Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мансур Сәхбеев: «Безнең эштә ашыгыч ярдәм дә, полицейский да булырга туры килә»

Биклән авыл җирлегенә керүче Кызыл Юл авылында туып-үскән Мансур Шакирҗан улы Сәхбеев тормышын туган җире белән бәйләгән. Биклән авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаруына да ике дистә ел булган. Ватанпарвәр Мансур Сәхбеевның тырыш хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли. Үткән атнада район авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында күпьеллык тырыш хезмәте өчен Мансур Сәхбеевка район башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Рәхмәт хаты»н тапшырды.


– Мансур Шакирҗанович, алтын юбилеегызга кырык еллык эш тәҗрибәсе белән килүегезне ишетеп белә идек. Сугыш чоры балалары, билгеле, балачактан колхозның барлык авыр эшләрен җигелеп тартканнар. Без аны гадәти хәл итеп кабул итәргә күнеккәнбез. Ә инде җитмешенче елларда туган кешенең балачактан ук колхоз эшендә ихластан эшләве сирәк күренеш. Нишләп бик иртә хезмәт юлын башларга туры килде? 
– Чынлап та, хезмәт юлым ун яшьтән башланды. Мәктәптән кайткач әтием янына – умарталыкка элдертә идем, табаным гына ялтырап кала. Бик яраттым мин умарталыкта әвәрә килүне. Бал кортларының телен аңлау сабый чактан сеңеп калган аңыма. Гөжләүләренә карап аларның кәефен чамалыйсың. Күч аерган вакытта аларны тубалга җыеп алулар, бал аертулар... Бу стихия мине үзенә тулысынча «йота» иде. 
Мәктәпне тәмамлагач турыга умарталыкка юл алдым. Аннары, совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, яраткан эшемне дәвам иттем. Бер ара Чкалов колхозында, «Биклән» җитештерү кооперативында инженер булып эшләдем. Утыз яшемдә ул чагындагы район башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, авыл советы председателе вазыйфасын тәкъдим итте. Туган-үскән, урта белем алып олы тормыш юлына аяк баскан җиремдә, белгән-күргән кешеләр белән аңлашып эшләрбез дип, тәвәккәлләп шушы эшкә алындым. 


 – Биклән авыл җирлеге җырлы чишмәләргә бай. Ул нигъмәтнең җаваплылыгы да бар бит әле. Бу яктан ниләр эшлисез? 
– Чишмәләр төзекләндерү программасы буенча «Таттелеком» җәмгыяте  авылыбыздагы «Сабантуй чишмәсе»нә икенче яшәү сулышы өрде. Бу эштә җырчы якташыбыз Илнар Сәйфиевнең, шигъри яңгырашлы «Чүрмәнтәй чишмәсе»н төзекләндерүдә авылыбызның имамы Мөдәфис хәзрәт Ахуновның игелекле хезмәте керде. Туган авылын яраткан халык, чит җирләрдә яшәгән якташларыбыз да бу изге эштән читтә калмады. «Мәхәббәт чишмәсе»н төзекләндерүне изге Рамазан аенда башлаган идек, бик матур итеп төгәлләдек. Бу эштә район данын яклаучы спортчылар зур тырышлык куйды. Аерым-аерым исемләсәң кем дә булса әйтелмичә калуы бар.  Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Быел «Таш чишмә»не төзекләндерергә ниятләп торабыз. Бу юлы хәленнән килгәнчә – «кемдер төймә, кемдер дөя» белән ярдәм итәр дип уйлыйм. 


– Табигый хәзинә: уңдырышлы кара туфрак, урман-болыннар, елга-күлләр, чишмәләр – зур байлык. Ә иң зур байлык – кешеләр. Инсанның да әдәпле-әхлаклысы, уңганы-булганы, намуслысы – бәһасез байлык. Бу яктан караганда да Биклән авыл җирлегенең горурланырлыгы бар. Алар хакында даими рәвештә газетабызда язып торабыз. Четерекле, җаваплы эшегездә таяныч булырдай кешеләрдән кемнәрне атар идегез?
– Равил Миңнехуҗин – юмарт, ярдәмчел кеше. Ул үзендә булган нигъмәт белән бүлешә белә. Сабантуй оештырганда, Җиңү бәйрәмен, өлкәннәр көнен билгеләп үткәндә җирлектә яшәүче өлкәннәргә крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән табигый һәм сыйфатлы ризыклар тутырылган пакетлар, бүләкләр өләшә. Техника белән ярдәм итә – кирәк булган саен бульдозерын, экскаваторын бирә. Мисал өчен, авылга керү юлындагы автобус тукталышына бетон салганда ярдәме зур булды. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Авылыбызда табигый байлык – «Биклән балчык карьеры» бар. Авыл халкын азмы-күпме эш белән тәэмин итә торган урын булуы белән дә, төрле чаралар уздырганда һәм эш башкарганда ярдәм итүләре белән дә алар мактауга лаек.


 – Зур шәһәрләрнең йокы районнары бар бит инде. Ни кызганыч, авыл да шуңа охшаш көн кичерә – сала халкының күпчелеге калага йөреп эшли. 
– Безнең җирлектә дә шул хәл күзәтелә. Образлы итеп әйтсәк, иртән авылдан эшелоны белән шәһәргә чыгып китәләр, кич эшелоны белән кайтып керәләр – күчмә кошлар сыман. Бездә 700 хуҗалык теркәлгән, 2100 кеше яши. Күпбалалы гаиләләр теркәлеп яши башлагач хуҗалыкларның саны мең ярымга җитәчәк. Биклән авыл җирлеге территориясендә Тукай районында яшәүче күпбалалы гаиләләр өчен 1010 кишәрлеккә хисаплап 200 гектар мәйданда җир бүлеп бирелде. Сигез урамга бүленгән шул җирдә 24 чакрым озынлыкта юл салынырга тиеш. Бүгенге көндә бер километр озынлыкта вак таштан юл салынды. Быел өч километр юл салу күздә тотыла. Дәүләт программасы буенча 40 километр озынлыкта газүткәргеч, 4 ГРП – газ бүлү пункты төзелеп килә. Бу урамнарда яшәүчеләр газлы булачак. 


 – Күпчелек район авылларына хас булганча, сезнең җирлектә дә чиста су проблемасы бар. Бу мәсьәлә уңай хәл ителерме? 
 – Хәзерге вакытта артезиан суын файдаланабыз. Дөресен генә әйткәндә, бу су сыйфаты белән дә, микъдары-күләме белән дә тиешле таләпләргә туры килми. Аеруча эссе җәй айларында халыкны тулысынча су белән тәэмин итү авырлаша. Район башлыгы һәм администрациядәге төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бу мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзлиләр. Яр Чаллыдан Әлмәт шәһәренә кудырыла торган суүткәргечтән авыл эченә суүткәргеч тоташтыру күздә тотыла. «Чиста су» дәүләт программасы буенча шушы елларда бу катлаулы мәсьәлә хәл ителер дип өметләнәбез. 


– Егерме ел авыл җирлеге башлыгы булып эшләү чорында «Никләр генә бу эшкә алындым икән?» дигән үкенечле уйлар килгәне булмадымы? 
 – Булмаган ди?! Кемгәдер яхшылык эшлисең, ул синең изгелегеңне гомергә онытмый, рәхмәтле була белә. Арада шундый кешеләр очрый һәм, әйтергә кирәк, күпчелек очракта кулыңнан килгәнчә аңа булышасың. Һәм синнән генә тормаган сәбәп аркасында бер тапкыр гозерен үти алмыйсың – менә шуны күтәрә алмый инде, җай чыккан саен исеңә төшерә. 
Бер караганда, эш фронты билгеле, халкы чит-ят түгел, барлык проблемалары да күз өстендәге каш сыман күренеп-беленеп тора. Ләкин... Ләкине бар шул безнең эшнең. Беренчедән, балачактан таныш булган авылдашыңа кимчелеген әйтү, начар гамәленә карата кисәтү ясау – бик авыр нәрсә. Ә бит тормышта барысы да ал да гөл түгел. Яшьләрнең генә түгел, тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән кешегә дә тиешсез гамәлен әйтергә, вәгазьләргә тиеш буласың.
Алты-җиде ел элек республикада үзара салым программасы эшли башлады. Бу программа халыкның тормыш-яшәешен яхшырту ниятеннән чыгып эшләнгән. Бикләндә тугыз күпкатлы йорт булып, 89 фатирда кеше яши. Алар үзара салым акчасын җыйганда актив катнашалар. Ни кызганыч, үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр бу яктан сүлпәнлек күрсәтә. Югыйсә,  халыктан җыелган акчаның дүрт тапкыр артып кайтуын һәм шул акчаның үзләре файдасына тотылуын да беләләр. Мисал өчен, Кызыл Юл, Бакчасарай, Биклән урамнарын светодиод лампалар яктыртып тора. Урам баганаларына 380 заманча лампа куеп, электр энергиясенә байтак экономия ясалды. Үзара салым акчасына юллар төзекләндерелде, тротуарлар салынды, балаларга уен мәйданчыгы ясалды, зиратка койма тотылды. Каберстандагы картайган, корыган куак-агачлар киселде, чүп-чардан чистартылды. Зират – һәммәбезнең дә барасы ахыргы йорты. Аны карап, чистартып тору – һәр кешенең изге бурычы. Кайбер авылдашлар бу мәсьәләгә карата да битарафлык күрсәттеләр. 


– Халык белән яхшы мөгамәләдә тору өчен психолог та, дипломат та булырга туры килә. Телегезне тешләп калган чаклар еш буламы?  
 – Ике дистә ел эчендә андый чаклар еш булды. Безнең эштә авыл һәм анда яшәүче меңләгән халык өчен җавап бирәсең. Кайдадыр су торбасы шартласа да, янгын чыкса да, кемгәдер бәла-каза килсә дә, иң беренче булып авыл җирлеге башлыгы «ут йота». Кайчагында ашыгыч ярдәм, кайвакыт полицейский хезмәтен үтәргә туры килә. Үзара нидер бүлешә алмыйча дошманлашкан кешеләрне килештерү ягын карыйм. Ут күршеләрнең үзара тыныша алмыйча бер-берсе өстеннән шикаять язуы күңелдә авыр тойгылар калдыра. Өч көнлек бу фани дөньяда без кунак кына. Бер-берең белән аңлашуның төрле юллары бар. Дөнья малы өчен өзешеп, тавыш-гауга куптарып сәламәтлекләрен какшатканчы үзара гафу үтенеп, бер-берсен кичереп һәм уртак фикергә килеп дуслашуның өстенлеген нишләп аңламыйлардыр. Авылыбызда иман нуры балкытып торган мәчетебез, һәрвакыт гыйлем һәм тәрбия бирергә әзер мөгаллимнәребез бар. Теләге булган кешеләр анда белем ала, гыйбадәт кыла. Кеше гомере буе үз-үзен тәрбияләп яшәргә тиеш. 


– Яраткан шөгылегез? Ял вакытында ниләр эшлисез? 
 – Дөресен генә әйткәндә, ялны мин бер эшне икенчесе белән алыштыру дип кабул итәм. Тизләнеш, тизлек чорында буш вакыт дигән төшенчә бөтенләй бетте сыман. Илле яшь! Болай караганда күп кебек – ярты гасыр бит инде ул. Ә миңа калса, биш ел кебек үткән дә киткән ул гомер. Яшьлектәге хыялларның тормышка ашканы, алга куйган максатларның үтәлгәне байтак. Әле яшисе дә яшисе, эшлисе дә эшлисе. Аллаһ Тәгалә гомер биргән булса игелекле эш-гамәлләр кылу максаты белән яшим. Мал-туар асрап, бакча тотып, үз йортың белән яшәгәч, акыл хезмәте белән физик эшне аралаштыру һәм күңелеңә якын шөгыль табуның бер авырлыгы да юк. Кызыл Юлдагы төп йортны – туган нигезне яшәтәбез, Аллаһка шөкер. Анда умарталыгыбыз бар. Бикләндә дә йорт-җир, каралты-кура тотабыз. Ике улыбыз да үзаллы яшиләр, гаиләләре белән кайтып ярдәм итеп торалар. Хатыным Альбина эшемнең четерекле якларын аңлый, гаилә җанлы. Бүгенге көндә, Аллаһның биргәненә шөкер, гаиләмнән дә, эшемнән дә канәгатьмен. Кем әйтмешли, рәхәтләнеп эшемә барам, сөенә-сөенә өемә кайтам. Җан һәм тән саулыгы, күңел тынычлыгы булса – иң бәхетле кеше инде син. Менә шушы нигъмәткә шөкер итеп яши белү дә бәхет.  
/ Фото Мансур Сәхбеевтан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев