырырга ашыгыгыз
2022 елның 1 мартында бакча участокларын түләүсез хосусыйлаштыру вакыты тәмамлана.
-
Илдә-көндә ниләр бар?
Яңа гаепләү белдерелгән «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга карата җинаять эшендә яңа эпизодлар ачылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән. Узган елның 28 сентябрендә Роберт Мусинны Вахитов районы суды үз вазифаларыннан явызларча файдаланган өчен 12 елга рәшәткә артына озаткан иде. Мусинның җинаять эше буенча китерелгән зыян 53 млрд сум күләмендә бәяләнә. Әмма эштә яңа эпизодлар ачылган, алар буенча җинаять эше 2020 елда ук кузгатылган булган, тик ачыкланмаган затларга карата. Шушы көннәрдә тикшерүнең Мусинны кулга алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итүе билгеле булган. Хәзер «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгын акча үзләштерүдә һәм сарыф итүдә, алдан уйлап эшләнгән банкротлыкта гаеплиләр. Бу турыда matbugat.ru сайты яза.
-
Валентинны министрлыкта да беләләр
Тукай районының Борды авылын республикабызда белүчеләр күпме, әллә азмы – төгәл генә әйтә алмыйбыз. Әмма шунысы хак, туган авылы һәм районы данын яклаучы, аны республика дәрәҗәсенә күтәрүче 10 сыйныф укучысы Валентин Чернов хакында фән һәм мәгариф министрлыгында беләләр. Республикакүләм уздырыла торган фән олимпиадаларында ул бишенче сыйныфтан ук даими катнаша һәм күп очракта беренче, һичьюгы призлы урыннарны яулап тора. Быел да февраль башында авыл мәктәпләрендә белем алучы 10 сыйныф укучылары арасында математика фәне буенча уздырылган «Путь к Олимпу» республика конкурсында Валентин Чернов беренче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Беренче укытучым
Һәркем беренче укытучысын гомер буе сагынып искә ала. Мин дә белем сукмагына житәкләп алып кергән беренче мөгаллимем Тәслимә апа Хурамшинага зур рәхмәтләр әйтәм. Аңа инде 90 яшь тулды. Ул төрле заманнарны күргән, күп вакыйгаларны башыннан кичергән мәртәбәле, хөрмәтле Оргыды авылы кешесе. Тәслимә апа үзе 1932 елда Омск шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан 1940 елны Яр Чаллыга күченеп кайталар. Әле бала гына булган Тәслимәгә сугыш чоры ачысын-төчесен татырга туры килә, балачагы өлкәннәргә ярдәм итешеп үтә. Мәктәптә бик тырышып укый, гел бишлеләр генә ала. Аның киләчәк хыялы – укытучы булу, балаларга аң-белем бирү.
-
Бакча җирен хосусыйлаштырырга ашыгыгыз
1 мартта бакчачылык ширкәтләре әгъзаларына бушка җир бирү вакыты тәмамлана. Аукционда катнашмыйча гына җирле үзиадарә органнарыннан бушка җир алу хокукыннан 2019 елның беренче январена кадәр оешкан, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзалары файдаланырга өлгерәләр әле. ТР буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милекне теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева: