Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Объектив” агитбригадасы кырда булып кайтты

Бүген район кырларында урып-җыю тулы куәткә бара. Кнәз авылының мәдәният йорты каршында оешкан "Объектив" агитбригадасы хезмәтчәннәре кыр батырлары янында басуда булып кайттылар.

- Төш вакытында комбайнчыларга матур концерт программасы күрсәтә алдык. Аларга үзебезнең иң яхшы җырларыбызны, шигырьләребезне бүләк иттек. Рәзинә Әитова, Тамара Багаева, Мәдинә Сабирова, баянчы Сергей Захматов башкарган җырларны игенчеләр җылы кабул итте, - дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Реклама

- Аерым рәхмәтне пешекче, шулай ук артисткабыз Тамара Багаевага әйтәсе килә. Ул комбайнчыларны, машина йөртүчеләрне тәмле ризыклар белән генә сыйлап калмый, аларга җырлар да җырлый. "Объектив" агитбригадасы ул көнне бөтен кешенең кәефен күтәрде, ә кыр эшчәннәре безне тагын үзләре янына чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агитбригада

2
X