Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иң мөhиме – төзек юллар!

Җәй – төзекләндерү чоры. Яңа поселогында Җиңүнең 70 еллыгы урамында яшәүчеләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә чишелеш тапты. Урамның буеннан– буена яңа юл салдылар. Шунысы мөhим, аны ясауда авыл халкының да роле зурдан. Эшләр үзара салым акчасына башкарылды. Хәзер инде нәтиҗәсен күреп халык куана. Шул ук вакытта башкарасы, тәртипкә саласы эшләрен, киләчәккә планнарын барлый.

Үзара салым программасы республикада җиденче ел эшләп килә. Аның отышлы булуын күпчелек авыл халкы инде аңлап өлгерде. Авылларда үзләре җыйган hәм хөкүмәт өстәп биргән акча хисабына яңа юллар төзелә, зиратлар тәртипкә салына, урамнар яктыртыла, җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Гомумән әйткәндә, авыл халкының «авырткан урыннары» төзәтелә.
Яңа поселогында да халыкны борчыган мәсьәләләр күп. Күптән түгел шуларның берсе башкарылды. 8 йорт урнашкан Җиңүнең 70 еллыгы урамына вак таштан юл ясалды. Озынлыгы 210 метр. 
– Без узган елның декабрь аеннан бирле монда торабыз. Гаиләбез ишле. Урамыбызда юл булмау борчый иде. Яңгыр явып узса, урамга керә алмыйча җафаландык. Өй төзегәндә аеруча кыен булды. Материаллар китерүне дә hава торышына карап кына башкардык. Шөкер, поселогыбызның халкы бик актив, бердәм. Үзара салым программасында ел да теләп катнашалар. Шул акчага безнең урамда юл салуны бергәләп хәл иттек. Йортлы да булдык, хәзер инде юл да бар. Рәхәтләнеп яшәргә була, – дип сөенече белән уртаклашты Рәзинә апа Нәсыйбуллина. 
Рәзинә апа Нәсыйбуллинаның йортлары каршысындагы җир участогы әлегә буш. Монда йорт төзелмәгән. Аның хуҗасы 57 яшьлек Николай Колчерин, күршеләреннән аермалы буларак, төзелешне кичектереп торган. Хәзер, урамда юл салынгач, эшне башларга әзер. 
– Мин шушы поселокта туып үстем. Гомер буе шушында яшәдем. Үзара салым акчасына авылыбызда зур күләмле мөhим эшләр башкарылуын барыбыз да күреп беләбез. Икеләнмичә, аны вакытында тапшырабыз. Файдасын күргәч, күңел тагын да үсә. Киләчәккә яңа уйлар, планнар барлыкка килә. Менә, ниhаять, урамыбызда юл да ясалды. Үзе киң, йөрү өчен уңайлы. Шәхсән, үз участогымда төзелеш эшләрен башлап җибәрүгә дә, hичшиксез, зур этәргеч. Әле юл белән генә чикләнмичә, үзара салым акчасына урамыбызның яктыртылуын да телибез. Республика программасы кысаларында күп эшләр башкарырга ниятлибез. Программа тукталмасын гына, – дип тели Николай Степанович. 
Узган елны Әҗмәкәй авыл җирлегендә үзара салым акчасы 1 миллион 64 мең 500 сум күләмендә җыелган. Әлеге акчалар республикадан 4 тапкыр арттырып кайтарылган. 
Халык референдумда алдан ук үзара салым акчаларының һәр тиененен акыл белән сарыф итәргә карар кылды. Үзара салым акчасына башкарыласы эшләрнең беренче этабы башланды. Әйтик, 400 мең сумы Яңа поселогының Җиңүнең 70 еллыгы урамында юл салуга тотылды. Шушы ук поселокның Сәйдәшев исемендәге урамында да быел юл ясалачак, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү дә каралган. Зират юлын тәртипкә китерәсе бар. Әҗмәкәй авылының Закирова hәм Ибраhимова урамнарында да вак таштан юл салырга исәплибез. Сарайлы, Гәрдәле авылларында да авыл халкы яңа ремонтланган юллардан йөриячәк, – дип белдерде Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Рамиль Адиев.
Районда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында да Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы юнәлешендә 2 км юл төзекләндерелде. Аның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Барлык юл билгеләре, тукталыш павильоны куелды. Төзү эшләренә киткән чыгым – 28 миллион сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев