Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Файдалы да , күңелле дә булды

Боерган авылының "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында әдәби- тематик кичә уздырылды. 

Авылыбыз остабикәсе Миннебәнат абыстай хәер фатихасы белән мәҗлесне башлап җибәрдек. Анда сәламләү сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова һәм район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева чыгыш ясадылар. Мөхтәрәм кунакларыбыз, Татарстан Республикасы мөселман хатын- кызлары берлеге әгъзасы, Тукай муниципаль районы мөхтәсибәтенең уку- укыту бүлеге мөдире Фәридә Шәрипова "Ислам нуры күңелләрдә"дигән, ә  Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әминә Хисамова "Коръән-халкыбызның үткәне һәм киләчәге" дигән темаларга бик тэәсирле итеп сөйләделәр.
"Яран гөл" фольклор ансамбле авылның зур абыстае мәрхүмә Маһинур апаның , ирен сугышка озатканда язган бәетен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый - тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Бубыйның нәсел шәҗәрәсе нәкъ менә Чебенле авылыннан башлана . Аның әнисе - Минзәлә районы Чебенле авылы имамы һәм мөдәррисе Иманкул-хәзрәт кызы , милләт анасы-Бәдерлебанат абыстай Чебенле (Тойгузино) авылында дөньяга килгән. Патша хөкүмәте мөселман хатын-кызларына белем бирү турында кайгыртмаган. Татар хатын-кызлары өчен мәктәпләрнең иң беренчесе – Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый тарафыннан ачыла.
Мохлисә Бубый тормышын чагылдырган Ркаил Зәйдулла ның "Үлеп яратты" әсәреннән "Мөхлисә Бубый монологы"н Гөлсәрия  Сәхәбиева бик сәнгатьле итеп сөйләп , халыкка җиткерде.
Кичәбез ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.Барлыгы алтмышка кадәр кеше катнашты, Күзкәй, Калмия авылы җирлекләреннән дә кунакларыбыз бар иде, бик канәгать булып, рәхмәт әйттеләр.
Ифтар мәҗлесен уздыруга үзләреннән өлеш керткән барлык игелекле кешеләргә авылдашларыбыз исеменнән рәхмәт әйтәбез! Рәхмәт фәрештәләре исә теләгән теләкләребезне, башкалар хакына дип ниятләнгән матур-күркәм, файдалы-кирәкле, бәрәкәтле-яхшы эшләребезне игелекле-саваплы гамәлләребез хисабына язып куйсын !
Флүзә Сәлимова,
Боерган авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев