Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Балаларым – шатлыгым, йөз аклыгым, – ди герой-ана

Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Асия Измайлова Яңа поселогында гомер итүче Ниһая әби Хәмәдиеваны авылның иң олы яшьтәге кешесе, хөрмәтле һәм абруйлы ак әбие дип атый һәм миңа әби яши торган йортның кайдалыгын өйрәтеп җибәрде. Мирная урамындагы берничә бүлмәле, 80 елларда салынган иркен йортта ап-ак яулыклы, мөлаем йөзле, бәләкәй гәүдәле карчык...

Сүз иярә сүз чыгып, Ниһая дигән исемне гомеремдә беренче тапкыр ишетүем дип, ак әбидән аның мәгънәсен сорашам. Ул бу хакта мәшһүр галимебез, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни әсәрләрендә "Ниһая"нең дөреслек, хаклык төшенчәсендә кулланылуын әйтә. Гомере балаларга дөреслекнең һәрвакыт ялганнан өстен чыгуын раслап үтәүченең холкына хас сыман. Чыгышы белән Башкортстанның Караидел районы Тайкаш авылыннан. Ачлык елларында гаилә икенче авылга күчеп, урман хәзинәләре белән тукланып кына исән кала. Янәдән өч балалы гаилә Тайкашка кайта, Ниһая шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, Уфа педагогик рабфагына укырга керә, имтиханнарны гел бишлегә бирә. Шул чорда сугыш башлана. Өлгерешләре әйбәт булган студентларны икенче курстан авылларга укытучы итеп җибәрәләр. Ниһая туган авылына кайта һәм башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Ул һәр баланың кайгысын һәм шатлыгын уртаклаша ала торган иң якын кешесенә әверелә. Чөнки сугыш һәр гаиләнең ишеген шакый, кемнеңдер өендә бер кабымлык ризыгы, мәктәпкә барырлык өс киеме юк - боларның барысын авыл укытучысы күңеле аша уздыра, әлеге гаиләнең хәленә кереп, ярдәм оештыра. Педсоветта күтәреп чыга һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итүгә булыша. Шуңа күрә авылдашлары һәм ата-аналар арасында абруе зур була аның. 193 елның урталарында сугышта каты яраланып кайткан Рәхимҗан исемле егет белән танышып, гаилә корып җибәрәләр яшь парлар. Рәхимҗанны колхоз бригадиры, ферма мөдире итеп җаваплы эшләргә куялар. Пар канатлар булып, бер карашыннан бер-берсен аңлап, 50 ел матур гомер кичерәләр, унбер бала тәрбияләп үстерәләр.

-Һәркайсы яхшы укып, инсафлы һәм тәртипле булып, җәмгыятьтә үз урыннарын таптылар. Мин аларга бер урында эшләргә тырышыгыз, кем белән яратышып кушылдыгыз,шуның белән гомер итегез, - дип киңәш итә идем. - Аллага шөкер, балаларым йөземә кызыллык китермәделәр, үз эшләрен яратып башкардылар, коллективларында хөрмәт казандылар, - ди ана, балалары белән горурланып.

Бүгенге көндә ун баласы - 5 кызы, 5 улы исән-сау, нефтьчеләр, төзүчеләр, сатучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре булып эшлиләр. Ана аларның 23 оныгы, 18 оныкчыгының исәнлегенә һәр иртәнге намаздан соң догаларын багышлый. 25 яшендә автомобиль авариясендә һәлак булган улы шофер Илшаты рухына да изге догаларын җиткерә. "Аллаһы Тәгалә рухын шат кылсын. Бер генә догадан да калдырганым юк, - ди язмыштан узмыш юк дигәндәй. - Башкаларын сәламәтлектән аермасын".
Мин герой-ананың Яңа поселогына килеп төпләнүе, туган авылы белән бәйләнеше турында кызыксынам. "Сагынасыңмы дип сорыйлар, сагынмаган кая ул", - дип җавап бирде ул. Тайкаш авылының таркалуы, яшьтәшләренең һәм туганнарының булмавы, күңелендә моңсу уйлар уята аның. Шуңа күрә ул алты баласы Чаллыга һәм Тукай районына килеп төпләнгәч, ике уйлап тормыйча, Казан ветеринария институтын тәмамлап, "Гигант" хуҗалыгында эшли башлаган улы Рәйхан, килене Роза гаиләсе янына күчеп килә. "Урман янындагы бу авылны ошаттым, кешеләре ягымлы, олыны олы, кечене кече итә торганнар. Йортлары җылы, газ-суы кергән, телефоны, телевизоры эшләп утыра. Мунча ишегалдында гына. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә көннәрдә уңайлы," - дип фикерен уртаклашты.

Әби 90 яшен билгеләп үткән, әлеге йортта тагын бер шатлык кичергәннәр. Ниһая әбинең оныкчыгы Алсу бәбәй алып кайткан.

Ниһая Камал кызы Хәмәдиева олы яшьтә булуына карамастан, үзенә шөгыль табып, төрле төстәге җепләрне теркәп, келәмнәр һәм урындык җәймәләре тукый, йомшак оекбашлар бәйле. Аларны күңел җылысын салып башкара. Кешеләр аның хәлен белергә кергәндә, ул һәрвакыт кул эшләре белән мәшгуль яисә намазлык өстендә була. Тормышның кечкенә генә шатлыкларына да да бөтен күңеле белән сөенә, чын-чынлап бәхетле картлык кичерә Ниһая әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев