19 июль 2019 яңалыклары
-
Балык «сөзмәкче» булганнар
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек һәм 80 яшьлек ике ир-ат кабартылган көймәдә Шилнә елгасына кереп, яр буена ике ятьмә куялар. Шулай итеп алар тиз арада күп итеп балык тотмакчы булалар.
-
Чират ишегалларына. Алар нинди булырга тиеш?
«Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов Бәтке авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Чараның төп максаты – «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан 2020 елда ТР территориясендә тормышка ашырылачак дәүләт программасы турында авыл халкы белән фикер алышу.
-
«Милләтне ярату ана сөте белән керергә тиеш»
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үз эшен тәмамлады. Аның пленар өлеше Новотроицкое авылының мәдәният йортында оештырылды. Пленар утырыш быел милли проект кысаларында капиталь ремонтланган әлеге бинаны ачу тантанасыннан башланды. ТР Президенты исеменнән мәдәният йортына матди базаны яхшырту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Фаил Камаев, «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты.
-
20 мең сум өчен – 200 сәгатьлек эш
Тукай районы суды күршесенең акчасын урлаган 42 яшьлек хатын-кызны 200 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тартты.
-
Бабайлар әйткән : “Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә”,- дигәннәр
Һава торышы.