Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Әниебез белән горурланабыз

Чәчләребезгә чал кереп, Инде үзебез дә оныкларыбыз Өчен әби-бабайлар булып Җитешсәк тә, Әнкәй канаты астында булу, аның хәер-фатыйхасын тоеп яшәү Рәхәт. Мондый бәхетне Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга бирсен икән.

Һәркем өчен үз әнисе якын, үзенеке кадерле. Без дә шулай ягымлы, олы җанлы, кайгыртучан һәм изге күңелле әнкәебез булу белән бәхетле. Сүз - бүгенге көндә районыбызның Колыш авылында яшәүче Разия Салих кызы Закирова турында. 7 апрельдә әнкәебез үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшь тулуны билгеләп уза. Без - балалары - барыбыз да аның әле бүген дә тулы канлы тормыш белән яшәп ятуына сокланабыз: кош-корт тота, кәҗә асрый, иртә яздан ук үсентеләр утыртып, җәен яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә, аш-суга да бик оста, гөлләр ярата һәм ... күзлексез генә газета-журналлар укый. Кыскасы, йорт дигән армиянең "главнокомандующий" вазыйфалары әле дә аның кулында.

Әнкәебезнең бүгенге дөнья гаме белән яшәвенә сокланабыз! Тормыш турында фәлсәфәсе әле дә ныклы аның: әдәп-әхлак, гореф-гадәт, тел һәм дин кебек мәсьәләләрдәге тайпылышларга битараф түгел ул, бүген бар нәрсәгә акча күзлеге аша карауның, кесә тулылыгының күңел бушлыгына китерүенә борчыла. Һәрдаим яңалыклар тапшыруын карап барырга тырыша. Көндәлек кереп торган хәбәрләргә 90 еллык тормыш тәҗрибәсен дә өстәсәң! Тәҗрибә дигәннән, бер гасырга якын сузылган аның тормышы. Яхшысы да, яманы да булган. Күңелендә аеруча уелып калганнары, кичерелгәннәре турында искә алып: "Бик иртә гүр иясе булган абыем Мәхмүт, сеңлем Мария, сугыш кырында 44 яшендә үк һәлак булып калган әткәем Салих өчен Аллаһы Тәгалә бүләк итеп биргәндер инде миңа бу гомерне", - ди ул үзе. Гомеренең иң матур, гүзәл чоры - яшьлегенең сугыш сөреме каплаган кара көннәргә туры килүен бүген дә күз яшьләрсез сөйли алмый әнкәй.

Әйе, гомере намуслы хезмәттә узганнарга хас булганча, әле дә иртә таңнан кичкә кадәр ул-киленнәренең, күпсанлы онык-оныкчыкларының борчу-мәшәкатьләрен уртаклашып яши ул. Әнкәебез йомшак күңелле, ярдәмчел, юмарт кеше. Шуның өчен аны күрше-тирә, авылдашлары һаман да "Разия апа" дип сөйләшәләр. (43 ел укытучы булып эшләде). Бик тә бай, җор телле, җөмләләре төзек, фикер сөреше һәм хәтеренә таң калырлык: авылдагы һәр гаиләнең 3-4 буын вәкилен исемләп-барлап, яшәгән чорына бәйләп, аерым характерларын искә төшереп сөйли ала.

Озак яшәвенең серен ул күңелендәге каралык булмау, гайбәт сөйләмәү, байлыкка кызыкмау, кеше белән кычкырышмау белән аңлата. Үзенең нәсел дәвамчысы буларак, безгә - балаларына да якты дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтә. Тормышыннан канәгать ул: "Аллага шөкер. Зарланмыйм, китап зарланырга кушмый. Аллаһы Тәгалә иң зур байлык - саулык биргән, шөкер, 90 яшькә җиттем: ишетәм, күрәм, йөрим, башым эшли, укыйм. Пенсия килеп тора, җылы, ут бар, дигәндәй. Фани дөнья оҗмахында яшим. Дөньялар тыныч, бәндәләрне кайгы-хәсрәт, афәттән сакласын Ходаем".

Без әнкәебезне бер дә ялгыз калдырырга тырышмыйбыз. Ял-бәйрәмнәрдә аның кырында балалары, оныклары. Ә һәр елны аның туган көнендә 30-35 кешелек табын хәзерләп куябыз. Өй тула, өстәл яны түп-түгәрәк була. Хәзер бит инде оныклары да башлы-күзле, гаиләләре белән кайталар. Сизеп-күреп торабыз: балаларының, тату бер гаилә булып, туган йорт-нигезгә җыелулары әнкәй күңеленә бик хуш килә. Ә безгә - балаларына - моннан да артык куаныч-шатлык бармы соң тагын?

Әнкәй! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. Үзеңнең алтыннарга да сатылмаган киңәшләреңне, үгет-нәсыйхәтләреңне бүген дә безгә бик юмарт өләшә алуыңа без сөенәбез, сиңа бик тә рәхмәтлебез.

Әнкәй!

Күңел синең һәрвакыт көр,

Рухың синең нык булды.

Яшәү дәрте зур булганга

Реклама

Бүген туксаның тулды.

Дүрт балаң, дүрт җимешең без,

Бәхетеңә тигән көмешең.

Без бит синең дәвамнарың,

Һәрберебездә синең өлешең.

Без телибез сиңа озын гомер,

Сөенечтән тулсын күңел моңнарың.

Йөзгә җиткән чакта маңгайларда

Тойсак иде җылы кулларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилђ

2
X