Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Үзешчән артистларга рәхмәт

Бу тамашада Түбән Суыксу  җирлегенә кергән дүрт авылдан үзешчәннәр уйнадылар. Югары Суыксу авылы сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» комедиясе күрсәтелде.

Мәдәният йорты залы тамашачы белән тулы иде, олысы-кечесе, яше-карты тамаша карарга килгән. Спектакль башлануга андагы вакыйгалар эченә кереп киттек. Узешчән артистларыбызның осталыгына сокланырлык булды. Гөргөри ролен башкаручы Илфат Низамовны оста биюче буларак белә идек. 8 яшьендә Казан сәхнәләрен яулаган егет ул. Тамашачыны актерлык осталыгы белән шаккаттырды Илфат. Кәтринә ролендә мәдәният хезмәткәре Гөлия Вадигуллина , ирен хөрмәт итеп, аның һәр сүзен тыйнак кына җөпләп, әкрен генә үз сүзен дә әйтеп куючы зирәк авыл хатыны ролен бик оста гәүдәләндерде. Үринә ролен башкаручы музыкаль гаиләдә үскән Алия Мифтахова үзенең матур җырлавы, образны оста ачуы белән сокландырды. Эчкерсез ихлас күңелле гашыйк кыз ролен тәрбияче булып эшләүче Лилия Шәйхетдинова  оста  итеп ачып бирә алды.
Үринәгә күз атып йөрүче өч егет арасында ярыш башлана: Тукай районы КВН командасы егетләре Артур Зарипов (Микуш), Рамил Вагидуллин (Бәчке) һәм талантлы егетебез Инсаф Низамов (Җаграп) сәхнә тутырып биеп тә, җырлап та, көрәшеп тә күрсәттеләр. Якты юмор, профессиональ осталык белән башкарылган җыр, бию белән аралашып барган тамаша алкышларга күмелеп барды.
Димче җибәреп кызны сорату борынгыдан калган гадәт бит. Егетләр димчеләрне дә тапканнар. Ул әбиләр инде озак гомер кичергәннәр.Берсенең аяклары йөрми, икенчесенең хәтере начар. Ләкин үткән гомерләре хәтирәләрендә уелып калган. Йолаларны әйбәт беләләр. Бу нурлы йөзле, якты күңелле күркәм әбиләр ролен Надежда Логинова (Әүдәки), Венера Султанова (Палый) күңелләрне кузгатырлык итеп башкардылар. 
Үзенең  улын яклап сәхнә тутырып Гөрпинә (мәдәният хезмәткәре Инзилә Садыйкова) килеп чыгуга, зал аны гөр килеп, алкышларга күмеп каршы алды. Актер осталыгы үрнәге булды бу рольдә Инзилә.
Борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска, киләчәк буыннарга да тапшырырга, матур йолаларны дәвам итәргә, яшь парларга гаилә коруга зур җаваплылык белән карарга кирәклеген ассызыклап күрсәткән тамашадан күңелләребез яктырып, дөнья тагын да матураеп киткәндәй булды.
Үзешчән артисталарыбызга, спектакльне сәхнәгә куюга зур өлеш керткән Яңа Мусабай авылы кызы Нәфисә Исмәгыйловага, китапханәче Оркыя Арслановага, керәшен горф-гадәләрен, сөйләм теле узенчәлеген белеп ускән Надежда Логиновага, музыкаль бизәлешен куючылар Нурсинә Низамова һәм Ришат Вазиевка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алсу Арсланова,
Югары Суык-Су авылы
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев