Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Милләтне ярату ана сөте белән керергә тиеш»

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үз эшен тәмамлады. Аның пленар өлеше Новотроицкое авылының мәдәният йортында оештырылды. Пленар утырыш быел милли проект кысаларында капиталь ремонтланган әлеге бинаны ачу тантанасыннан башланды.  ТР Президенты исеменнән мәдәният йортына матди базаны яхшырту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Фаил Камаев, «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты.

Франция, Австралия, Латвия, Белоруссия, Казахстан илләреннән, Россия төбәкләреннән, республика районнары һәм шәһәрләреннән килгән делегация Тукай районы буенча сәяхәт кылды. Алар районның 17 авыл җирлегендә булды. «Ак калфак» вәкилләре районның танылган шәхесләре, тарихи урыннары, милли традицияләрне саклау үрнәкләре белән танышты. 
Пленар утырышта Тукай районында күргән яңалыкларны барлап, сәяхәткә нәтиҗәләр ясалды. Татар телен, милли гореф-гадәтләрне саклауда районда алып барылган эшчәнлеккә кунаклар югары бәя бирде. 
– Оешманың 18 пунктыннан торган резолюциянең 8е Тукай районында үтәлде. Бу, әлбәттә,яхшы күрсәткеч. Киләсе утырышка кадәр калганы үтәлергә тиеш, – диде «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Утырышта катнашкан Васил Шәйхразиев үз чыгышында татар милләтен үстерү юнәлешендә эшләнгән саллы эшләргә тукталды. Бүгенге көндә татар җәмәгатьчелегендә киң яклау тапкан «Татар халкын үстерү стратегиясе» проекты турында сөйләде. Бүген дөнья буйлап чәчелгән халкыбызны саклап калу өчен милли җанлы хатын-кызларыбыздан да күп эш сорала. Беренче чиратта ул гаилә кыйммәтләре hәм бала тәрбияләү мәсьәләләрен ассызыклады. Милләтне ярату ана сөте белән керергә тиеш. Бу эштә милли уеннарны барлау, туплау, аларны видеога язып киләчәктә мирас итеп калдыру нәтиҗәле булыр. Мирасны гына барлап калмыйча, аны буыннан-буынга тапшыру, аны яңарту турында да искәртте. Васил Гаязович Тукай районында алган тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә кулланырга тәкъдим итте. 
Васил Шәйхразиев милләтебез алдындагы олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу мактаулы бүләккә район башлыгы Фаил Камаев лаек булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина, Теләнче Тамак мәктәбе директоры Лилия Исхакова, Биклән авылында яшәүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, Боерган авылының китапханә мөдире Флүзә Сәлимова hәм татар халкының мәшhүр җырчысы Илhам Шакиров музеен төзекләндерү эшләрен башкаручы Евгений Соколов та мондый рәхмәт хатларына ия булды. 
Район башлыгы Фаил Камаев Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. «Халкыбызның тарихын, традицияләрен саклап яшибез икән, безнең киләчәгебез бар дигән сүз. Өч көн дәвам иткән бу чаралар безнең кылган эшләребезнең дөреслеген раслады, бурычларыбызны арттырды. Шөкер, без дөрес юлда. Тагын бер кат моңа инандык», – диде ул.

Рөстәм Закиев фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X