Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кыю йөрәкле гүзәл лейтенант

Гүзәл затларыбыз һәр эштә, һәркайда уңганнар, тырышлар, җитезләр, күркәмнәр. Аларның барлык уңай сыйфатларын санарга сүзләр дә җитмәс. Кызларыбыз тормышыбызның яме, гаме. Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда алар аеруча матурлана, чибәррәк, нәзакәтлерәк күренә башлый. Чөнки яз бәйрәме, чәчәкләр һәм гүзәлләребез үзгә бер якты, җылы, ягымлы мохит тудырып, җаныбызны, күзләребезне иркәли.

Хатын-кызларыбыз кайларда гына хезмәт куймыйлар!? Алар булдыра алмаган бер эш тә юк кебек. Батыр, кыю кызларыбызга сокланмый мөмкин түгел. Участок вәкаләтлесе Ләйсән Хәмидуллина турында да мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Аның зифа, нәфис гәүдәсенә, чибәр, сөйкемле йөзенә карап кырыс хезмәт иясе, полиция лейтенанты дип әйтмәссең дә.
Ләйсән Мусабай-Завод авылындагы полиция участогында хезмәт итә. Аның карамагында өч авыл: Ташкичү, Кызыл Байрак, Мусабай-Завод. Бу авылларда халык аны яратып, «Безнең Ләйсән» дип йөртә. Ничек итеп курыкмыйча полиция хезмәтенә килеп эләккән соң бу кыз бала? Баксаң, ул сәүдә-икътисад колледжында укыган, аннан КФУда югары белем алган бөтенләй башка һөнәр иясе икән. Әмма аның йөрәгендә иярле ат яткан булса кирәк, Ләйсән Хәмидуллина 2020 елда Тукай районы эчке эшләр бүлеге ишеген кага. Аның кыю, тәвәккәл булуын, белемле, зирәк икәнен күреп эшкә кабул итәләр.
– Ул вакытта участок инспекторы кирәк булган. Мине Мусабай-Заводка билгеләп куйдылар. Үзем бит Чаллы кызы, әтием Теләчедән, әнием Башкортстанның Аскын районыннан. Башта әнием курыкты, борчылды, барма андый эшкә, кызым, диде. Әтием исә, киресенчә, горурланды, мине яклады, – дип сөйли үзе турында Ләйсән. – Хезмәтем җиңел түгел, әлбәттә. Көн саен авылларны урап чыгам, кешеләрнең зарын тыңлыйм, булдыра алган кадәр ярдәм итәм. 
Ләйсән югары юридик белем алырга хыяллана, Казан юридик иниститутына керергә документларын әзерли икән инде. Аның киләчәктә икьтисадый җинаятьләрне ачу бүлегендә эшлисе килә. Чөнки икьтисадны, сәүдәне бик яхшы белә, бөтен нечкәлекләрен аңлый.
– Мин аралашырга яратам, шуңа күрә кешеләр белән сөйләшүдә, аңлашуда кыенлык кичермим. Битлек режимы кергәч халык арасында күп йөрергә туры килде. Кемдер киреләнә, тыңламый, кемдер әйткәнне үти. Берәү, үчләшеп, кулымны машинасы ишегенә дә кысты.
– Ләйсән, менә шундый бәндәләрдән курыкмыйсыңмы?
– Мин бит үзем генә түгел, хезмәттәшләрем бар, курыкмыйм, – дип җавап бирде ул, елмаеп.
Ни булса да халык участок вәкаләтлесенә килә. Лейтенант Хәмидуллина аларның берсен дә борып җибәрми. Әле шушы араларда гына ике күршенең низагын чишәргә туры килгән. Берсе шәһәрдә вакытта икенчесе аның гаражын алган икән. Менә шунда «бүре дә тук, сарык та исән калсын өчен» участковый кирәк тә инде. Авылларда тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләрне дә участок вәкаләтлесе биш бармагы кебек белә. 
Полициядә хезмәт итү ир-егет эше кебек, әмма Ләйсән бу фикерне кире кага. Спорт белән шөгыльләнә, эчке эшләр хезмәткәрләренә куелган таләпләрне җиренә җиткереп башкара, физик нормативларны төгәл үти. Билендә – Макаров пистолеты. Аны бик тиз арада сүтеп җыя ала.
– Аллага шөкер, әле бер тапкыр да коралдан файдаланырга туры килмәде һәм килмәсен дә, – ди лейтенант Хәмидуллина. Әмма утлы коралдан бик төз ата икән үзе.
– Ир-егетләр коллективында эшләү кыенмы? – дип сорыйбыз Ләйсәннән. 
– Юк, – ди ул, – бик ярдәм итәләр. Өлкән участок полицейские Илдар Вәгыйзов һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтә. Һәрвакыт аның белән киңәшәбез.
Ләйсән Хәмидуллина кызы Эльзаның яраткан әнисе дә. «Гаиләгә буш вакыт каламы соң?» – дигән соравыбызга ул, елмаеп: «Кызым белән дәресләр әзерләргә, ял көннәрендә чаңгыга чыгарга да өлгерәм әле», – ди. Ул татар халык ризыкларын бик тәмле итеп әзерли икән, өйдәгеләрне бәлешләр, өчпочмаклар белән сыйлап торам, ди.
Аңа хәрби кием бик килешә, үзе дә, форманы бик сирәк салам, ди. Ләйсән машинаны да оста йөртә. 
– Полиция хезмәтен сайларга теләгән яшьләргә төптән уйларга киңәш итәм. Бик авыр хезмәт, физик яктан да, психологик яктан да әзер булу кирәк, – дип киңәшләрен бирә Ләйсән.
Районда менә шундый күркәм, әмма батыр йөрәкле полиция лейтенанты хезмәт куя. Без Ләйсән Хәмидуллинаны һәм эчке эшләр бүлегендә, хокук саклау өлкәсендә хезмәт итүче барлык гүзәл затларыбызны 8 Март белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев