Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күршеләргә кунакка

Кыш айлары - авыл халкы өчен бакча эшләре тынып мәшәкатьләре кимегән чор. Тик шулай булса да, безнең Иске Абдулда ямансулап утырырга вакыт юк. "Шатлык" ветераннар клубын гына алыйк.

Яңа ел алдыннан Күперле, Калмаш, күрше Сәмәкәй, Сәет авылларына барып, өлкәннәр белән очрашу кичәләре үткәреп кайттык та, 18 гыйнварда үзебезнең мәдәният йортында аларны кунакка чакырдык. Җылы мохитта үтте бу очрашу. Мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева (ул үзе тумышы белән Сәет авылыннан), сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова (ә ул Сәмәкәйдән) бу чараны бик матур әзерләгәннәр.

Очрашуга килгән ветераннар талантларын күрсәтте, "Гиндукуш" музеенда булды. Табын артында да аралашулар дәвам итте. Шунысы аерым игътибарга лаек: кичәдә ике авыл җирлеге башлыгы да катнашты, бу аларның өлкәннәрне хөрмәт итүен күрсәтә дияр идем. Район ветераннар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина мондый очрашуларны оештыруның кирәклеген ассызыклады. Киләчәктә дә күршеләр белән аралар суынмасын иде дигән теләктә, очрашуны оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралышты өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев