Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чират ишегалларына. Алар нинди булырга тиеш?

«Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов Бәтке авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Чараның төп максаты – «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан 2020 елда ТР территориясендә тормышка ашырылачак дәүләт программасы турында авыл халкы белән фикер алышу. 

Май аенда уздырылган алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Николай Нефедов «Бердәм Россия» партиясеннән бермандатлы Зәй округы буенча депутатлыкка кандидат итеп билгеләнгән. Ә инде сентябрь башында алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.
«РИТЭК» компаниясенең эшчәнлегенә килгәндә, ул республиканың 10 районында алып барыла. Компания шушы районнарның социаль-икътисадый үсешендә актив катнаша, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Тукай районы да даими аның булышлыгын тоеп яши. Әйтик, Кече Шилнә авыл җирлегенә «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте барлыгы 40 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Әлеге акчалар «Колосок» балалар бакчасын капиталь ремонтлауга һәм «Восточный» микрорайонындагы юлны ремонтлауга тотылды. Шулай ук компания ел саен социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы уздыра. Грант акчасына чишмәләр торгыза, территорияләрне төзекләндерә, иҗади проектлар тормышка ашырыла. Әйтик, Круглое Поле поселогы шушы бәйгедә җиңеп алган грант ярдәмендә парк төзүгә иреште.
Бәтке авылы халкын «Безнең ишегалды» дәүләт программасы белән якыннан таныштырдылар. Ул күпфатирлы йорт яннарын халык өчен унайлы итүне күздә тота. Бу юлларны тәртипкә китерү, балалар, гомумән, барлык яшь категорияләренә яраклы ял зоналары, парковка урыннары булдыру дигән сүз. 
Программаны гамәлгә ашыру алдыннан халык фикерен ишетү зарур. Ишегалларын җиһазлаганда нинди стандартлар кулай? Анда нинди корылмалар булырга тиеш? Николай Нефедов республика җитәкчелегенә әлеге теләкләрне җиткерүче. Ул әлеге проектны Тукай районы территориясендә тормышка ашыру буенча куратор булып тора.
Очрашуда сүз Үзәк урамында урнашкан 1, 3, 5, 7, 11 һәм 11а номерлы күпфатирлы йортлар турында барды. Яшь аналар балалар мәйданчыгы төзелүен, өлкән яшьтәгеләр баш өстендә түбә булган күләгәле ял урыннары булуын тели. Ир-егетләр, яшүсмерләр өчен теннис өстәле кирәк... Әлеге тәкъдимнәрне искә алып проект төзеләчәк. 
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләрен борчыган башка сорауларны да бирде. Ишегалдында фатир хуҗалары тарафыннан гаражлар төзелгән. Корылмалар биредә күптәннән тора һәм күп еллар бакча җиһазлары һәм башка кирәкле әйберләрне саклау өчен хезмәт итә. Әмма әлеге гаражлар – үз ирекле корылмалар. Юридик яктан бу гаражлар һәм аның астындагы җир күпфатирлы йорт хуҗаларының милкенә керми. Авыл халкын гаражсыз калдырмас өчен аларга капиталь гаражлар төзеп бирергә тәкъдим иттеләр. Алар каршы килмәде. Хәзер архитекторлар аларның проектын төзү белән мәшгуль. Әлбәттә, гаражлар бушлай төзелмәячәк. Чөнки төзелеш эшләре финанс чыгымнары сорый. Аларның күпмегә төшәсе яңадан хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев