Күңелсезлек гади кагыйдәләрне үтәмәүдән чыга
Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, янгын куркынычсызлыгы буенча тиешле кагыйдәләрне үтәү күпләр өчен әллә ни мөһим түгел. Ләкин иң кызганычы шул – мондый ваемсызлык күп чакта йорт-җирсез калуга, сәламәтлеккә зыян килүгә, хәтта үлемгә дә китерә. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре тукайлыларга куркынычсызлык таләпләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген искәртә һәм кагыйдәләрне искә төшерә.
Агымдагы елның февраль башына районда янгын чыгуның 10 очрагы теркәлде. (Үткән елның шушы чорында 13 янгын). Шөкер, аларда үлүчеләр, зыян алучылар юк. Үткән елда да үлем-китем булмады.
«Жилище-2022» операциясе кысаларында район буенча күзәтчелек һәм профилактика бүлеге инспекторлары хуҗалыкларны йөреп чыгалар, халык белән очрашулар һәм шәхси секторда янгыннарны булдырмауга юнәлдерелгән башка төр чаралар уздыралар.
Ел башыннан үткәрелгән профилактик чараларда күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары, 15нче янгын сүндерү отряды, «ТР янгын куркынычсызлыгы» ДУ, хокук саклау органнары, социаль яклау хезмәткәрләре һәм барлык кызыксынган затлар, ведомстволар катнашты. Аларның күмәк эше нәтиҗәсендә 2000нән артык хуҗалык һәм фатирлар йөреп чыгылды, 5500дән артык кеше белән инструктаж уздырылды, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында 3600 белешмәлек таратылды.
Әлеге чаралар вакытында аерым игътибар ялгыз яшәүче өлкәннәргә, хәмер эчүче һәм тәртипсез тормыш алып баручы затларга юнәлдерелә. Гомумән алганда, операция вакытында райондагы торак пунктларда янгын куркынычсызылыгы темасына җәмгысе 60тан артык халык җыены һәм очрашулар уздырылды. Аларда якынча 5800 кеше катнашты.
Йорт эчендәге мичләрдән файдаланганда түбәндәгеләр тыела:
– янып торучы мичне караучысыз калдыру һәм аны карауны балаларга йөкләү;
– ягулык сыйфатында ташкүмер, кокс, газ, нефтепродукт калдыкларыннан файдалану;
– янып торган мич янына 0,5 метрдан да якынрак йорт җиһазлары һәм башка яна торган әйберләр кую;
– мичне яндырып җибәрү өчен бензин, керосин, дизель ягулыгыннан һәм башка төрле тиз кабынып китүче сыекчалардан файдалану;
– вентиляция һәм газ юлларын төтен чыгару өчен куллану;
– киемне, утынны мич өстендә киптерү һәм утынны, йомычкаларны мич янында саклап тоту;
– тотен чыгару юлларын керамикадан, асбесцемент, тимердән эшләнгән торбалардан ясау.
Электр энергиясе белән эшләүче җиһазларны эксплуатацияләгәндә түбәндәгеләр тыела:
– зыян килгән розеткалардан, рубильниклардан файдалану;
– электр челтәренә көч китерү;
– кызып китүдән саклаучы җайланмалары булмаган электр плитәләреннән, чәйнекләрдән, үтүкләрдән, башка җиһазлардан файдалану;
– кулдан ясалган җылылык приборларыннан файдалану, кулдан ясалган, көчәнештән һәм кыска ялганыштан саклаучы җылылык регуляторларын куллану.
Газ җиһазларыннан файдаланганда түбәндәгеләрне үтәү шарт:
– газ приборларын урнаштыруны һәм ремонт эшләрен белгечләргә генә кушарга;
– төзек булмаган газ җиһазларыннан файдаланмаска;
– газның килүен контрольдә тотучы һәм җайга салучы приборлар төзек булмаганда яки сүндерелгән очракта газ җайланмалары белән эшләмәскә;
– йорт җиһазларын, башка төр янып китә торган әйберләрне газ приборларыннан 20 сантиметрдан да якынракка куймаска;
– янып китә торган материалларны газ котеллары, газ плитәләре өстендә сакламаска;
– өйдә газ баллоннарын тотмаска;
– газ исен сизү белән утны, электр җиһазларын сүндереп кабызырга ярамый. Иң элек газ кранын бөтенләй ябып куярга, конфоркаларның сүнгән булуына инанырга, тәрәзә-ишекләрне ачып бүлмәләрне җилләтергә кирәк;
– газ исе бетмәгән очракта бүлмәдән чыгып китәргә, күршеләрне кисәтергә;
– «04» хезмәтен чакырырга.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче иң нәтиҗәле тагын бер ысул – автоном рәвештә эшләүче, янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма кую. Аның ярдәмендә янгын чыгуны алдан кисәтергә һәм фаҗигаләрне булдырмаска мөмкин.
/ Фотолар күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев