Алена Фазылова автор яңалыклары
-
Кариев театры Тукай районында
19-20 сентябрь көннәрендә районда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнә тотачак. Башкала артистлары тукайлылар өчен нинди премьера әзерләгән? Тамашачыларны ни көтә? Бу турыда театрның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова сөйли.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен hәркем белергә тиеш
3-6 сентябрь көннәрендә яшь инспекторларның «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган 25нче республика конкурсы бара. Әлеге бәйгедә шәһәр һәм районнардан 228 бала катнаша. Безнең район данын дүрт яшь инспектор яклый.
-
«Үзара салымны кулдан ычкындырмадык!»
Тиздән авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар башлана. Авыл халкы борчыган мәсьәләләрен хәл итү өчен акча җыю буенча тавыш бирәчәк hәм аны нинди максатка тотуны билгеләячәк. Әлеге вакыйганы Мусабай Завод авыл җирлегендә яшәүчеләр дә көтә. Алар программада берничә ел рәттән катнашып нәтиҗәсен күрде. Бүген авыл халкы узган елгы программа кысаларында быел башкарылачак эшләрне барлый, киләчәккә үзара салым акчасын файдалану турында да фикер алыша.
-
Исәнме, мәктәп!
Җәйне озаттык, көзгә атлап кердек... Шулай итеп яңа уку елын да башлап җибәрдек. Быел 1 сентябрь ял көненә туры килде. Шул сәбәпле район мәктәпләрендә Белем көненә багышлаган тантаналы линейкалар 2се көнне уздырылды.
-
Әнкәй шикәр, әткәй бал...
Күңелдә сакланган балачак хатирәләрем бик күп. Җәй җитсә, әнкәй белән әткәй урманга печәнгә керә иделәр. Мин дә аларның артларыннан бер дә калышмый идем. Әткәй печән чаба, әнкәй җиләк җыя, ә мин... мин җыйган җиләкне ашап бара идем... Ии, үртәлә торган иде шуңа әнкәй! Ә миңа нәрсә, миңа кызык! Көзен чиләк тутырып гөмбә җыеш: гөреҗдәсен, агын, төлке гөмбәсен. Җыеп кайткач, гөмбәләрне эшкәртеп бакча бәрәңгесе, яшел укроп, петрушка белән кыздырып ашау – ммм... иң тәмлесе!
-
Маллар да авырый
Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә эпизоотик хәл бик киеренке. Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыклана. Тукай районының ветеринария белгечләре терлек hәм кош-кортлар арасында әлеге куркыныч авыруларны булдырмау максатыннан бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә. Бүгенге көндә районның эпизоотик хәле нинди? Авырулар килеп чыкмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Бу турыда районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова белән әңгәмә кордык.
-
Юллар яңара һәм яктыра
Узган атнада «Якты юл» газетасында район башлыгы Фаил Камаев белән әңгәмә басылды. Ул районда беренче яртыеллыкта башкарылган эшләргә йомгак ясады. Фаил Мисбахович әңгәмә барышында авыл хуҗалыгы продукцияләренең җитештерүчәнлегенә, авыл җирлекләре инфраструктурасына, район халкының тормыш хәленә аерым тукталды. Әлеге әңгәмә газета укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Редакциягә шалтыратучылар да байтак булды. Моннан тыш, ул интернет-челтәрләрдә дә комментарийлар җыйды. Иң куанычлысы – халык районда башкарылган эшләрне югары бәяли. Суровка авылында яшәүче райондашыбыз: «Ниhаять, безнең урамда да юл ясалды, бик зур рәхмәт Сезгә, Фаил Мисбахович» дип тә язма калдырды. Без урыннарга чыгып башкарылган эшләрнең кайберләрен үз күзебез белән күреп кайттык.
-
Ярдәмнең шифасы тисен
Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фонды ел дәвамында эшләп килә. Узган ярты елда 17 тукайлыга финанс ярдәме күрсәтелде. Ярдәмгә мохтаҗлар һәрдаим яклау таба. Шушы көннәрдә генә фонд хисабыннан Татарстан поселогында яшәүче өлкән яшьтәге ике хатын-кыз hәм Биклән авылыннан бер бала тиешле препаратлар һәм медицина җиһазы белән тәэмин ителде.
-
Менә ичмасам хуҗалар!
Район җирлегендә күпләп мал асраучы гаиләләр шактый. Шундыйларның берсе – Хөснетдиновлар гаиләсе Боерган авылында яши. Үз хуҗалыкларында алар 500 баштан артык эре терлек, 1500 кош-корт асрый.
-
Иң мөhиме – төзек юллар!
Җәй – төзекләндерү чоры. Яңа поселогында Җиңүнең 70 еллыгы урамында яшәүчеләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә чишелеш тапты. Урамның буеннан– буена яңа юл салдылар. Шунысы мөhим, аны ясауда авыл халкының да роле зурдан. Эшләр үзара салым акчасына башкарылды. Хәзер инде нәтиҗәсен күреп халык куана. Шул ук вакытта башкарасы, тәртипкә саласы эшләрен, киләчәккә планнарын барлый.
-
Яңа проект – яңа мөмкинлекләр
Районда «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Проект буенча 2020-2024 елларда республикада, шул исәптән, районда да ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча зур күләмле эш башкарылачак. Бүгенге көндә депутатлар халык белән аралаша. «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов Круглое Поле поселогында яшәүчеләр белән очрашты.
-
Иң купшы тавыклар Бикләндә
Авыл кешесенең хуҗалыгын кош-кортсыз бер дә күзаллап булмый. Район авылларында да ишегалды тулы каз-үрдәк, күркәләр hәм тавык асраучылар шактый. Фәйзуллиннар гаиләсе шундыйлардан.
-
«Быел бал кортлары өчен уңай ел түгел»
Җәйнең кыл уртасы – умартачылар өчен дә гаять җаваплы чор. Бал кортлары чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып татлы нектар җыя. Хуҗалары сөенеп тә, бераз шөбһәләнеп тә аларны күзәтә. Белгечләр быел бал кортлары өчен ел уңай килмәде дип исәпли. Беренчедән, җәй салкынча килде. Икенчедән, Россиянең байтак төбәкләрендә hәм республикабызның кайбер районнарында чәчүлекләрне чүп үләннәренә hәм корткычларга каршы агулы химикатлар белән эшкәртү вакытында бал кортлары күпләп hәлак булды. Бәхеткә, Тукай районында андый күңелсез очраклар массакүләм күзәтелми.
-
Боерган авылы – милли традицияләр үзәге
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының чираттагы тукталышы Боерган авыл җирлеге булды. Җирлектә 600дән артык кеше яши. Боерганлылар уңган халык. Балык тоту, умартачылык, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы – монда барысы да үсештә. Өстәвенә, Боерган халкы бик актив hәм талантлы. Бүген дә алар кадерләп, саклап яшәгән татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларны бердәм булып кунакларга тәкъдим итте.
-
«Милләтне ярату ана сөте белән керергә тиеш»
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үз эшен тәмамлады. Аның пленар өлеше Новотроицкое авылының мәдәният йортында оештырылды. Пленар утырыш быел милли проект кысаларында капиталь ремонтланган әлеге бинаны ачу тантанасыннан башланды. ТР Президенты исеменнән мәдәният йортына матди базаны яхшырту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Фаил Камаев, «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты.