Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гомер буе тырыш булды, диләр аның хакында

Аны Шилнәбаш һәм Сәмәкәй авылы халкы киң күңелле җитәкче буларак белә. Иртә таңнан фермада булыр, үзара киңәшләшеп эшне оештырыр, һәр яңалыкны кертергә тырышыр, эшче соравына игътибарлы булды дигән бәяне "Чаллы" терлек симертү совхозына барып чыккач, терлекчелек цехы башлыгы, зоотехник Рәҗәп Мизхәт улы Мирзаяновка карата ишеттем. Көннәр кышка авышкан вакыт иде....

Аны Шилнәбаш һәм Сәмәкәй авылы халкы киң күңелле җитәкче буларак белә. Иртә таңнан фермада булыр, үзара киңәшләшеп эшне оештырыр, һәр яңалыкны кертергә тырышыр, эшче соравына игътибарлы булды дигән бәяне "Чаллы" терлек симертү совхозына барып чыккач, терлекчелек цехы башлыгы, зоотехник Рәҗәп Мизхәт улы Мирзаяновка карата ишеттем. Көннәр кышка авышкан вакыт иде. Такта белән тышланган озынча утарда берничә мең үгез асрыйлар. "Декабрь урталарында һәркайсын 400-500 килограммга җиткереп, ит комбинатына тапшырабыз", - дип таныштырды Рәҗәп Мирзаянов. Эшнең уңай баруы, терлекчеләрнең үз эшләрен яратып башкаруы турында яратып сөйләгән иде ул чакта.

Реклама

Актаныш районы, Чиялек авылында дүрт балалы гаиләдә туа. Әтисе исән булса да, аерылып икенче гаилә белән яши. Шуңа күрә тормыш арбасына яшьләй җигелә. Пучы урта мәктәбендә яхшы укучылардан саналса да, 8нче сыйныфтан соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына керә. Зоотехник белгечлеге алып, Чиялегә кайта, фермалардан кайтып керми, продукция җитештерүне арттыруга җиң сызганып тотына. Егетнең тырышлыгын күреп, "Айман" совхозы идарәчесе итеп күтәрәләр. Һәм 1986 елдан КамАЗ авыл хуҗалыгы зонасына, Тукай районы Чаллы совхозының баш зоотехнигы итеп билгелиләр. Анда 18 ел хезмәт куйганнан соң, Рәҗәп Мирзаяновны "Ленар" күмәк хуҗалыгы рәисе итеп сайлап куялар. Күпмедер вакыттан соң халыкка гадел мөнәсәбәтен күреп, Рәҗәп Мизхәт улын авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Кайда гына эшләсә дә, аның кылган уңай гамәлләре күп. Гаиләсе үрнәк. Хатыны Мәйсәрә белән 35 ел бергә гомер кичерәләр. Бер-берсен аңлашып, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары тәүфыйклы, югары белемле: төпчек уллары Рамил Казан дәүләт федераль университетын тәмамлый. Кызлары Резидә, уллары Радик үз гаиләләрен корып, укып алган һөнәрләре буенча җитәкче урыннарда эшлиләр. Ял көннәрендә балалары-оныклары, кияү-килене: "Исән-саулармы, әти-әни, әби-бабай", - дип шатланышып кайтып җитәләр. Гаилә башлыгы Рәҗәп Мирзаяновның 60 яшь тулган көнендә, 2 апрельдә дә өй эче оныкларның һәм балаларның күңелле шау-шуы, шатлыклы тавышларыннан гөрләп торыр. Гомер агышының бер мизгелендә чабыш атларыдай үткән елларны барлыйсың, аның бәхетле, шатлыклы көннәренә, кешеләргә игелек кылуыңа куанасың. Ә андый көннәр синең тормышыңда күп булган, Рәҗәп Мизхәтович, гомер бәйрәмең котлы, мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X