Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Һөнәрленең кулы алтын

Әти кеше, элгәреге чорда, шәһәргә яисә район үзәгендәге базарга, ярминкәгә барырга җыенса, хатын-кыз таифәсе төсле чигү җепләре – мулинә алып кайтуын сорый торган булган.  Уңны сулдан аера белүгә кыз баланы энә-җеп белән эш итәргә өйрәтү – әни, әбиләрнең зирәклеген, хикмәт белән тормыш алып баруларын күрсәтә. Җиткән кызларның бирнә сандыгында таслап салынган чигүле урын-җир әйберләре, бигрәк тә мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, баш-башлары чигелгән сөлге-тастымаллар – затлы әйбер булу белән беррәттән кәләшнең уңганлыгын-булганлыгын дәлилләүче хәзинә дә булган.

Төсле җепләрдән иҗат ителгән «әсәрләр» Нәкыя Газетдин кызы сабый чагыннан кул эшләре тота: әнисеннән, апаларыннан бәйләргә, чигәргә, тегәргә өйрәнә. «Әни палас суга торган иде. Келәм сугу – бик булган, түзем кешеләр генә башкара торган эш ул. Зур сабырлык кирәк аны ахырына җиткерү өчен», – ди Нәкыя ханым палас сугуның авыр хезмәт булуын раслап. Ә инде эшләп бетергәч күз явын алырлык «әсәрләр» барлыкка килә. Күпмеләр кешенең өен бизәгән аның кул эшләре? Күпмеләр кешенең аяк-кулын җылыткан ул бәйләгән оекбаш-бияләйләр?! Аны кем санаган да, кем исәпләгән?!. Энә белән рәсем ясаучы туташ авылдаш һәм тирә-як авыллардагы җиткән кызларның бирнә сандыгын чигүле әйберләр белән баетуда зур өлеш керткән. 
 – Кечкенәдән кул эшенә махир булдым. И-й, мин бәйләгән, чиккән әйберләр. Элек бит кызлар бирнәсендә чигешле әйберләр була иде. Хәзергечә итеп әйтсәк, заказга күп әйбер чиктем. Намазлыклар да милли чигешләр белән бизәлгән чорда яшәгән әбием, әниемнең кул эшенә осталыгы буыннан-буынга күчеп килде. Кул эшләремне кибеткә алып барып ризыкка алыштырган заманнар да булды. Кул эшен тоту сәбәпле ач булмадык ди алтын куллы һөнәр иясе.
Нәкыя ханымның чигешләрендә – күңел байлыгы. Иркен йортының диварларын, өстәл-урындык, карават-диваннарны  бизәп торучы кул эшләнмәләре өйгә кергән һәр кешедә соклану хисләрен уята. Ак кышларның үзгә матурлыгы булса да, күңел, нишләптер җәйләр матурлыгын сагына. Әнә шул чагында Нәкыя ханымның өенә кергән кешенең  күзләре сәнгать дәрәҗәсендәге кул эшләрен күреп күңеле белән урман-кырларда, болыннарда «сәяхәт итеп» ала. 

Балаларым – таянычым, мактанычым
Нәкыя ханымның Казаклардан бирегә килен булып төшүенә озакламый алтмыш ел була икән. «Алты дистә елга якын вакыт искән җилдәй җитез генә узып та киткән. Ике улым һәм кызым үзләре инде әби-бабай булдылар. Тормыш иптәшем белән матур яшәдек. Ирем – Фәнирем, дөнья бәясе кеше булды. Каенанам – бар эшкә дә булган иде. Каенатам ясап биргән туку станогында палас сугып, бәйләм бәйләп гаиләне бөтәйтте. «Килен каенана туфрагыннан» диләр. Хак сүзләр. Яшьли килдем мин бу нигезгә килен булып. Бар эшнең дә җаен белеп бетермисең яшь чагында. Каенанам белмәгәнемне гаеп итмәде, «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла» дип, йомшаклык белән эш җаена төшендерде. Күркәм холыклы, эшкә булган ата-анаң, ирең янәшәңдә булганда тормыш авырлыгын бергә күтәрәсең. Балаларым да әтиләренә, әби-бабаларына охшаганнар – агачка да, тимергә дә «җан өрәләр». Үземнең әтием Газетдин – чулак иде, сугыш елларында Ижауда корал заводында эшләде. Аннан кайткач тимерче алачыгында хезмәт куйды. Тимерче – бик кирәкле һөнәр. Тырышлык, сабырлык таләп итә торган хезмәт икәнлеген без аңлап үстек. Шулай булса да, абый әткәм  һөнәрен сайлады. Абый әтидән калган алачыкта «утны сүндермәде»  –  тимерчелек гөрләп эшләп торды. Аннары абыйның улы бу эстафетаны кабул итеп алды. Ләкин... Колхозлар таралды, тимерче алачыгында «утлар сүнде», кайнар мичнең көле генә утырып калды», – дип сөйли урта мәктәпнең сигезенче классын тәмамлаганнан соң фермада сыер сауган, бозаулар караган, аннары кошчылыкта хезмәт куйган – үрдәкләр үстергән Нәкыя ханым колхозларның таралуына җаны әрнеп. Утыз елга якын терлекчелектә эшләгән, басу-кырларда чөгендер иккән хезмәт кешесенең җан авазы инде ул. – Балачактан эшләп үстек –  бишенче-алтынчы сыйныфта укыганда тары басуында чүп утадык. Чүп үләнен «Уфалла» арбасына салып өйгә алып кайта идек. Бу ике яклап та файда булган. Чүпнең орлыгы яисә тамыры калса ул бик тиз алынып китә. Менә шуның өчен чүп үләнен басу тирәсендә калдырырга ярамый. Чүп дисәң дә, ул бит яшел үлән – мал азыгы. Көтүдән кайткан мал ябырып ашый аны. Балаларым мәктәп елларында җәйге каникулны басуда уздырдылар – ел саен 3 гектар 80 сотый җир бүлеп бирәләр. Балалар белән чөгендер җирен эшкәртә идек. Балага көче җиткән эшне йөкләргә кирәк, – ди балаларын әдәпле, тырыш итеп үстергән ана. 
Гомере буе авылда яшәүче, сала сулышын һәр күзәнәге белән тоючы Нәкыя апа – табигать баласы. Җәй, көз айларында урман-болын нигъмәтләрен җыярга ярата.  Бакчасында җир җиләге дә кура җиләге пешә, карлыганы, чиясе, алмасы, миләше-баланы өлгерә. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә, шулардан кышлыкка төрледән-төрле ризык ясарга да һәвәс ул. Парлы-ярлы тормыш иткәндә – ире исән чагында, абзар тутырып мал-туар, кош-корт асраганнар. Сөтле чәй яратучы ак әби әмәлен тапкан – бик акыллы сөтлебикә – Иркә исемле кәҗә асрый. Без килгән көнне районнан килгән белгечләр Иркәне паспортлы иттеләр. Уңган-булган хуҗабикәнең тавыклары ел әйләнәсенә йомырка сала. Шулай булмыйча, алар – сыйлы, тәрбияле. 

Уллары-киленнәре – район горурлыгы
Милләтебез мактанычы булган балалар тәрбияләүдә күркәм холыклы, бар эшкә дә булган әти-әни һәм әби-бабайларның дәһеле искиткеч зур.  «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ә хатын-кызга аннан да күбрәк һөнәр белү кирәк» дип үстергәннәр Нәкыя белән Фәнир Гыймазетдиновлар балаларын. Шуңа да, алар: мичче дә, тимерче дә, балта остасы да, чигүче һәм эрләүче-бәйләүче дә, пешекче дә, рәссам да, гармунчы да, җырчы да ... Иң мөһиме, алар – чын Кеше. Һәрвакыт гадел, туры сүзле, ихлас булып калучы...  
–Улларыгызның җыр-моңга һәвәслеге дә нәселдән килгән асыл сыйфатмы? – дип кызыксынам.  
– Назирга бер яшь иде. Әтисе Шәрләрәмәгә барып гармун сатып алып кайтты. Әкренләп кенә бала уен коралы белән кызыксынды һәм шул шөгыле аны Алабуга культура-агарту училищесына илтте. Фәнир – улыбызга әнә шулай, сабый чагыннан, булачак һөнәренә юлны күрсәтте. Бүгенгесе көндә улым «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен йөртә. Назыйм да бик оста уйный гармунда. Бабайлар моңлы итеп җырлаган. Әби-әниләр ирләр янында җыру сузмасалар да, хатын-кызлар таифәсе алдында әдәп белән мөнәҗәт әйткәннәр. Яшь чагында мин дә җырлаштырдым,  – дип Нәкыя ханым улларына атап чыгарган җырын көйләп күрсәтә. Бу җырында улларына – газизләренә карата ананың чиксез мәхәббәте дә, бәгырь җимешләре белән горурлану да чагыла. 
– Киленнәрдән уңуыгыз белән дә сез бәхетле,  – дим Нәкыя апаның күңел кылларын тартып. 
– Әлхәмдүлилләһ. Аллаһка исәпсез-сансыз шөкер итәм: улларым һәм кызым – йөз аклыгым, киленнәрем – кызларым кебек якын. Ир баланың хатыннан уңуы ана өчен әйтеп бетергесез шатлык. Нәзирнең тормыш иптәше Дилбәр районга билгеле шәхес. Яңа Бүләк авылында улым клуб директоры, киленем – сәнгать җитәкчесе. Алар ирле-хатынлы районда гына түгел, республикада, хәтта Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясаган мәдәният хезмәткәрләре.  Назыйм улым гомере буе авылда хезмәт куйды. Хатыны – Энҗе киленем, утыз ел Теләнче Тамак мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның һәммәсе – дүртесе дә утыз елдан артык шушы җирдә, шушы район халкына хезмәт итә. Кызым Сарман районына тормышка чыкты, тормышы җитешле, ни кызганыч, киявем генә вафат булды. Шунысы өчен дә бик сөенәм – ул-киленнәр, кызым үзара дус-тату, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Бәйрәмнәрдә төп нигезгә җыелабыз. Иркен өебез шатлыкка чума,  – ди Аллаһ биргән олы нигъмәтләргә шөкер итә белүче Нәкыя апа. 
– Кул эшенә осталыкны буыннан-буынга тапшыру өчен аның җеп очын югалтмасагыз иде инде Нәкыя апа. Оныкларның кул эшенә маһирлыгы сизелмиме? – дим. 
 – Кыз оныкларым чигүгә тартылалар. Барысы да чигелгән әйберләрне бик яраталар. «Әбекәй, синең өең бигрәк матур инде» дип сокланалар»,  – ди  7 оныгы һәм 7 оныкчыгы булган дәү әни. 
***
Хан сараена биргесез ямь бар бу өйдә. Нурлы өй. Шуңа да аннан чыгасы килми. Күрше-тирә, алай гына да түгел, авылның барлык карчыклары бирегә җыела – рәхәтләнеп аралашалар, җыр-моң белән күңелләрен баеталар.  

Рөстәм Зәкиев фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев